Чараның кунагы Мишкә һәм Борай районнары хәрби комиссариатының өлкән белгече, эксперты Иванов Александр Николаевич булды. Ул укучыларга армиядә хезмәт итү мөмкинлекләре турында белемнәре белән уртаклашты, шулай ук хәрби хезмәт белән бәйле төрле һөнәрләр турында сөйләде. Тиздән яз һәм аның белән бергә мәктәпне тәмамлаучылар өчен җаваплы чор килеп җитә. Аларга имтиханнарны лаеклы тапшырырга гына түгел, ә һөнәри белем алу өчен уку йортын сайларга да кирәк була. Бүгенге көндә илебездә хәрбиләр кирәклегенә басым ясады һәм хәрби югары уку йортлары турында сөйләп китте.
– Хәрби һөнәр сайлаганда, абитуриентның, барыннан да элек, зур теләге, сәламәтлек торышы һәм физик әзерлеге, өлгереш табеле яхшы булырга тиеш, – диде комиссариатның өлкән белгече.
Аның чыгышы укучыларга әлеге өлкәдә карьера сайлаганда нинди сыйфатлар бәяләнүен һәм хәзер үк нинди күнекмәләрне үстерергә кирәклеген аңлатты. Укучылар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм фикер алышу темалары белән кызыксындылар. Бу очрашу аларга киләчәк турында уйланырга һәм үз максатларына ирешү өчен дөрес юл сайларга мөмкинлек бирде.