Моңа кадәр без гәзиттә бер генә тапкыр да урындагы фотосурәт күрмәдек. Бөтен фотолар да махсус җибәрелгән, алар илебезнең төрле почмакларыннан, ул сурәтләрдә төрле һөнәр ияләре иде. Ә бу мәкаләдә Шәмсенакия Хәмәтҗарованың 13 баласы белән төшкән фотосын куйганнар (Х.Казыйханов фотосы). Аннан гәзитнең 1949 елның 11 февраль, №7 санында “Зур ярдәм” дип аталган кечкенә хәбәрдә Шәмсенакияның 14нче сабые туу турында мәгълүмат бар.
“Шәмсенакия апа һәм аның балалары” мәкаләсеннән өзек китерәм (орфография һәм пунктуация саклана): “...Менә районыбызның Абзай авылында яшәүче Хәмәтҗарова Шәмсенакия апа 13 бала анасы. Ул данлыклы Героиня ана. Аның балалары барсы да совет власте елларында тудылар һәм сталинчыл Конституция кояшы астында тәрбияләнәләр.
Шәмсенакия апаның иң зур кызы – Кәшифәгә 22 яшь. Ул колхозда эш алдынгысы, 1947 нче елда 420 хезмәт көне эшләүгә иреште. 21 яшьлек Рәйсәдә апасы Кәшифәдән калышмый. 1947 елда ул торф эшкәртү эшендә эшләп еллык эш планын 160 процентка үтәде. 17 яшьлек Асияда үткән ел 270 хезмәт көне эшләде һәм быел да колхозда иң алдынгыларның берсе булып тора.
Шәмсенакия апаның уллары Мирзәхәмәт, Суфияр, Рәвеф, кызлары Ания һәм Сахияләр мәктәптә укыйлар. Шулай ук быел кызлары Нәфисә белән Фәнүзә дә укырга керәчәкләр.
Хөкүмәтнең күп балалы аналарга дәүләт пособиесе бирү турындагы карары нигезендә, Шәмсенакия апа 10 ел эчендә 73000 сум акча алды һәм СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән “Героиня ана” ордены белән наградланды”.
Шәмсенакия Хәмәтҗарованың балалары турында аның килене, лаеклы ялдагы табиб Эмма Исхак кызы Терегуловадан сораштык. Герой ана барлыгы дөньяга 14 бала тапкан, шуларның 12се исән-сау үскән. Бүгенге көндә дүрт кызы исән. 77 яшьләр тирәсендәге Нәфыйга, 75-76 яшьләрдәге Нәфисә белән Фәнүзә (игезәкләр шикелле) Екатеринбург шәһәрендә яшиләр, төпчекләре Сәгъдия (70 яшьләр тирәсендә) Яр Чаллыда.
Борай халкы Шәмсенакия Хәмәтҗарованың улы – урманчы Суфияр Камал улын яхшы белә. Сару буасы янындагы парк аның исемен йөртә. Суфияр Хәмәтҗаровның үзе, яхшы эшләре турында мәкаләләр безнең “Алга” битләрендә еш басылган булган. Алар турында алдагы саннарда мотлак язарбыз әле.