Борай районы делегациясе составында Борай муниципаль район Советы секретаре Илшат Камалов, район башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Илгиз Харисов, Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров, Борай авылының беренче санлы мәктәбе директоры Азат Арсланов, район мәдәният йортының аккомпаниаторы Ленар Суфияров, “Алга” гәзите корреспонденты Лира Юрасова һәм “Аек авыл-2024” конкурсы әгъзалары бардылар. Алтаюдан Кузбай авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Виктор Мәрданов, авыл старостасы, Кузбай биләмәсе депутаты Айвар Ялалов, “Инвожо” халык фольклор ансамбле солистлары Надежда Мәрданова, Дуся Ялалова, Ирина Шәрәфетдинова һәм Марина Гафутдинова Безнең район делегациясен Алтаю авылында туып-үскән удмурт прозаигы, журналист, Русия Язучылар берлеге әгъзасы Өлфәт Бәдретдинов каршы алды.
Министрлыкта очрашу Александр Миннеәхмәтов башкаруында курай көйләре астында башланды. Борайлылар үз чиратында Владимир Михайловичка удмурт калачын, башкорт чәкчәген һәм Борай балын бүләк иттеләр.
Аннары “Башкортстанда удмурт диаспоралары. Удмуртия Мәдәният министрлыгы, Борай районы хакимияте һәм “Башкортстан удмуртларының Республика милли-мәдәни үзәге” төбәк иҗтимагый оешмасының Борай районындагы филиалы арасында мәдәни-мәгърифәтчелек юнәлешендәге мәсьәләләрне, проблемаларны хәл итү буенча элемтәләр урнаштыру" темасына түгәрәк өстәл үтте. Очрашу темасы алдан килештерелгәнлектән, министрлыкка барлык вазыйфаи затлар чакырылган иде.
-Бу безнең очрашу – бер-беребезгә каршы беренче адым. Әлбәттә, сезнең райондагы удмуртлар яши торган бәләкәй авылларда удмурт ансамбльләре, театрлары концертларын оештыру безнең көннәрдә җиңел эш түгел. Барысы да финанслар белән бәйле. Ләкин зур теләк булганда, сезнең яктан да, безнең яктан да нәрсәдер эшләргә мөмкин. Бу очрашуга мин концерт эшчәнлеге, спектакльләр, күргәзмәләр кую белән шөгыльләнүче ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләрен чакырдым: Удмурт Республикасының Дәүләт фольклор җыр һәм бию театры директоры Петр Данилов, Милли театры директоры Сергей Чирков, Чайковский исемендәге дәүләт балет театры директоры Алексей Фомин, "Лудорвай" дәүләт архитектура-этнография музей-тыюлыгы директоры Татьяна Шкляева, Кузебай Герд исемендәге Милли туган якны өйрәнү музее директоры Александр Волков, Мамонтов исемендәге дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле директоры Альберт Кочуров һәм Республика халык иҗаты йорты директоры Светлана Кайсина. Сез бер-берегез белән танышырсыз, телефон номерларын алмашырсыз. Ниндидер концертларны быел ук оештырырга була. Борайда, район үзәгендә, район мәдәният йорты залында концертлар оештыру тәкъдимен мин хуплыйм. Удмурт коллективы концертына район администрациясе тарафыннан удмурт авылларыннан тамашачыларны алып килү оештырылыр һәм район мәдәният йорты залы тулыр дип уйлыйм. Ә үзебезнең яктан сезгә республикада үтәчәк фестивальләргә, конкурсларга чакыру җибәрәчәкбез. Киләчәктә без киңәйтелгән составта республикабызның Милли сәясәт һәм мәгариф һәм фән министрлыклары белән бергә җыела алабыз. Удмурт телен, гореф-гадәтләрен саклау белән бәйле проблемалар аз түгел. Аларны уртак көчләр белән хәл итәргә мөмкин, - диде Владимир Михайлович.
Аның сүзләрен хуплап, безнең җитәкчелек тә фикерләрен белдерде.
-Без сезгә, күршеләребез буларак, дустанә элемтәләрне яңарту, мәдәният, иҗат өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм ике республика халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен килдек. Без төрле дәрәҗәдә хезмәттәшлеккә әзер - мәдәният, спорт, авыл хуҗалыгы, төрле фестивальләр һәм конкурслар, - дип белдерде Илшат Фәйзи улы.
Үз чиратында Илгиз Зөфәр улы Удмуртия рәссамнарын Борай районында үтәчәк бишенче юбилейлы "Танып-Су" Бөтенрусия этно-арт симпозиумына һәм Башкортстан, Татарстан республикаларының халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә багышланган "Кулъяулыгым төшеп калды Борай болыннарында” икенче төбәкара халык җыры конкурсында чакырды.
Аннары очрашу йомгаклары буенча Удмуртия Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан Республикасы Борай районы хакимияте арасында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешү имзаланды.
Очрашу тәмамланганнан соң, безнең делегация өчен Кузебай Герд исемендәге Милли туган якны өйрәнү һәм Михаил Калашников Дәүләт музейларында экскурсия үткәрелде.
Мондый очрашулар киләчәктә тыгыз хезмәттәшлектә һәм уртак эшчәнлектә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирер дип ышанасы килә.