Җәмгыять
6 март 2025, 10:42

«Алга»ның 95 герое. 7. Әгъләм Харисов

Чираттагы героебыз – күп итеп китап укучы Әгъләм Харисовны “Ленин байрагы”ның 1955 ел, 3 апрель, №27 саныннан таптык.

Илгиз Харисовның гаилә архивыннан.  Бибирайхан  һәм Әгъләм ХарисовларИлгиз Харисовның гаилә архивыннан.  Бибирайхан  һәм Әгъләм Харисовлар
Бибирайхан һәм Әгъләм ХарисовларФото:Илгиз Харисовның гаилә архивыннан.

Ш.Лотфыйның “Актив укучы” дип аталган кечкенә мәкаләсен тулысы белән китерәм (орфография һәм пунктуация саклана): “Ленин бүләк авылының 67 яшьлек колхозчысы Әгъләм бабай Харисов Кәшкәләү авыл Советы уку өе янындагы китапханәнең иң актив укучыларыннан санала. Соңгы вакытта гына ул М.Шолоховның “Күтәрелгән чирәм”, Кави Нәҗминең “Язгы җилләр”, Н.Островскийның “Корыч ничек чыныкты” дигән әсәрләрен һәм башка романнар һәм повестлар укып чыкты.

Ул үзәк, өлкә һәм район газеталарын да регуляр укып бара.

Әгъләм бабай өлкән яшьтә булуына карамастан колхоз производствосында да актив катнаша. Үткән хуҗалык елында ул 600дән артык хезмәт көне эшләде.”

Героебызның язмышын белергә теләп аның оныгы, район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе, мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы Илгиз Харисовка мөрәҗәгать иттем. Илгиз Зөфәр улы нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды. 

–  Чыгышыбыз белән без Имән күпере авылыннанбыз  (үткән гасырның 20-30нчы елларыннан алып Бакалы дип йөртелә). Безнең шәҗәрә төзелгән, зур әткәем Әгъләмгә кадәр 18 буын кешебезнең исемнәре билгеле. Сезне кызыксындырган Әгъләм Харис улы Харисов 1888 елда туган. Әтисе Мөхәмәт – Харис үзе дә укымышлы  булган, улларын да укытырга тырышкан. Әгъләм Яңавыл районы Ишбулды авылында Галия мәдрәсәсенең филиалында укыган. Ул урыс, гарәп телләрендә укый белгән. Мәдрәсәдә, алдынгы карашлы мөгаллимнәр, төнлә шәкертләрне тыелган китаплар белән таныштырган һәм сәяси темаларга әңгәмәләр алып барган. Мәдрәсәне  тәмамлагач, Әгъләм Харис улы Үзбәкстан якларында укытып йөргән. Гарәп теленнән татар теленә тәрҗемәче була. Берничә елдан хезмәткә алына. Хезмәтен тутырып өч туганы Тимергали белән туган якларына кайтырга чыгалар. Владивосток диңгез портында Америкага алып китә торган пароходны күргәч, Тимергали: “Әйдә, без дә Америкага китәбез”, – дип, Әгъләмне дә кыстый. Үзе, билет алып, Америкага утырып китә. Бу пароход Тимергалине ерак илләргә итә. Берничә елдан Тимергали Аргентинаның башкаласы Буэнос-Айрестан хат һәм фотосурәтен җибәрә. Ә Әгъләм исән-имин туган авылы Бакалыга кайтып җитә. Армиядән кайткач, Әгъләм Мишкә районының Шады авылы кызы Бибирайхан белән гаилә кора. Октябрь революциясеннән  соң Әгъләм, бөтен каралтыларын халык  мәнфәгатенә куллану өчен, совет власте органнарына бирә. Үз өендә Бакалы авылы балаларын укыта. 1918 елда Кизгәнбаш волостенда беренче мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. 

Кизгәнбашта контрреволюцион фетнә башланган көнне Әгъләм гаиләсе янына ялга кайткан була. Фетнәне оештыручылар Әгъләмне алып килергә чапкын җибәрәләр, әмма чапкыннан алдарак, Әгъләм белән бергә эшләүче Имән авылы егете фетнә башлануы турында атта чабып килеп, әйтеп өлгергән була. Әгъләм, ике икмәкне яулыкка төреп алып, Имән авылы егете белән урманга чыгып кача. Урман буйлатып Бөрегә килеп җитәләр. Кизгәнбаш волостен фетнәчеләрдән азат итеп, Совет властен яңадан урнаштыруда катнаша.
1930 елларда Бакалы авылында “Паровоз” колхозы рәисе булып эшли. Чәчүне вакытында тәмамлау өчен, колхозга кермәгән авылдашларын, үзләренең җирләрен чәчкәч, колхоз җирләрен чәчүгә җәлеп иткән. Моның өчен аны, кулаклар белән элемтәдә, колхоз эшенә аяк чала дип кулга алып, төрмәгә утырталар. Әмма көз көне, кулаклар чәчкән җирдән мул уңыш җыеп алалар һәм авылдашлары Әгъләмне төрмәдән азат итү өчен, авыл халкыннан имза җыеп, хат язып җибәрәләр. Кышкылыкка Әгъләм туган авылына әйләнеп кайта. 
Бөек Ватан сугышы елларында Әгъләмне Ленин – Бүләк колхозына рәис итеп җибәрәләр. Ул колхоз белән лаеклы ялга киткәнче җитәкчелек  итә. Ялга киткәч, әтисе кебек, умартачылык белән шөгыльләнә башлый. 

Әгъләм Харисов үз заманы өчен алдынгы карашлы, укымышлы кеше була. Ул бервакытта да кешегә авыр сүз әйтмәгән, олысы-кечесе аңа киңәшкә килгән. Зур әткәй гомер буе белемгә омтылып яши: гәзит-журналлар алдыра, китапханәдән китаплар алып укый. Минем әнкәем, килене Бәһиҗәт белән ярышып китаплар укыганын әнкәй сөйләгәне хәтердә. Зур әнкәем Бибирайхан белән өч ул Масхар, Зөфәр (минем әткәй), Даһи, ике кыз Гөлфә, Лифәне үстерәләр. Масхарлары 1943 елны сугышта һәлак була. Минем әткәем Зөфәр дә Бөек Ватан сугышы яугире иде, – дип бәян итте ул зур әткәсе турында истәлекләрен барлап.

Менә нинди булдыклы, белемле кеше булган гәзитебезнең җиденче герое Әгъләм Харисов.

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас