Язманы тулысы белән китерәм, чөнки зур түгел (орфография һәм пунктуация саклана): “Район элемтә бүлегендә иптәш Муртазина Тутия 9 нче ел инде телефонистка булып эшли. Ул үз эшен намус белән башкара. Эш сәгатьләрендә телефонда сөйләшүчеләр белән һәрвакыт культуралы һәм яхшы мөгамәләдә була. Ул үзенең эш дәверендә яхшы эшләгәне өчен берничә мәртәбә бүләкләнде.
Шуның өчен дә иптәш Муртазина район элемтә бүлеге работниклары арасында авторитетлы һәм уңган иптәшләрдән санала.”
Героебыз турында аның кызы Кәбирова Рүзидә Әдип кызыннан сораштык. Тутия Муртазина 1929 елда Борайда туган. Әтисе Гафиятулла Бөек Ватан сугышыннан каты яраланып кайтып вафат булганда, әнисе Фатыйма кулында дүрт кечкенә бала кала. Ул вакытта 7нче класстан соң уку түләүле булгач, әнисе тырышам, ничек тә укытам дисә дә, 14 яшьлек Тутия телеграфка эшкә башлый. Шул чактан алып 41 ел буена телефонистка була. Берничә мәртәбә социалистик хезмәт ударнигы исеменә лаек була, фотосы район комитеты бинасы алдында урнаштырылган Почет тактасында тора, БАССРның Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.