13 февраль – “Аек авыл” республика конкурсы чикләрендә республикада Бердәм гаилә консультациясе көне итеп билгеләнгән иде. Бу акцияне оештыручылар – Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлыклары, республиканың халыкны эш белән тәэмин итү һәм “Гаилә” үзәкләре, район хакимиятләре.
Борай районы Алтаю авылында да Бердәм гаилә консультациясе көне үтте. Үткәрү урыны да очраклы рәвештә сайланмаган, чөнки бу авыл “Аек авыл-2024” кокурсының муниципаль этабында җиңүче булып тора һәм республика этабында көрәшәчәк.
Авыл клубында үткәрелгән чарада “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Алик Каюмов, Русия юристлары ассоциациясе әгъзасы, район хакимиятенең җир, милек мөнәсәбәтләре һәм муниципаль сатып алулар бүлеге начальнигы Эльвира Зиннәтуллина, күпфункцияле үзәгенең Борай авылы бүлекчәсенең бүлек мөдире Ләйсән Сабирҗанова, үзәк район дәваханәнең табиб-психиатр-наркологы Гүзәл Шәймиева, “Русия эше” кадрлар үзәгенең баш инспекторы Эльвера Талипова, район “Гаилә” хезмәтенең гаиләләр белән эшләү буенча җитәкчесе Светлана Хәмәтярова, муниципаль район хакимияте юристы Элина Галина, РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Борай районындагы бүлегенең клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Шәрәфеева, “Ватанны саклаучылар” фонды филиалының социаль координаторы Лариса Шәвәлиева, Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров, алтаюлылар катнаштылар.
Әлбәттә, спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке, наркотиклар таралуын кисәтү буенча ныклы чаралар күрелмәсә, сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы булмаса, кешелек дөньясының киләчәге бөтенләй булмаска мөмкин. Чарада яман гадәтләрдән ничек котылырга, гаиләдә булган бу начар күренешләрне булдырмау, аек акыл белән тормышны алып бару кебек мөһим проблемалар күтәрелде. Эш барышында белгечләр халыкны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр: халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү шартлары, күпбалалы гаиләләр һәм гражданнарның аерым категорияләре өчен социаль ярдәм күрсәтү төрләре, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны тәрбиягә алу, шулай ук хезмәт, пенсия, җир законнары өлкәсендәге сорауларга консультацияләр бирделәр, халыкның бүгенге борчыган төп проблемалары, көнүзәк мәсьәләләре дә каралып, игътибар үзәгенә алынды.
Гражданнарны күчмә кабул итү алтаюлыларга үзләрен кызыксындырган сорауларга актуаль оператив җаваплар алырга мөмкинлек бирде. Мөрәҗәгать итүчеләр мондый чараларның уңайлылыгын һәм мөһимлеген билгеләде.
Тормыш көткәндә, балалар үстергәндә һәм тәрбияләгәндә, шулай ук үзара һәм авылдашлар белән мөнәсәбәтләрдә төрле мәлләр була. Саулык торышына кагылышлы сораулар да килеп туа. Шул яктан караганда, мондый чараларның әһәмияте төпкел авылларда яшәүче халык өчен әйтеп бетергесез зур, ди алтаюлылар.