Җәмгыять
12 март 2025, 04:00

Чиксез ихтирамга лаек ул

Борай эчке эшләр бүлегендә күп еллар хезмәт иткән, хөрмәткә ия булган, абруйлы хезмәткәр, юстиция подполковнигы Фидат Мазһар улы Шуаровка 14 мартта 60 яшь тула.

Чиксез ихтирамга лаек улЧиксез ихтирамга лаек ул
Чиксез ихтирамга лаек ул

Фидат Мазһар улы Борай районы Тукай авылында дүрт малай арасында беренчесе булып туган. Әтисе Мазһар Гайнишуар улы, әнисе Фәния Әхмәтзәки кызы авылның абруйлы кешеләре.
Башлангыч белемне туган авылы Тукайда алып, укуын Бадрак урта белем бирү мәктәбендә дәвам итә. 1982 елда аны тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алгач, укуын Бөре шәһәрендә ДОСААФ мәктәбендә укып, водитель-электромеханик һөнәрен ала. (Ул елларда СССРда Совет Армиясенә хезмәткә кадәр үк армия өчен специалистлар әзерлиләр иде.)
1983-1985 елларда Әзер-байҗанда хәрби һава көчләрендә водитель-электромеханик булып хезмәт итә, хәрби-һава көчләре отличнигы.
Армиядән кайткан елны ук Уфада авыл хуҗалыгы институтының аграр факультетына көндезге бүлеккә укырга керә. Тик читтән торып уку бүлегенә күчәргә мәҗбүр була, институтка лаборант һәм машина-трактор паркын эксплуатацияләү буенча укыту мастеры булып эшкә урнаша.
1991 елда институтны да уңышлы тәмамлап, диплом алгач, юллама белән Бакалы районы “Сөн” совхозына эшкә җибәрелә. Ул анда идарәчеләр бүлегендә эшли. Дүрт елдан соң туган ягына кайта, Борай эчке эшләр бүлегенә Дәүләт автоинспекциясенә инспектор булып эшкә урнаша.
Югары белемгә ия булуын искә алып, Фидат Мазһар улын ярты еллык курсларга укырга җибәрәләр. Ул аннан юрист һөнәрен үзләштереп кайта һәм дознователь булып эшли башлый. Аның тырыш хезмәтен бәяләп, 1997 елда тикшерүче итеп үрләтәләр.
2003 елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы тикшерү төркеме начальнигы – эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфасын башкара.
Фидат Мазһар улы 1995 елда Кузбай авылы сылуы Илена Ринат кызы белән гаилә корып, ике кыз үстерәләр. Олы кызлары Илида – юрист, тормыш иптәше Булат Тәлгать улы белән ике кыз үстерәләр. Кече кызлары Алина Уфада медицина университетын тәмамлый. Әлеге вакытта Уфа шәһренең 22нче дәваханәсендә эшли.
Лаеклы ялга чыккач, Фидат Мазһар улы Яр Чаллы шәһәре-нең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә укып, “Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр хәзерләү” юнәлеше буенча “Имам хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы” квалификациясе белән диплом ала.
Әлеге вакытта умартачылык белән шөгыльләнә, умарталыгы бар. Туганнарын, дусларын татлы һәм шифалы бал белән сыйлый, халыкка сатып мул гына табыш та ала.
Эш дәверендә өч дәрә-җәле “Камил хезмәте өчен” медальләре, “Милиция отличнигы”, “Эчке эшләр ми-нистрлыгының мактаулы хез-мәткәре” күкрәк билгеләре белән, Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә Фидат Шуаров.
Хатыны Иленага ышанычлы ир, кызларының яраткан әтисе ул Фидат Мазһар улы. Балалары югары белем алырга, зур тормыш юлына бастырганнары өчен зур рәхмәтлеләр.
Фидат Мазһар улы! Сезне шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, тормышны ярату, муллык, игелек һәм якыннарыгызның җылысы, хөрмәт телибез. Сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып, озын гомерләр насыйп булсын.
Подполковник Шуаров турында, тормыш юлын үзе ярган, дип кыю әйтергә була. Юбиляр, уңышлы хезмәт баскычында гаиләсенең, ышанычлы терәге булган тормыш иптәше – Илена Ринат кызының да тырышлыгы бар дип саный.

Автор:Наил Мәрданов, оставкадагы милиция полковнигы, Башкортстанның атказанган юристы, Борай районы эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе.
Читайте нас