Җәмгыять
7 февраль 2025, 10:58

1. Хатип Сираев

Гәзитебезнең беренче саны дөнья күргәнгә февральдә 95 ел була. Шул уңайдан без гәзит битләрендә “Алга”ның 95 герое” дип аталган махсус рубрика булдырдык һәм ул ел дәвамында барачак. Бүген беренче геройларыбыз белән таныштырабыз.

1. Хатип Сираев1. Хатип Сираев
1. Хатип Сираев

“Ленин байрагы”ның (район гәзите ул елларда шул исем белән чыга) 1941 елның 16нчы август №62 (1012) санының беренче битендә “Укучы яшьләр эш үрнәкләре күрсәтәләр” дип аталган баш астында ике мәкалә урнаштырылган. Шуның беренчесендә Каганович исемендәге (Карабай авыл советы) колхозына 58 укучы ярдәм итә дип язылса (авторы Вахитов), икенче мәкаләдә Яңа Кизгән урта мәктәбе укучылары турында бәян ителә (авторы Султанов). Шунда бер укучының исеме аерым, атап күрсәтелгән һәм ул безнең беренче героебыз – Хатип Сираев. Мәкаләдән өзек китерәм (орфография, пунк-туация саклана): “Яңа Кизгән урта мәктәп укучылары колхоз производствосында актив катнашалар. Һәм шуның белән бер рәттән сәләмәтлек саклау һәм оборона өчен илебезгә кирәк булган дару үләннәре, металлом шулай ук тал каерылары җыеп тапшыруда да намус белән эшлиләр. Мәсәлән: V нче класс укучысы Сираев Хатип 4 көн эчендә 8 центнер тал каерысы җыеп сельпога тапшырды... Укучы яшьләр үзләренең җыелышында “Без бөек социалистик ватаныбызны, ерткыч фашистик Гитлер бандаларыннан саклау эшенә ярдәм итәрбез, партия һәм хөкүмәтебезнең һәрбер чакыруына намуслы эшебез белән җавап бирербез” дип йөкләмәләр алырга карар кабул иттеләр. Һәм шушы карарда алган йөкләмәләрен үтәү өчен көрәшә башладылар.” Сугыш чорында мәктәп укучысының шушы тырышлыгы геройлык түгелмени? Әлбәттә, геройлык.
Хатип Сираев. Кем ул? Аның язмышы ничек булган? Дәвамчылары бармы? Шушы сорауларга җавап эзләп Яңа Кизгән авылы караган Тазлар авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илүс Даутовка мөрәҗәгать иттем. Теләгем Яңа Кизгәндә Сираевлар яши-яшәмәвен белү. Илүс Кәрим улы Сираевларның инде Яңа Кизгәндә түгел, ә Балтач районында яшәүләрен әйтте, берсенең, Илнур исемлесенең телефон номерын бирде. Балтач дип ишеткәч тә исемә кылт итеп безнең “Алга”бызның тугры дусты, актив хәбәрчебез Фируза Сираева искә төште. Тиз арада аңа телефон аша элемтәгә чыктым. Дөнья түгәрәк бит! Фируза апа мин эзләгән героемның килене булып чыкмасынмы?! Ул Хатип турында түбәндәгеләрне сөйләде.
Хатип Сираевка 1942 елның октябрендә сугышка чакыру килә. Ул, үзе кебек үк яу яланына озатылырга тиешле ир-егетләр белән бергә, Борайда сборный пунктта берничә көн торырга мәҗбүр була. Егетләрне Яңавылга поездга илтергә тиешләр, әмма ниндидер сәбәп белән, Борайда тоткарланалар. Җыелу пунктында ягарга утын бетә. “Кем Бикҗәннән утын алып кайта ала?”, – дигән чакыруга, Хатип ризалаша. Бикҗән-Борай арасында арбасына утын (Фируза апа чыбык-чабык булгандыр инде ул ди) төяп кайткан Хатип юлда фаҗигагә тарый: арба ава һәм ул шул авыр йөк астында калып һәлак була.
Бу зур кайгыны карынында бәбиен көткән әнкәсенә әйтергә кыймый да торалар әле. Улының үле гәүдәсен алып кайткач кына авыр хәбәрне әйтәләр. Бу 1942 елның 9 октябре була. Әтиләре Мансур сугышта, авылда юньләп ир-атлар да юк. Каберне авылдагы хатын-кызлар һәм егетнең биш сеңелесе казый. Тагын тугыз көн үткәч, 18 октябрьдә әнисе малай таба. “Улыңның исемен куш”, “Һәлак булган улыңның исемен мәңгеләштер”, дип киңәш бирәләр анага һәм ул сабыена Хатип дип исем куша. Шулай итеп Яңа Кизгәндә уңган, булдыклы, яшьли һәлак булган Хатип Сираевның бертуган энесе икенче Хатип Сираев үсә.
– Гомере буена абыемның тормышын дәвам иткән кебек яшәдем. Үз исемем дә булмады, дип үкенеп сөйли иде тормыш иптәшем, – ди Фируза апа. – Үзенең дә гомере озын булмады. 77 яшендә авариядә вафат булды. Абыйсы язмышын кабатлады.
Сираевлар нәселе дәвам итә. Бүгенге көндә яшь Хатипның өч улы матур тормыш көтәләр. Алмаз Хатип улы – педагог, Неф-текама шәһәрендә яши. Илнур Хатип улы – “Бердәм Русия” партиясенең Балтач районындагы урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре, Айдар Хатип улы Балтачның “Балкыш” халык театры җитәкчесе булып эшлиләр.
Безнең гәзитебезнең герое Хатипның бертуган сеңелесе Фәйхүнә әби Баһаутдинова бүгенге көндә Бакалы авылында яши. Аңа, собханалла, 89 яшь. Фәйхүнә әбекәйнең оныгы Гөлшат Нурисламова һәм аның гаиләсе турында әле үткән айда гына, гәзитебезнең 22 гыйнвар №3 санында мәкалә бастыр-ганбыз.

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас