Җәмгыять
6 март 2025, 04:44

«Алга»ның 95 герое. 6. Рәхимә Шәрәфиева

Чираттагы героебыз – Чалкак авылыннан Рәхимә Шәрәфиева. “Ленин байрагы”ның 1953 ел, 21 гыйнвар, №7 санында “Игезләр” (авторы К.Нурова, Чалкак больницасы врачы) дип аталган кечкенә генә хәбәр бар.

Тимерҗан Шәрәфиевның шәхси архивыннан  ИгезәкләрТимерҗан һәм Тимерхан тормыш иптәшләре Миләүшә һәм Ирина беләнТимерҗан Шәрәфиевның шәхси архивыннан  ИгезәкләрТимерҗан һәм Тимерхан тормыш иптәшләре Миләүшә һәм Ирина белән
ИгезәкләрТимерҗан һәм Тимерхан тормыш иптәшләре Миләүшә һәм Ирина беләнФото:Тимерҗан Шәрәфиевның шәхси архивыннан

Анда болай язылган (орфография һәм пунктуация саклана): “Шушы көннәрдә Чалкак авылы гражданкасы Рәхимә Шәрәфиева 3 игез бала тудырды.

Икесе ир һәм берсе кыз бала. Хәзерге көндә ананың һәм балаларның сәламәтлеге яхшы.

“Кызыл таң” колхозы колхозчылары иптәш Шәрәфиевага һәм аның балаларына  күп һәм төрле бүләкләр китерделәр.

Иптәш Шәрәфиевага 1700 сум дәүләт пособиесе  бирелде һәм балаларны  тәрбияләү өчен тиешле шартлар тудырылды”

Сабыйларның язмышын беләсе килеп Чалкак авыл биләмәсе хакимиятенә шалтыраттык. Бүгенге көндә Чалкакта игезәкләрнең берсе генә яши икән – Тимерҗан абый. Аның тормыш иптәше Миләүшә апа белән әңгәмәләштек.  Рәхимә һәм Гаделҗан Шәрәфиевлар ике кызлары Әлфидә һәм Гөлсинә янына игезәкләр  Тимерхан, Тимерҗан һәм Зәйтүнәне алып кайткан. Зәйтүнә бер яшендә вафат булган. Шәрәфиевлар дүрт балаларын исән-имин үстереп, аларның дүртесе дә туган авылларында матур гаиләләр корып, балалар үстереп яшәгәннәр. Кызганычка каршы, өчесе инде гүр иясе. Игезәкләрнең сыңары Тимерхан узган елны вафат булган. Тимерҗан абый гомере буена урманчылыкта тракторчы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда. Ә гәзитебезнең герое Рәхимә әбекәй 90 яшен тутырып, улы Тимерҗан һәм килене Милүшә тәрбиясендә яшәп, оныклырын сөю бәхетенә ирешеп, гүр иясе булган. 

Тимерҗан Шәрәфиевның шәхси архивыннанТимерҗан Шәрәфиевның шәхси архивыннан
Фото:Тимерҗан Шәрәфиевның шәхси архивыннан
Автор:Венера Арсланова
Читайте нас