“Ленин байрагы”, 1944 ел, 20 август, №34 (1172), “Хайрулла бабай колхозда беренче булып үз сыерын җигеп эшли башлады” (авторы Гыйлмиярова) дип аталган мәкаләдә шундый юллар бар (орфография, пунктуация саклана): “Паровоз” (Кәшкәләү авыл советы) колхозының колхозчылары башта сыер җигеп эшләүне авыр бер эш итеп караганнар иде. Ләкин хәзер алар бу эшне матур гына оештыра башладылар.
Колхозда беренче булып Нигамәтуллин Хайрулла бабай үз сыерын җигеп эшли башлады. Ул үз сыеры белән орлык ташый һәм үзе чәчү чәчә. Хайрулла бабайга СССР Совнаркомы һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының “1944 нче елда уңыш җыю һәм авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләү турындагы” карарында күрсәтелгәнчә хезмәткә тиешле натурлата аванс бирелә бара.”
“Ленин байрагы”, 1944 ел, 23 сентябрь, №40 (1178), “Хәйрулла бабай кебек эшләгез” (орфография, пунктуация саклана): “Хәйрулла бабай “Паровоз” колхозының иң карт членнарыннан исәпләнә. Аңа инде 64 яшь. Ул үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән карт. Аның арысландый өч улы Ватан сугышы фронтларында геройларча көрәшәләр. ... Печән өстендә Хәйрулла бабай кул белән чабып, көн саен 1,5 норма биреп эшләде. Урып җыю эшендә дә ул актив катнаша. Хәйрулла бабай үз сыеры белән чәчү эшендә эшләп, көн саен 4 га җир чәчә. Эш сыйфаты яхшы...”. Бу мәкалә озын гына язылган. Авторы Ә. Җиһаншина. Мәкаләнең һәр сүзеннән бабайның (аны бабай дип тә булмый, 64 яшь нишләп бабай булсын, әйме?) бик булдыклы, тырыш, уңган кеше икәнлеге ярылып ята.
Хәйрулла бабайның язмышы турында белешер өчен Кәшкәләү авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенә шалтыраттым. “Паровоз” колхозы Бакалы авылында булган, димәк бабаебыз да шушы авылда яшәгән. Аның сугышта булган өч улы турында да беләсе килә иде. Авылдагы обелискта чынлап та өч бертуган Хәйруллин фамилиясе язылган булып чыкты. Мәүләви, Касыйм, Габделбарый Хәйруллиннар алар. Габделбарый Ленинград янындагы сугышларда батырларча һәлак була. Мәүләви белән Касыйм сугыш яланыннан исән-сау әйләнеп кайталар.
Шулай ук районыбыз горурлыгы булган тел белгече, профессор Мөсәллия Хәйруллина да (Кәшкәләү мәктәбе аның исемен йөртә) безнең героебыз Хәйрулла бабайның кызы. Менә нинди булдыклы нәсел дәвамчылары калдырган героебыз. Чын-чынлап гәзитебезнең бер герое булырлык бит!
Бу мәгълүматны без бабайның оныгы, Фәткирә исемле кызының кызы Флүзә апа Мөхлисламовадан алдык. Апа әлеге көндә Уфада. Туган авылына кайтуын, бу булдыклы кешеләр турында тулырак мәгълүматны бирүен дүрт күз белән көтеп торабыз. Димәк, дәвамы да була әле бу тарихның.
Менә шулай, алда безне 93 героебыз көтә. Кемнәр алар? Әлбәттә, яхшы, намуслы эшләре белән районыбызны данлап, ямьләп яшәгән кешеләр.