Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар , 17:09

Борайда дини бәйге узды

Бүген, 25 гыйнвар көнне, “Тарихи мәчеттә” балалар өчен пәйгамбәр Адәм г.с. тормышы тарихын белүчеләр арасында бәйге узды. Малай һәм кызлар викторинада катнашып, пәйгамбәр тормышы белән бәйле сорауларга җавап бирде.

Борайда дини бәйге узды
Борайда дини бәйге узды

«Мондый форматта очрашу бездә күптән түгел уза башлады. Бу үзенчәлекле мәҗлес. Чараның максаты – балаларда дин турындагы белемнәрен баету һәм яңарту, бер-берсе белән аралашу, тәҗрибә һәм белем алмашу», – дип билгеләп үтте Ришат хәзрәт Әсләмов.

Балалар һәр сорауга зур кызыксыну белән җавап бирде, түземсезлек белән киләсе сорауны көтеп алдылар. Чара йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләр алдылар.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: