

Айга бер тапкыр редакциядә тук-тук итеп кәчтил таягы тавышы ишетелә – бу гәзитнең элекке редакторы Гадел аганың редакциянең партия оешмасына взнос түләргә килгәнлеген аңлата. Гадел Гарипович гәзитнең исеме “Ленин байрагы” булган елларда күренә, чөнки ул редакторлык иткән, бик таләпчән, гадел, киңәшче булганлыгын еш искә алалар. Ул елларда атеизмның чәчәк аткан еллары, ә сугыш һәм партия эше ветераны Ильясов абый заманында райкомның агитация һәм пропаганда бүлеген җитәкләгән кеше коммунистик идеалларны өнәмәгән кешеләрне яратмый, еш кына тәнкыйтьли иде. Ул килгәндә авызыңны үлчәп ачарга кирәк, кирәкмәгәнне әйтсәң, “каптырып” та алуы бар. Берчак шулай бер хезмәттәшем әңгәмә барышында, улым туса, мин аны бабага бирәчәкмен, дип әйткән иде. Гадел агага бу ошамаган, чөнки мондый эшне – малайны бабага бирүне бары тик табиблар гына эшләргә тиеш дип исәпли, әмма әлегә халык бу эштә табибларга ышанмыйрак торган чак иде. Бу сүзләре өчен безнең хезмәттәшкә шактый озак вакыт кызарырга туры килде, чөнки сүзләре югарыга да барып ишетелгән иде. Бәхетенәме, хезмәттәшнең малайлары бул-мады.
Бөек Ватан сугышының икенче ветераны, инвалид Заһит абый Касимовның чын исеме Захар булып, исемне аның әтисе дусты урыс егете Захар хөрмәтенә куштырган икән. Әмма без аны Заһит дип йөрттек. Заһит абый танк десантында хезмәт итә. Җиңүгә ерак калмаганда шартлаткыч немец пулясы күкрәген ярып ташлый. Врачлар аның бер үпкәсен ала. “Тәмәке тартканда төтене кабырга аша чыга иде”,– дип сөйли иде уены-чыны белән бергә, мәрхүм. Гомере буе үзенә операция ясаган еврей табибы Наум Марковичка рәхмәт укып яшәде ул. Рязаньда госпитальдә ятканда агроном һөнәре алып чыга Заһит Касимов. Сугыштан соң Кәшкәләү ягында агроном булып эшли, пионерлар йортында балаларны бакча үстерергә өйрәтә, 1970 елларда “Алга гәзите редакциясенең авыл хужалыгы бүлеге әдәби хезмәткәре иде. Гадәттән тыш намуслы, алдашуны, фальшны, гаделсезлекне күрә алмый, дөреслекне, кемнең кем булуына карамый, турыдан-туры әйтә иде.
Аның белән бәйле кызыклы вакыйгалар истә калган. Корреспондент булу өстенә ул редакциянең һәм профсоюз оешмасының кассиры да иде. Окладлар редакциядә бик кечкенә, ай дәвамында Заһит абзыйдан үтечкә 3-5 сум акча алып торабыз. Мәрхүм, бераз колакка каты иде. Иртән иртүк аны күрү белән: “Заһит абый, исәнмесез?” – дип сорыйбыз.
Ул исә, гадәттәгечә, бер төсле “Акча юк”, – дип җавап бирә һәм исәнләшә, чөнки бурычны тиз түләмәүчеләр дә була шул. Заһитның җавабы исә шулай. Һәркөн шулай.
Элек утынны коллектив белән үз көчебез белән хәзерлибез. Бер үпкәсе булмаса да, Заһит Касимов та анда актив катнаша. Мәрхүм Лотфыя апа белән бик матур яшәп, бераз иртәрәк бу дөньяны ташлады.
Район гәзите редакциясендә тирән эз калдырган журналист Мәсгут Фатыйхов та Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Яшьтән хезмәтен типография эшенә башлаган, аннары журналистикага күчкән каләм остасы иртән сәгать 8дән эштә иде. Кулдан язганын танучылар (почеркы үзенчәлекле иде) булмаганга мәкаләләрне турыдан машинкада яза, аның машинкасы тукылдавы ачык тәрәзәдән еракларга кадәр ишетелеп торды.
Фатыйхов абый вакытында КПСС райкомында инструктор, район мәдәният бүлеге мөдире дә булып эшләгән кеше, байтак вакытлар “Кызыл таң” гәзитенең Борай төбәге буенча үз хәбәрчесе абруйлы булган шәхес тә. Вафат булгач, җәсәден мәдәният йортына куеп, озату митингы үткәреп, зиратка тынлы оркестр озатуында алып бардылар. Бу хөрмәт Борайда сирәк кешеләргә генә эшләнә иде.
Журналист эше белән бәйле кызыклы вакыйлар белән уртак-лаша иде Мәсгут ага.
– Командировкада бер авылда төнгелеккә калдым. Төн кунарга өй ишекләрен шакыйм: “Кунарга кертмәссезме икән, мин “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе, юлда калдым, Борайга кайтырга ерак...” – дидем. “Ярар, үз хәбәрчебез икән, кертербез инде”, – диләр эчке яктан. КПСС Өлкә Комитетының 1 секретаре (хәзерге республика башлыгы дәрәҗәсендәге кеше) үз хәбәрчеләрне кварталга бер тапкыр Уфага киңәшмәгә җыя, кемнең кем булуына карамастан “пешереп” языгыз дип әмер бирә, Уфага исә самолет белән Свердловск аша бара идек, – дип сөйли иде Мәсгут абзый.
Мәзәк хәлләрне дәвам итә: – Райкомда айга 110 сумга эшләп утырам, берзаман минем инструктор вазыйфасына кыскарту килде, райсоюзга келәт мөдире булып эшләргә тәкъдим итәләр, айга 100 тәңкә акчага дигәч каршы килдем. Ахырда барыбер бардым инде, бер ел дигәндә райпода баштан аяк киендем, өс-баш бөтәйде, тамак туйды, ә мине райкомга элекке вазыйфама 120 сумлык эш хакына яңадан чакыралар. Каршы килдем, келәттә калам дидем.
Мәсгут абый күпләрне эшкә өйрәтте. Улы Вил фотохәбәрче булып эшләде, тик өч малаеның да гомерләре кыска булды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Ирек Нух улы Әхмәров Тәтешле районы кешесе иде. Ул “Алга” редакциясендә җиде еллап эш-ләп пенсиягә чыкты. Күп якка сәләтле кеше иде. Мәсәлән, кулдан китап ясап шигырь китабы чыгара иде. Гәзитләрне төпләмә итеп оста тегә, алардан журнал эшләде. Пенсиягә чыккач үзенә агачтан әйбәт өй салды. Матур-матур шигырьләр язуын да беләбез.
Ирек Нух улы Кореяны азат итүдә, десант белән утрауга барып төшеп, империалистларга каршы сугышларда каташа.
Шушы Бөек Ватан сугышы ветераннары районның “Ленин байрагы” - “Алга” гәзитен эчтәлекле матур итеп чыгардылар. Аларга дистәләгән яугирләр-хәбәрчеләр булышты.