Җәмгыять
14 февраль 2025, 05:06

«Алга»ның 95 герое. 3. Зөләйхә Гаттарова

Гәзитебезнең 95 ел буена чыккан тупланмаларыннан геройларыбызны барлауны дәвам итәбез. Чираттагысын “Ленин байрагы”ның 1945 ел 16 март №12 саныннан таптык. Ул – Зөләйхә Гаттарова.

Зөләйхә Гаттарова оныгы Инзилә беләнЗөләйхә Гаттарова оныгы Инзилә белән
Зөләйхә Гаттарова оныгы Инзилә белән

Гәзитнең беренче битендә “Зөләйхә иптәш үзе генә бер гектар җирне кара тирес белән ашлый” (авторы Халитов) дип аталган мәкалә басылган. Анда болай язылган (орфография һәм пунктуация саклана): “Кызылармеец” (Карабай авыл советы) колхозы колхозчыларының гомум җыелышында, 1945 нче ел авыл хуҗалыгы елын уңышлы үткәрү өчен Борай һәм Мишка районнары арасында төзелгән социалистик ярыш договоры өйрәнелде. Шуннан соң колхозчылар колхозда социалистик ярышны киң җәелдерү эшен куйдылар һәм үзләренә зур гына йөкләмәләр алып, аны үтәү өстендә ныклап эшкә башладылар.

Бу колхозның колхозчысы Гаттарова Зөләйхә иптәш 1 гектар җирне үзе генә тирес белән ашлау йөкләмәсен алган иде. Ул үз вәгъдәсен намус белән үти һәм хәзер инде 1 гектар җир өстенә 91 йөк кара тирес чыгарды. Иптәш Гаттарова колхозда һәр вакытта үзенә тапшырылган эшне намус белән үти һәм башка колхозчыларга үрнәк булып тора.” 1 гектар мәйданга кайсыбыз бүген кул белән тирес тарата ала?!
“Кызылармеец” колхозы Карабай авылында булган. Ул авылның китапханәчесе Рина Әхтәриевага элемтәгә чыктык. Аның ярдәме белән героебызның кызын таптык. Кызы Зинида Шәехова Каенлык авылында яши.

– Инәй 1915 елның 29 ноябрендә Карабай авылында туган. Бар гомере туган авылында узган аның. Карабайның беренче пионерларының берсе дә булган ул, хәтта пионер галстугы тагып төшкән фотосы да бар иде. Тормыш иптәше Ахун Гаттаров Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганда, инәкәем, 26 гына яшендә дүрт сабые белән тол кала. Сугыш елларын бик авыр вакыт итеп исенә төшереп сөйли иде. “Бәйләнгән генә, юка фуфайка киеп салкын кышларны чыккан чаклар бар иде инде, кызым, корсак шул фуфайкага ябышып туңа иде”, – дигәнен хәтерлим. Сугыштан соң ул тагын ике бала – абыемны һәм мине таба. Бүген алты баладан мин үзем генә калдым инде. Инәй 2008 елның 19 маенда, 92 яшендә бакыйлыкка күчте. Гомеренең соңгы елларын бездә яшәде. Бик көчле, ныклы үзәкле, төгәл, тырыш, уңган, сабыр иде ул. Тыл һәм хезмәт ветераны иде. 80 яшендә печәнлеккә безнең белән барып, кул чалгысы белән ике пакус печән чабып төште әле. Соңгы сулышына кадәр үз аякларында йөрде, үз аңында булды, – дип сөйләде Зинида апа.

Әйе, чынлап та уңган булган шул героебыз. Зөләйхә (гәзиттә исеме шулай язылгач, без дә шулай итеп яздык) Гаттарова кебек тол солдаткалар язмышларының ачысын, сабыйларының ятимлеген, дошманга нәфрәтен намуслы, тырыш хезмәткә салганнардыр мөгаен.

«Алга»ның 95 герое. 3. Зөләйхә Гаттарова
«Алга»ның 95 герое. 3. Зөләйхә Гаттарова
Автор:Венера Арсланова
Читайте нас