Анда мондый сүзләр бар (орфография һәм пунктуация саклана): “Большевик” колхозының Мамады авылы гражданы иптәш Хуҗагулов Тимерҗан алдынгы аучылардан санала. Ул быел “Большевик” колхозы территориясеннән 3 бүре тотты һәм шуның өчен акчалата 900 сум бүләк алды. Колхоз аңа 3 баш сарык та бирәчәк.
Иптәш Хуҗагулов район заготживсырьесыннан бирелгән җәнлек тиреләре тапшыру планын күптән инде арттырып үтәде...”
Тимерҗан турында Мамады авыл клубының мәдәни оештыручысы Лилия Атнафикова белешеп, редакциягә шалтыратты. Дәү әтисе турында аңа бүгенге көндә Уфада яшәүче оныгы Светлана Андреевна сөйләгән.
Тимерҗан 1895 елда Мамады авылында туган, бар гомерен шушы авылда уздырган. Бөек Ватан сугышына аны яше буенча алмыйлар. Сугыш елларында авылга бүреләр еш хөҗүм иткәнлектән, авыл советы Тимерҗанга мылтык биреп, авыл сакчысы итеп билгеләп куя. Шуннан ул бүреләр аулый башлый һәм тиресен дәүләткә тапшыра.
Тимерҗанның 10 баласы дөньяга килеп, шуларның берсе генә, улы Андрей исән-сау үсә. Бүгенге көндә Андрейның улы Ирек Мамадыда гаиләсе белән яши. Алик исемле улы Уфада, шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, Алик дәү әтисе кебек аучы икән. Светлана Андреевна дәү әтиләренең бүре ауларга йөргәнен сөйләгәнен хәтерли, “әкият тыңлаган кебек тыңлый идек”, дип исенә ала.
Бүре аулаучы Тимерҗан Хуҗагулов – чын герой бит!