Җәмгыять
22 Января 2025, 10:34

Йомгак ясалды, бурычлар куелды

Бүген, 22 гыйнвар көнне, VI Бөтендөнья башкорт Корылтае йомгаклары буенча Борай районы башкортлар Корылтаеның киңәйтелгән утырышы үтте.

Аның эшендә муниципаль Борай районы башкортлар Корылтае башкарма комитеты рәисе Илгиз Харисов, район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Гемир Нуртдинов, Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрияте директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты, Бөтендөнья башкортлар Корылтае Башкарма комитеты әгъзасы Гаяз Бикбулатов, Бөтендөнья  башкортлар Корылтаеның алтынчы съезды  делегаты, Борай районының туган телләр методисты Рәмилә Солтанова, район башкортлар Корылтае башкарма комитеты әгъзалары, авыл биләмәләре вәкилләре, мәгариф, мәдәният учреждениеләре делегатлары катнашты. Махсус кунак булып Башкортстанның сатирик һәм юмористик шагыйре һәм язучысы, журналист һәм тәрҗемәче, җәмәгать эшмәкәре, Башкортстанның халык язучысы, якташыбыз Марсель Сәлимов килде.

Муниципаль Борай районы башкортлар Корылтае башкарма комитеты рәисе Илгиз Харисов корылтайның башкарма комитетының үткән Яшьләр елының эшчәнлегенә отчет белән чыкты, 2025 елга яңа бурычларны барлап үтте.

Яшьләр елына арналган чараларда актив катнашканнары, башкорт халкының мәдәниятен, тарихын үстерүгә, милли йолаларны пропогандалауга зур өлеш керткәннәре өчен Җәмәгать оешмаларның халыкара берлеге “Бөтендөнья башкортлар Корылтае (конгресы) башкарма комитетының” рәхмәт хатлары белән Борай районы башкортлар Корылтаеның “Хәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары бүләкләнделәр.

VI Бөтендөнья башкортлар Корылтае йомгаклары буенча район Корылтай эшенә йомгак ясап, резолюция проекты кабул ителде. Анда “Башкортстан – Ватанны саклауда” халык тикшеренү проектын тормышка ашыру, милли белем бирү, спорт һәм мәдәниятне үстерү, халыкта сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү, гаилә институтын ныгыту буенча анык планнар билгеләнде.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас