“Ленин байрагы”ның 1957 ел, 16 октябрь, №122 санының беренче битендә “Сменага ике норма” исеме астында фото белән кечкенә язма урнаштырылган. Анда болай язылган (орфография һәм пунктуация саклана): “Борай МТСының электросварщигы, ВЛКСМ члены Галим иптәш Хисаев Бөек Октябрьның 40 еллыгы хөрмәтенә социалистик ярышка кушылып, смена саен ике норма үтәргә йөкләмә алган иде. Алдынгы эшченең сүзе эш белән ныгытыла. Ул һәр көнне нормасын 250-270 процентка үти һәм эштә сыйфат өчен көрәшә.”
Кызганычка каршы, Галим абый узган елның 2 февралендә вафат булды. Аның турында “Гомере хезмәттә үтте” дигән баш астында РТП, “Сельхозхимия” ветераннар советы рәисе Зинера Дәүләтова истәлекләр язып чыгарды. Анда “...Галим абый белән без бергә “Сельхозхимия” оешмасында эшләдек. Бу оешма РТПдан аерылып чыкканның беренче көненнән башлап эшләгән ул биредә. Аңа кадәр озак еллар ремонт-техник предприятиесендә директорның тәэминат буенча урынбасары вазыйфасын башкаргач, монда да төрле маркадагы тракторлар, йөк машиналары һәм башка техниканы запас частьлар белән тәэмин итте. Галим абый техникага запас частьлар артыннан илебезнең төрле шәһәрләрендәге заводларына йөреде, эштә өзеклекләр булдырмады.
Өстәвенә ул бик яхшы газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы да иде... Галим абый бик яхшы, кешелекле, тәртипле кеше иде. Хатыны Фәнүзә апа белән бик матур дөнья булдырдылар, ул һәм кыз үстерделәр, аларны олы тормыш юлына чыгардылар.
Менә шундый үзе гади, үзе сагындыра торган иде инде ул безнең Галим абый Хисаев...” дигән җылы сүзләр язылган.