Терлекчелектә техник-орлыкландыручы һөнәре аерым исәптә тора, чөнки бу – нигезләрнең нигезе. Хуҗалыкта бу юнәлештәге квалификацияле белгечләр булса, терлекләрне үрчетү эше югары дәрәҗәдә алып барыла. Димәк, хуҗалыкта һәрвакыт уңышлы һәм күпсанлы бозаулар, яшь терлекләрнең сакланышы югары, сөт, ит бар. Кодаш авылында яшәүче күптән түгел генә 85 яшьлек юбилеен каршылаган Каниф Хәйбрахманов озак еллар авыл хуҗалыгында техник-орлыкландыручы булып эшләгән. Ул бу һөнәрнең мөһимлеге турында барысын да белә, шуңа күрә аны үзе өчен сайлаган да инде.
Каниф Габбас улы Кодаш авылында күпбалалы гаиләдә төпчек малай булып туа. Әтисе сугышка киткәндә малайга бер яшь ярым гына була.
– Безнең балачак авыр чорга – сугыш вакытына туры килде, – дип башлады сүзен Каниф бабай. – Кичкә таба баскычтан менәргә дә хәлебез калмый иде. Хәер, бер безгә генә булмады инде ул авырлык, ил белән бергә күтәрдек. Без күргәнне Аллаһы Тәгалә балаларыбызга, оныкларыбызга күрсәтмәсен инде. Ул чорда ир-атлар яу кырында бит. Бөтен авырлык хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төште. Ачлыктан аңнарын югалтканнар да, үлеп калучылар да булды. Яз җитеп, кычыткан баш төрткән чаклар да хәтергә уелып калган. Ул безгә шактый вакыт ачка тилмермәскә ярдәм итә иде. Икмәккә егерме яшемдә генә туйдым. Менә шуларны уйлыйм да, бүгенге көндә рәхәт яшибез дип, шатланып куям, – дип, бабай балачагы турында сөйләп китте.
Кушманак мәктәбен тәмамлый егет. 15 яшеннән ат белән колхозда эшли. Утын чыбыкларын җыеп, авылдашларына мич ягарга илтә. Колхозда малларны орлыкландыручы булып эшли ул. Уңганлыгын, җитезлеген күреп, хуҗалык рәисе Канифне Шафран авыл хуҗалыгы училищесына маллар табибына укырга җибәрә. Кулына белгечлек алып кайтып, 15 ел ветеринар фельдшеры булып хезмәтен сала. Аннары лаеклы ялга чыкканчы 25 ел техник-орлыкландыручы була. Бу һөнәрне үз итеп сайлаган Каниф Габбас улы эше турында бертуктамый сөйләргә мөмкин.
Орлыкландыручы һөнәре беренче карашка тоелганча гади һәм баналь түгел. Ул уникаль. Кыска вакыт эчендә аны үзләштереп булмый. Монда үзенчәлекле күнекмәләр һәм белемнәр таләп ителә, моннан тыш, хайваннарны бик яратырга, аларны кайгыртырга, көндәлек күзәтүләр алып барырга, шулай ук берничә айга алдан үз эшеңне планлаштырырга кирәк.
– Ясалма орлыкландыру куллану күп файда китерә. Әлеге процедураны кулланганда фермерлар булачак үрчемнең потенциалын беләләр. Үгезнең нәселдәнлек сыйфатлары белгечләр тарафыннан җентекле тикшерелә, – дип өсти Каниф бабай. – Сыерларны ясалма орлыкландыру җенси юл белән күчә торган авыруларны киметә, нәсел үгезен асрауга чыгымнарны янга калдыра. Моннан тыш, терлекләрне күчереп йөртмичә, күп санда сыерларны орлыкландыру мөмкинлеге барлыкка килә. Нигездә мин үзлегемнән өйрәнгән кеше. Башкалар ничек эшләгәнен карадым, бераз соңрак квалификация күтәрү курсларын уздым. Шундук әйтәм: эш катлаулы. Барысын да күрергә кирәк – сыер ничек йөри, ничек карый... Алар бит кешеләр кебек, барысы да төрле. Акыллылары да бар, хәйләкәрләре дә. Һәм өлешчә психолог булырга кирәк, әлбәттә. Минем бурыч – һәр сыерны вакытында ачыклау һәм дөрес орлыкландыру иде. Барысын да әйбәт эшләсәң, бозаулары да – сәламәт, савымнары да күп була.
Тормыш иптәше Нәзирә белән дә эштә таныша ул. Маллар табибы булып эшләгәндә, Тугай авылы фермасына сарыкларга укол ясарга бара Каниф. Шунда бер яшь кызны ошата. Нәзирә дә егетне үз итә. Озак очрашып йөрмиләр, Каниф кызыкайны кәләш итеп алып та кайта. Бишкә-биш метрлы өйгә бианай-биатай кырына килен булып төшә Нәзирә. Эшкә өйрәнеп үскән кыз фермага сыер савучы булып урнаша. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Сигез бала тәрбияләп үстерәләр Хәйбрахмановлар. Дүрт кыз һәм дүрт малай тормышта үз юлларын табып, матур итеп яшәп яталар. 49 ел берә яшәп, авыр чирдән вафат булган Нәзирәсен югалту – Каниф бабай өчен бик авыр була. Әле дә тормыш иптәше турында сөйләгәндә күзләреннән яшь кипми. Сигез бала, 16 онык, 3 оныкчык, килен-кияүләр Каниф бабайны берүзен генә калдырмыйлар, гел хәлен белеп, ярдәмләшеп торалар.
“Ферманың язмышы сездән – орлыкландыручылардан тора”, – дип әйткән ул вакыттагы район хакимияте башлыгы булган Мәгънәви Шакиров авыл хуҗалыклары утырышында. Намуслы хезмәте өчен Каниф бабайның эше югары бәяләнә. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бик күп аның. Иң куанычлысы – хезмәт ветераны булган Каниф бабайның өенә бушка газ кертелә.
Тагын бер һөнәре бар Каниф бабайның – ул гармунда җитез уйный. Авылда үткән күп чаралар аның чыгышы белән башланып китә. Аның уйнавын тын да алмый тыңлап утырдым.
Бүгенге көндә төп нигез сакчысы булып, шатлыклы картлык кичерә Каниф бабай. Аңа 85 яшь дип уйламассың, егетләр кебек йөгереп йөри, күзләр генә тимәсен.