Җәмгыять
13 февраль 2025, 11:30

Авыл яме старостадан тора

Авыл халкы өчен иң якын җитәкче кем дип уйлыйсыз? Әлбәттә, авыл старосталары. Алар исә власть белән халык арасын бәйләүче звено булып тора.

Авыл яме старостадан тораАвыл яме старостадан тора
Авыл яме старостадан тора

– Абруйны яуларга, ягъни авылдашлар өчен үрнәк булырга кирәк, менә шул чакта синең сүзеңә колак салырлар, – ди Шабай авылы старостасы Наил Вәлиев.
Элек ул колхозда эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Староста булгач та аңа бу һөнәр ярап куйган.
– Шабайлылар эшкә зур җаваплылык белән караучы, уңган һәм бердәм халык, – диде Наил Нигамәтҗан улы. – Уй-ниятләре белән уртаклашып, нинди дә булса эш тәкъдим итүче булса, тиз күтәреп алабыз: акча җыеп кирәкле әйберләрне сатып алабыз һәм шунда ук тормышка ашырабыз. Мәсәлән, узган ел элек мәчет төзү эшенә тотындык. Бу эштә Рузилә Сахратова, Рөстәм Батталов, Ләйсән һәм Салават Шакировлар, Рүмән Сабиров һәм Флорид Нурисламов зур ярдәм күрсәтте. Авылдагы калган вак-төяк эшләрне авыл халкы тырышлыгы белән башкарып барабыз. Урындагы башлангычларны хуплау программасы да зур ярдәм булып тора. Узган ел бу программада катнашып, авылның ике башына комташ түшәттек, быел да шушы программа буенча урам баганаларына ут куйдыру нияте белән янып йөрибез.
Староста киләчәккә планнары белән дә уртаклашты:
– Бу минем туган авылым, игелекле эшләргә үз өлешемне кертергә бу-рычлымын. Бүген мин эшләсәм, иртәгә эстафетаны икенче берәү кабул итәчәк. Мин оештыручы гына, ә халык ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Без, старосталар, армиядәге кебек, барысына да үрнәк булырга, хәтта йорт алдыңны да чиста тотарга тиешбез. Шулай ук халыктан башка староста үзе генә әллә нәрсәләр башкара алмый.
Авыл әллә ни зур булмаса да, проблемалар җитәрлек. Гомумән, авыл халкы бакча үстереп, мал тотып гомер итә. Шул ук вакытта фермерлык белән шөгыльләнүче гаилә дә бар, әмма күбесенчә пенсионерлар яши. Шуңа кара-мастан, авылдагы эшләрне алып барырга – тирә-юньне, зиратны җыештыруны оештырырга, авыл советыннан килгән яңалыкларны җиткерергә, су тәэминатын күзәтергә, газ мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Боларның барысы белән авыл старостасы Наил Вәлиев шөгыльләнә.
Борай авыл биләмәсе башлыгы Тимур Әгъзамов билгеләвенчә, биредә актив һәм бердәм халык яши. Ә Наил Вәлиев кебек кешеләр ярдәме белән урындагы халык белән тыгыз элемтә булдырылган. Барлык эшләрне дә алар җыелышып, сөйләшеп башкарырга күнеккән. Яше дә, карты да авыл проблемаларыннан читтә калмый.
– Староста итеп сайлангач, эш башкару өчен тәүдә ватсапта үзебезнең чатны булдырып, барлык мәсьәләләрне шунда тикшердек. Нинди генә эш башкарырга уйласак та, авылдашларым хуплый, һәр йорттан акча җыеп, төрле программалар, авыл биләмәсе ярдәме белән эшлибез. Читтә яшәүчеләр дә авыллары өчен ярдәм итеп торалар, – ди ул.
Наил Вәлиев – шушы җирдән, шушы туфрактан. Мәктәптән соң Уфада эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Туган ил алдындагы бурычын үтәп кайткач, Мәгъдән исемендәге хуҗалыкның Шабай бригадасында һөнәре буенча хезмәт юлын башлый. Өч дистә елдан артык хезмәт стажы туплап хаклы ялга чыга. Пенсиядә булуына карамастан, староста эшен алып бара. Уртак эш дип янып яшәгән, туган авылының проблемалары өчен борчылып, аларны хәл итү юлларын эзләгән старостадан шабайлылар уңды, дип ышанычлы әйтергә була.
Наил абыйның тормыш иптәше Әлфисә апа да үзе сыман сабыр, булдыклы ханым. Шабай авылына киномеханик булып эшкә килгән Шүнәк авылы кызы Әлфисәне тормыш яры итеп сайлый Наил. Алар 1979 елда гаилә коралар. Узган ел исә 45 ел бергә гомер итүләрен дә билгеләп узганнар. Бер кызга гомер бүләк итеп, аны укытып, олы тормыш юлына бастыралар. Кызлары Ләйсән дә әти-әнисе кебек тырыш, уңган, булдыклы. Ул тормыш иптәше Салават белән район үзәгендә эшкуарлык белән шөгыльләнә. Аларның кибетендә җаның ни тели, шуны сатып алырга була. Ә Әлфисә апа белән Наил абый балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп, Шабай авылы халкы өчен хәстәрлек күреп яшәп яталар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас