Җәмгыять
17 Марта 2025, 09:31

Ничек яшисең, авыл биләмәсе башлыгы?

Абдулла авылының Елга урамында бер өйгә “Өлгеле йорт” дигән билге беркетелгән. Бу өйдә Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров яши. Өйнең эче-тышы да, тирә-ягы да авылга ямь биреп тора.Кешегә уңганлык та, матурлык ярату да балачактан ук салына. Фәнил Бәйзәви улы биш балалы гаиләдә туган. Авыл тормышының эчендә кайнап үскән кеше ул. Мин аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

Ничек яшисең, авыл биләмәсе башлыгы?Ничек яшисең, авыл биләмәсе башлыгы?
Ничек яшисең, авыл биләмәсе башлыгы?

– Үзегезнең балачагыгызны ничек хәтерлисез?

– Һәр авыл баласыныкы кебек үтте балачагым. Мин гаиләдә кече малай, әнием сөйләве буенча, әти-әни колхоз эшенә йөргәч, өйдә берүзем калган чаклар да күп булган. Шулай да, зурнәбез белән дә бергә булган чаклар истә калган. Зурнәбезнең күзе начар күрү сәбәпле, ул бүлмәдә матур гына дисбе тартып утыра иде. Аны карау, олы кешене тәрбияләү, янәшәсендә булу да миңа йөкләтелгән иде. Үсә төшкәч, җәйләрен мин дә көтү көттем, Гәрә буенда, чишмә буенда каз бәбкәләре сакладым. Җәйнең матур эссе көннәре шулай үтә иде. Мал карау, кош-корт үстерү миңа кечкенәдән таныш. Ул елларда һәр авыл өендә – 4-5 бала, ә уңган авылдашларым ихаталарында 3-4әр сыер малы карады һәм авыл көтүенә йөрттеләр.

Абыйлар белән бергә авыл көтүе дә, сарык көтүен дә көттек.

Әти колхозның умарта бакчасында берүзе эшләде, бергәләшеп барып, аңа да ярдәмләшә идек. Шулай итеп, кече яшьтән үк авыл табигатен, җирне яратып, эшкә өйрәнеп үстек.

– Һәр кешенең балачак хыялы була. Сезнең нинди иде һәм тормышка аштымы ул?

– Минем һәрчак хәрби кеше буласым килә иде. Гел шул турыда уйладым, иншаларда да шул турыда яза идем. Үземә шундый максат куйдым һәм тырыштым. Әнием минем хәрби кеше булу теләгемә башта каршы булды.

Армиядә ике ел чик буе заставасында хезмәт иттем, күп нәрсәне күрдем, белдем, чыныктым. Аннары җинаятьчеләрне эзләүче милиционер-кинолог булып эшкә урнаштым. Дик кушаматлы эт белән эшләргә туры килде. Әти-әнием дә ризалашты.

Аннан тикшерүче (дознаватель) эшен йөкләделәр, соңрак сорау алу бүлеге начальнигы итеп билгеләделәр.

– 2001 елдан башлап Чечен Республикасына безнең Башкортстаннан милиционерлар командировкага жибәрелә башлагач, анда сез дә баргансыз. Ул вакыйгалар турында ни әйтер идегез?

– Әйе, милиционерлар Чечен Республикасында тынычлык һәм тәртип саклады, терактларны булдырмаска тырышты. Мин дә ике тапкыр Чечен Республикасына командировкага бардым, милиция бүлеге начальнигы булдым. Авылларда 12 меңләп кеше яши, аларга 20-30 милиция билгеләнә иде. Ул вакытта икенче Чечен сугышы бара иде. Чын сугышны шунда күрдем.

Чечен җирендәге матурлыкны сөйләп бетергесез. Таудагы агач-үләннәр бик матур, ямь-яшел булып күренәләр. Анда тәмле сулы чишмәләр бик күп, һавасы да чиста, сулап туеп булмый. Чечен сугышы Русия халкына бик күп кайгы, күз яшьләре китерде. Күпме яшь егетләр Чечен җирендә ятып калды. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетләрне сугыш алып китте...

“Җәмәгать тәртибен саклауда аерым хезмәтләре өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән Фәнил Закиров.

Менә шундый тормыш юлы үтәргә туры килгән аңа. 2019 елда авыл Советына депутатлыкка кандидатурасын үз теләге белән күрсәтте ул. Туган авылында авылдашларына тугры хезмәт итеп, үзен сынавын дәвам итә.

Уңган, сабыр, тырыш, киң күңелле Фәнил Бәйзәви улына хезмәт урыннарында һәрчак халык белән эшләргә туры килгән. Кешеләрне тигез күреп, кешелекле булып, дөреслекне яратып яшәү кебек сыйфатларга ия якташыбыз тыныч күңел белән халыкка хезмәт итүен дәвам итә.

Әти-әнисенең башлаган эшен дәвам итеп, мәктәп директоры Рәлиф Нургалиевның: “Сиңа укырга кирәк“, – дигән васыятен һәм кинәшләрен истә тотып, ата-бабаларыбызның туган туфрагын яратып, ямьләп, киләчәктә авылларыбызны тагын да матурлап яшәргә теләге һәм көче бар әле аның.

Автор:Роза ГАБДЕЛХАКОВА
Читайте нас