Җәмгыять
23 февраль 2025, 10:23

Коръән уку бәйгесе үтте

23 февральдә Борайның “Тарихи” мәчетендә 3 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар арасында Коръән уку конкурсы булды. Балалар арасында Коръән укучылар бәйгесен район мөселманнарының мөхтәсибәте оештырды.

Коръән уку бәйгесе үттеКоръән уку бәйгесе үтте
Коръән уку бәйгесе үтте

Мәчетләрдә балаларны дин нигезләренә өйрәтү зур әһәмияткә ия, чөнки алар биредә әдәпле, әһлаклы булырга өйрәнә, сәламәт яшәү рәвешенә күнегә. Районыбызның “Тарихи” мәчетендә ел саен балалар арасында Коръән укучылар конкурсы уздырыла. Быел да балалар арсында бәйге оштырылды. Малайлар аерым, кызлар аерым сынау үтте. Катнашырга теләүчеләр күп икән, бирегә мәчеткә йөреп укучылар да, гаиләләрендә мөселман тәрбиясе алучылар да килгән. Малайлар – ике, кызлар өч төркемгә бүленде. 

Шарт буенча, балалар белгән һәр сүрә бер балл белән исәпләнде. Балалар хәзрәтләр, мөгаллимә апалары каршына утырып, белгән сүрәләренең исемлеген әйтә, аннан сораганын сөйли.

Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Конкурста катнашучы һәрбер балага бәйгене оештыручылар татлы күчтәнәчләр дә өләште.


Аллаһның рәхмәте белән, якты, иркен мәчетләрдә дин нигезләрен өйрәнеп үскән балалар, киләчәктә үзләре дә шушы юлдан китеп, әхлакый йөзебезне саклаучылар булыр, дигән теләктә калабыз.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас