Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар , 12:23

Уртак җиңүгә өлеш

Таңатар авылында махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләребез өчен “Җиңү чәе” әзерләделәр. Авыл халкы җәй көне безнең солдатларга үлән чәйләре җыеп, аерым пакетларларга тутырып чираттагы гуманитар конвой белән хәрби ир-егетләребезгә җибәрергә әзерләгәннәр.

Бу чәй йөз авырудан дәва. Шулай итеп, урындагы халык уртак җиңүгә үзләренең кечкенә өлешен кертә. Солдатлар өчен үлән чәйләре хәзерләү идеясе таңатарлыларның башына очраклы гына килмәгән. Күбесенең анда уллары, туганнары. Һәм һәркем шушы чәй пакетлары аша безнең сугышчыларга үзенең мәхәббәтен һәм ярдәмен тапшырырга теләгән. Чит җирдә, суык окопта бу пакетны ачып, туган җиреннән хуш ис сулау егетләребезгә күңелле булыр иде, чәйне кайнаткач, туган йортларын, әниләрен искә төшерерләр, ди бирегә җыелган апалар.

Үлән исе бөтен авылга тарала. Нәрсә генә юк анда – ромашка, юкә, мәтрүшкә, каен җиләге яфраклары һ.б.

Чәйне «Җиңү чәе» дип атадылар. Халык ата-ана кайгыртуы да кушылган чәй балаларына, безнең солдатларга алгы сызыкта дошманнарга каршы торырга ярдәм итәр, дип ышана.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: