1897 елда туып үскән егет Бөек Октябрь Социалистик революциясе – Гражданнар сугышы башланганда егерме яшендә була. Бу вакытта ул патша армиясендә хәрби хезмәтен үти. Санкт-Петербургта патшаны тәхетеннән бәреп төшерү белән генә совет власте урнашмый. Биредә хәрби бурычын үтәгән гади авыл егете үзе кебек солдатлар белән командирларның кайсын тыңларга белми. Ак гвардиячеләр, вакытлы хөкүмәт властьны кулдан ычкындырмаска тырыша, Кызыл Армиягә кушылырга өндәүчеләр өстен чыга, революция, Гражданнар сугышының беренче көннәрендә ак гвардиячеләр ягында булган солдатлар эшче-крестьянны яклаучылар рәтенә баса. Кышкы Сарайны штурмлап алганнан соң зур митинг оештырыла. Анда юлбашчы Владимир Ильич Ленин чыгыш ясый.
Төпкелдәге Даутлар авылы, аның активистлары, уңган халкы үз мәшәкатьләре белән яши. Колхозлашу чоры башланганда урта хәлле гаиләләр дә байтак булган. Мәсәлән, зурәтиләрнең ике атлары, савым сыерлары, сарыклары, кош-корты ишле асралган. Ике ат, ашлык салу келәте яңа оешкан күмәк хуҗалык исәбенә тапшырыла.
1939 елда илебезгә ак финнәр һөҗүм итә. Сугышка алынучылар сафында инде биш бала атасы (исән калып үскәннәре) Шакирхан зурәти дә бар.
Финляндиянең Маннергейм армиясе баскынчыкларын тар-мар итүгә лаеклы өлеш кертеп, үз аягында кайткан яугир янә туган колхозында эшли башлый. Агач, тимер эшләренә оста куллыларга мәшәкате чыгып тора. Арба, чана, ат сбруяларын төзекләндерергә, җәен печән чабучыларның чалгыларын тапарга һәм башкалар. Әле әйтеп үтелгән көндәлек эшләрдән тыш, ул вакыттагы колхоз рәисе зурәтигә җаваплы һөнәр йөкли. Авыл халкына һәм ферма малларына ашлык тарттырырга тегермәнче кирәк була. Үз чоры өчен катлаулы гына механизмнарны төзек эшләтүгә осталык, уйлап табучанлык таләп ителә.
Илебезгә фашист илбасарлары басып кергәч, Шакирхан зурәти дә читтә калырга теләми, сугышка китә. Тегермәнчесез авылда җиңел түгел, шуңа колхоз рәисе җибәрмәс өчен бронь да юллый, әмма инде ике сугышны үткән яугир ризалашмый.
Төрле эшкә останы шулай да турыга фронтка озатмыйлар. Агачтан сугыш кирәк-яраклары, танк муляжлары эшләү өчен Алкинодагы гарнизонга юллыйлар. Биредә, көннәрнең берсендә камалышта калган Ленинградны саклау өчен отрядка солдатлар җыела дигән хәбәр тарала. Моны ишеткән зурәти дә шул урынга бара. Инде берничә дистә булган хәрби киемле стройга ул да килеп баса. Бу хакта исән чагында болай сөйләгән иде:
– Мине берничә тапкыр тезелгән рәтләрдән чыгардылар, кире барам да басам. Шуннан солдатлар алырга килгән офицер минем турында өлкән чиндагы командирына әйтте. Ул миннән ни өчен шулай Ленинградка барырга теләвемне сорады. Аңа Гражданнар сугышында катнашканымны, тагын да илбасарлардан азат итәргә теләгемне белдергәч, башкача бормадылар.
Ул блокадада калган шәһәрдә минометчы була. 1944 елның 27 гыйнварында блокаданы тулысынча өзгәч, өлкән яшьтәгеләрне биредә эшкә калдыралар. Бу вакытта өченче тапкыр зур алышлардан исән калган яугиргә кырык җиде яшь була. Ул башка солдатлар белән сугыш җимерекләрен бетерүдә көч сала. Зурәтиебез Ленинградның Тау белгечләре хәзерләү институтын төзекләндерүдә эшли. Хәрби билеты да шәһәрнең Свердлов районы комиссариатыннан бирелгән. 1945 елның 22 октябрендә бирелгән белешмә һәм башка документлар безнең гаиләдә истәлек буларак саклана.
Зурәтибез Шакирхан белән зурәниебез Фатиханың өлкән уллары Хаҗинур да сугыштан исән кайта. Кызганычка каршы, аларның берсе дә безнең арада юк. Авылда хәтта сугыш чоры балаларының да сафлары көннән көн кими бара. Кайчандыр бүген җиденче дистәне ваклаучылар хакында “Менә алар сугыш ветераннары белән аралашучылар”, – дип әйтсәләр бер дә гаҗәп түгел.
Лаеклы ялга чыккач та сугыш һәм хезмәт ветераны җәен чалгы тапавын, кышын чана, арба, тарантаслар эшләүдән туктамады. Аңа ул вакыттагы мактаулы бүләк “Почетлы колхозчы” исеме бирелгән иде. Өй кыегына кадакланган тактадагы язуда “Бу йортта Почетлы колхозчы Шәймөхәмәтов Шакирхан Шәймөхәмәт улы яши” диелгән иде. Арба тәгәрмәче бүкәне кыру, чана табаны бөгү кебек башка җайламалар, агач, тимер эше коралларын барсын да үз куллары белән ясады. Алардан авылда файдаланучылар күп булды. Әтиебез Фәтхинурның әтисе өч сугыш ветераны 79 яшендә бакыйлыкка күчте.