Җәмгыять
10 март 2025, 07:05

Архив белән тәрбияләү

Архив документлары белән эшләү – һичшиксез, галимнәрнең һәм туган якны өйрәнүчеләрнең өстенлеге. Әмма үткәнгә кызыксыну, кагыйдә буларак, мәктәп елларында тарих дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда барлыкка килүен онытырга ярамый.

Нәкъ шушы дәресләрдә һәм чараларда архив документларны үз күзләрең белән күреп танышырга кирәк.

Үзең белмәгән нәрсәне яратып булмый, үсеп килүче буынга туган ягы, авылы, геройлары тарихын белмәсә, Ватанга карата мәхәббәт хисе дә тәрбияләү бик авыр. Шуңа күрә без, архивчылар, тарихны саклаучылар буларак, бу югары хисне тәрбияләүгә үзебезнең дә өлешебезне кертергә тиешбез.

Студентларның һәм мәктәп укучыларының архив документлары белән эшләве теге яки бу тарихи вакыйгага үзенең бәясен бирергә, димәк, дөньяга үз карашыңны булдырырга мөмкинлек бирә. Соңгы елларда архив документлары укыту-тәрбия максатларында актив кулланыла. Архив ишекләре мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар һәм архив документлары белән танышырга теләүче һәркем өчен ачык. Укучылар белән аралашу өчен дәрес-экскурсия, дәрес-әңгәмә, дәрес-хикәя, дәрес-очрашу кебек укытуның төрле формаларын сайлыйбыз. Мондый очрашулар, кагыйдә буларак, һәрвакыт архив документларының тематик күргәзмәләре белән үрелеп бара.

Архивта 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чоры документлары күп саклана. Бөек Ватан сугышы тарихын аерым кешеләрнең язмышы, аларның фикерләре, хисләре, кичерешләре аша тапшыручы шәхси фондлар документлары аерым әһәмияткә ия.

Ильясов, Назарова, хәрби врачлар Наҗия һәм Зәки Килмәтовлар, Йосыпова, Гәрәев, Әхтәриев һ.б. – безнең күренекле фронтовик якташларыбыз. Советлар Союзы Герое – Таҗи Баһаветдин улы Гыйләҗетдинов. Муниципаль архивта 16 сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәренең шәхси документлары, сугыш елларында Борай районына эвакуацияләнгән гаиләләрнең исемлеге, «Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләрнең исемлеге саклана. 

Бөек Ватан сугышы, район тарихы турында тупланган материал – күп кенә архив дәресләренең темасы, үсеп килүче буынга патриотизм тәрбияләү шуңа нигезләнә дә инде. Мисал өчен: Җиңү көне алдыннан Борай авылының өченче санлы мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен “Без үз илебезнең патриотлары” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде, Советлар Союзы герое Т. Б.Гыйләҗетдиновның 100 еллыгына багышланган “Без хәтерлибез, без горурланабыз” батырлык дәресе, беренче санлы мәктәп укучылары өчен “Сугышның хатын-кыз йөзе түгел” класс сәгате. Ел саен «Турникетларсыз тормыш» акциясе уза, анда укучылар архивка экскурсиягә килә.

Мондый очрашуларда балалар фронтовикларның саргайган фотоларын, өчпочмаклы фронт хатларын, орденнарын һәм медальләрен бик хисләнеп карыйлар. 
Шунысы куанычлы: укучылар архив документлары буенча рефератлар, фәнни-тикшеренү эшләре язалар, аларның кайберләре безнең архивка үз эшләрен бүләк итәләр. Мондый очрашулар балаларны патриотик тәрбияләүдә, аларда тылда эшләүчеләргә тагын да зуррак хөрмәт белән карарга көчле этәргеч булып тора.

Бай тарихи-документаль мирасыбыз булганга, без, архивчылар, киң җәмәгатьчелек катламнарын, үз районының тарихы белән кызыксынучыларны шул мирас белән таныштырырга омтылабыз. Архивның документларны куллану өлкәсендәге эше үз нәтиҗәләрен бирә дип ышанабыз. Инде хәзер үк кешеләр күргәзмәләр өчен материаллар, бигрәк тә хәрби темага (фронт хатлары, орденнар, медальләр һәм башка материаллар) алып киләләр. Быелдан без махсус хәрби операциядә катнашучыларның документлар коллекциясен формалаштыру буенча эш башладык. Аның төп максаты – документаль тарихи мирас булдыру, СВОда катнашучылар истәлеген һәм гади гражданнар өлешен мәңгеләштерү.

Автор:Эльза Зарипова, район хакимиятенең архив эшләре буенча сектор мөдире
Читайте нас