Җәмгыять
7 март 2025, 18:04

Хатын-кызларны зурлап...

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, 6-7 мартта, район мәдәният йортында тантаналы чара булды.

Фотода 100 яшьлек Ак әбиФотода 100 яшьлек Ак әби
Фотода 100 яшьлек Ак әби


Бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, хатыннары, сеңелләре, кызлары, шулай ук үз хезмәтләре һәм талантлары белән районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүче гаҗәеп хатын-кызлар җыелды. Хатын-кызларны язгы бәйрәм белән район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, аның беренче урынбасары Гемир Нуртдинов  котладылар. 
Рушан Кадим улы үзенең чыгышында:
- Хатын-кызлар – гаҗәеп, көчле кешеләр. 2025 ел – безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле - быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. 2025 ел Русиядә Ватанны саклаучылар елы, ә Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде. Без махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә улларын һәм ирләрен югалткан әниләр һәм хатыннар алдында баш иябез. Ватаныбызның бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән улларыгыз һәм ирләрегез безнең йөрәкләрдә чын каһарманнар булып мәңгегә калачак, алар турындагы истәлекләр буыннан-буынга тапшырылачак, - диде. 
Шулай ук чарада көнне махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары өчен  «Бергә көчлебез» дигән клуб ачылу турында да хәбәр иттеләр.  Бу үзенчәлекле берләшмә, анда барлык катнашучылар да ярдәм, кичерешләре белән уртаклаша һәм фикердәшләр таба алачак.
Ике көн үткән концерт  тамашачыларга күңелле хисләр диңгезе бүләк итте, һәм тормышта иң мөһим кеше – Әни булуын искә төшерде.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас