Җәмгыять
21 март 2025, 06:56

«Алга»ның 95 герое. 11. Бибикамал Дюсьметова

Гәзитебез геройларын барлауны дәвам итәбез. Аның чираттагысы – Бибикамал Дюсьметова. Борайда яшәүче өлкән буын аны яхшы хәтерлидер. 

О.Шафыйкованың гаилә альбомыннанО.Шафыйкованың гаилә альбомыннан
Фото:О.Шафыйкованың гаилә альбомыннан

“Ленин байрагы”ның 1957 ел, 2 гыйнвар №2 санының беренче битендә “Тегү цехында 20 ел” дип аталган язма белән Х.Казыйханов төшергән фото урнаштырылган.  Язмадан өзек китерәм (орфография һәм пунктуация саклана): “Яңа тормыш” артеле члены Бибикамал Дюсьметова күпләргә билгеле. Ул инде артельнең өс киемнәре тегү цехында 20 ел өзлексез эшли. 

Бу чор эчендә иптәш Дюсьметова  киемнәр тегү осталыгына ия булды һәм эштә шактый тәҗрибә туплады. Шунлыктан ул халыктан авторитет яулап алуга иреште. Артельгә килеп киемнәр тегү өчен заказ бирүчеләрнең: Минем заказны “Иптәш Дюсьметова башкарсын иде” – дигән сүзләрен еш кына ишетергә туры килә. Чөнки ул нинди генә катлаулы модалар булмасын, аны оста, матур итеп тегә һәм бирелгән заказларны срогыннан алда башкара.

Бибикамал үзенең айлык эш планын һәр вакыт арттырып үти. Ул 1956 елның производство планын 128 процентка үтәүгә иреште. Иптәш Дюсьметова күп еллык эш дәверендә Фәния Корбанова, Әлфия Муллаханова, Рәшит Яруллин иптәшләр кебек уннарча кешеләрне өс киемнәре тегү эшенә өйрәтте. Аңардан эшкә өйрәнүчеләр дә үз эшләрен сыйфатлы һәм тиз башкаралар.”

Героебыз турында аның бертуган апасының оныгы Олия Шафыйковадан белештек. Олия Ильяс кызы Бибикамал апасын лаеклы ялга чыкканчы тегүче булып эшләвен, гомере буена туганнарына, якыннарына, күршеләренә, нәрсәдер тектерергә сорап килгән Борай халкына матур-матур киемнәр тегеп бирүен сөйләде. Язмышы да җиңелдән булмаган Бибикамал Дюсьметованың – ире Бөек Ватан сугышында һәлак булган, бердәнбер улы Фәнисе кечкенә чагында авырып үлгән. 80 яшен узып (23.12.1911-15.10.1994)  гүр иясе булган героебыз гомере буена ялгыз яшәсә дә, кешеләргә һәрчак игелекле эшләр эшләгән, халык хәтерендә оста тегүче даны булган.

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас