Җәмгыять
21 Марта 2025, 06:52

«Алга»ның 95 герое. 9. Фәтхый Кәримов

Тугызынчы героебыз Фәтхый Кәримов язмышы турында белешү җиңел булды, чөнки аның балалары Резида, Айрат, Руфина районда билгеле кешеләр.

“Ленин байрагы”, 1957 ел, 28 июнь, №72, В.Морзабаев фотосы“Ленин байрагы”, 1957 ел, 28 июнь, №72, В.Морзабаев фотосы
“Ленин байрагы”, 1957 ел, 28 июнь, №72, В.Морзабаев фотосы

“Ленин байрагы”ның 1957 ел, 23 июнь, №73 санында “Ул мактауга лаеклы” исеме астында басылган мәкаләдә (авторы Җ.Шәйхетдинов, фотога В.Морзабаев төшергән)  Борай МТСының токаре Фәтхый Кәримов турында мондый сүзләр бар (орфография һәм пунктуация саклана): “...Токарьның һәрбер хәрәкәте ныклы исәптә. Ул һәрвакыт смена башланыр алдыннан ярты сәгать алда килә. Цехка килү белән иптәш Кәримов кирәкле инструментларны сайлап ала. Аларны ул детальләрне эшкәртү технологиясенә яраклаштырып һәм тәртипкә китереп, үз урыннарына салып куя.

Фәтхый Кәримов кече яшьтән үк, 12 ел буена МТСта токарь булып эшли. МТСка эшкә кергәч тә ул башта токарьлыкка өйрәнчек була. Токарьлык эшендә күпьеллык тәҗрибәсе булган механизатор иптәш Лобов яшь үсмерне станокта эш итәргә өйрәтә. Игътибарлы һәм тырыш Фәтхый токарьлык эшен тиз үзләштерде. Шулай да башта җиңел булмады егеткә. Яңа гына җиденче классны тәмамласа да, аңарда белем җитәрлек түгел иде әле. Ләкин коллектив аны читкә типмәде. МТСта укыды һәм практик белем алды. МТС кырында оештырылган техник түгәрәкләргә йөрде, журналлар, брошюралар һәм китапларны да регуляр укыды һәм укый. 1955 елда Коммунистлар партиясе сафына член булып керде.
Хәзер инде Фәтхый МТС коллективында иң алдынгы механизаторлар исәбендә. Бер сүз белән әйткәндә, Кәримов үзенең эш дәверендә берничә өйрәнчекне токарьлык эшенә дә өйрәтте... 

Советлар Армиясе сафында да аның профессиясе югалмады. Ул анда да үзен селәтле итеп күрсәткәне өчен танклар ремонты мастерскоенда токарьлар цехы мастеры эшенә үрләтелә. Кәримов күп профессиягә ия. МТСтагы машиналардан тыш, ул сепарат, тегү машиналары кебек һәм башка төр машиналарны да тиз һәм яхшы итеп төзәтә ала. МТС 1952 елдан башлап һәр елны аны, тәҗрибәле механизатор буларак, колхозларга йон кырку агрегатына җитәкче итеп чыгара. Аның агрегаты бирелгән заданиене һәрвакыт арттырып үтәп килә. 

Иптәш Кәримов үзенең эш дәверендә МТС дирекциясе, партия һәм профсоюз оешмалары тарафыннан уннарча рәхмәтләр алган. Алар аның тырыш хезмәтен билгеләп, күптән түгел иптәш Ф.Кәримовны Кавказга, Железноводскига курортка җибәрделәр. 

– “Тормышым яхшы, күптән түгел генә яңа йорт эшләп бетердем. Ай саен уртача 850-1000 сум эш хакы алам”, – ди ул.
Хәзер иптәш Кәримов яңа чыгарылышлы “ДИП – 200” маркалы кыру станогында эшли...”

Әтисе турында аның өлкән кызы Резида Фәтхиевна Кәримовадан белештем. 

– Безнең әткәй бик йомшак күңелле, бала җанлы иде. Безгә әкиятләр сөйләргә яратты. “Икики-микики, бүре башы унике”, – дип һәр балага билгеле “Кәҗә белән сарык” әкиятен матурлап-матурлап сөйләгәне бүгенгедәй хәтердә. Гомумән, безгә балачактан игътибарлы булдылар алар әнкәй белән. Яңа ел бәйрәмендә һәрвакыт чыршы бизәлде, күчтәнәчләр өләшенде, яз көннәрендә бергәләшеп балыкка йөрдек.  РТСта машина-трактор мастерское мөдире булып эшләде, төрле шәһәрләргә, ерак җирләргә техникага запас частьләр юнәтергә командировкаларга еш барды, безгә һәрчак күчтәнәч алып кайтты, – дип берчә елмаеп, берчә күз яшьләре белән искә алды әткәсен Резида апа. –  1957 елда  әткәйне эш урыныннан Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумына укырга да җибәрәләр. Ул анда ике ел укып, дипломлы белгеч булып кайта. Әтисе, безнең зурәткәебез Гаделкарам (Борай халкы аны Гадел абзый дип йөртә иде) бик көчле кеше иде, хәтта атны күтәрәлгән, сал агызучы булган. Бәләкәйдән сеңелесе белән ятим калып, бай кешедә үскән. Үстереп, укытып, мал биреп, өй салышып башка чыгарган аны ул кеше. Нәнәебез Галимә хәлле гаиләдән, эшләпә, баш киемнәре тегү осталары нәселеннән. Зурәткәй тетеп биргән тиредән тиз генә башлык кисеп, тегеп алганын хәтерлим әле нәнәйнең. Гадел зурәткәй татар, башкорт, урыс телләрендә яхшы укый иде, марича да, удмуртча да сөйләшә белде. 

“Алга”бызның герое Фәтхый Кәримов тормыш иптәше Рида Габдулхак кызы белән 1954 елда өйләнешеп, өч бала үстерәләр. Балалары өчесе дә югары белемле, туган авыллары, районнары өчен бар гомерләрен багышлаган, әти нигезен ташламаган, яңарткан, саклап яшәгән кешеләр. 
Гәзит битләрендә мактап телгә алынган  Фәтхый Кәримов 1945 елның 10 февраленнән башлап бер генә урында эшләгән һәм бихисап грамоталарга, бүләкләргә лаек булган. Хезмәт кенәгәсенең билгеләүләр бүлегендәге соңгы язма 1984 елның 30 мартында кертелгән, анда озак еллык намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә дип язылган. 

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас