Алар соравы буенча, тәкъдим ителгән темаларга чиле-пешле мәкаләләр язам, район гәзите “Алга” битләрендә ул бик килешле чыга, агайлар мине дәртләндереп җибәрә. Шулай итеп, беркөнне Ирек Нух улы редакциягә эшкә күчәргә кодалап килмәсенме: “Энекәш, сине бераз сынадык инде, безгә авыл хуҗалыгы белгече кирәк. Шул бүлектә, бер бүлмәдә эшләячәкбез. Басучылыкта яңа технологияләр, яңадан-яңа перспективалы сортлар чыгарыла, үсемлекләрне корткыч бөҗәкләрдән һәм авырулардан саклауда химик препаратлар, терлекчелектә яңа мал токымнары – боларны гәзит битләрендә хатасыз укучыларга җиткерергә кирәк. Редактор Кавис Арсланов, аның урынбасары Хәтмулла Муллахан улы һәм башкаларның ышанычын акларыңа шигем юк, көтәбез”, – диде.
Әлеге сөйләшү 1985 елның декабрь урталарында булган иде. Бу мәсьәлә буенча идарәлек начальнигы Борис Мортазинга кердем.
– Мин аны синнән алда белгән идем инде, – дип елмаеп каршы алды ул. – Уңай рекомендация бирдем, редколлегиянең тәкъдимен хупладым, чөнки районда авыл хуҗалыгы өстенлек итә, сынатмассың дип ышанам.
Бу елларда редакция белән типография бербөтен коллектив булып эшли. Бинаның ике катында да гүзәл затлар белән ир-егетләр район гәзитен укымышлы, сыйфатлы бастырып чыгаруда көч сала. Гәзитнең җаваплы сәркәтибе Радик Сәләй улы Гомәров, кулына строкомерын тотып ике арада йөри. Алдан укылып, хаталары төзәтелгән мәкаләләр гәзит битенә туры килерлек итеп әзерләп бирелсә дә, кайчагында артык яисә күләме буенча азрак була. Шунда хәрефләрне иҗекләп кулдан җыючы Фәнүзә апаның: “Теге мәкаләңә бераз өстисе, икенчесеннән бер-ике юлын алып ташлыйсы бар”, – дигән тавышы ишетелә. Бу сүзләр Радик Сәләй улы исеменә әйтелә. Ул исә моңа күптән күнеккән, коллективта иң өлкән журналистларның берсе, “Слушай, каләмеңне азрак “авызлыкларга” кирәк, мәкаләңне озынрак язгансың”, – дип бүлек мөдиренә яисә корреспондентларга эндәшә. Шунысын да әйтик, Радик Гомәров, моннан ике дистә елдан артык элек Мәскәүдә язмаларын турыдан компьютерда җыярга (бүгенгечә), гомумән, гәзитне яңа алымнар белән эшләргә өйрәнеп, укып кайтты. Бу яңалык безгә байтак еллар үткәч кенә килеп иреште.
Көндәлек гәзит эшендә, мәкалә әзерләүдән тыш башка мәшәкатьләре дә чыгып тора. Ул елларда күпләребез шәхси ихаталарында мал асрый, кош-кортын үрчетә. Редакция бинасын җылытуда ташкүмер файдаланыла, гәзит басуга кәгазь Уфадагы базадан кайтарыла, малларга катнашазык, ташкүмер Яңавылдагы элеватор, тимер юл станциясеннән алып кайтыла. Редактор Кавис Хәевич, яшь кеше буларак, бу эшләрне миңа йөкләде. Район оешмалары җитәкчеләре йөк машиналары белән бервакытта да өзеклек булдырмады. Безнең хезмәт коллективы районның ремонт-техник оешмасы шоферлары Зөлфәт Шәйдуллин, Рәшит Нургалиев һәм башкаларга аеруча рәхмәтле. Еш кына алып кайтасы йөк артыннан алар белән йөрелде.
Бүген югарыда исемләнгән хөрмәтле кешеләрнең берсе дә безнең арада юк, урыннары оҗмахта булсын.
“Алга” Бөре шәһәре типо-графиясендә басыла башлагач, корректорга ярдәмгә дә барып йөрдек. Андагы корректор Борай кешеләрен, авыл атамаларын, җитәкчеләрнең исем-шәрифләрен белмәү сәбәпле хаталар китә иде.
Үземә килгәндә, район колхозларындагы белгечләрнең күбесе бер чорда техникумда, аннары Башкорт аграр институтында укыган иптәшләр. Авыл хуҗалыгы идарәлегендә барысы да таныш, үз кешеләр иде. Бәлки шуңадыр да, бер сорау да кире кагылмады, мәкаләләр үзара килешеп язылды.
Редакция тарихында да байтак уңай үзгәрешләр булды. Бинаны җылыту үзәк казанга тоташтырылды, янкорма төзелгәч, хезмәт шартлары яхшырды. Кәгазь саклау келәте, типография, редакция машиналарына гараж салынды. Бу эшләрне башкаруда, төрле төзелеш мәшәкатьләрендә гәзит басучылар белән каләм осталары да актив катнашты.