17 гыйнвар көнне Борай беренче санлы урта мәктәбендә Башкортстан Республикасының мәгариф учреждениеләре укучыларның инициатив бюджетлаштыру программасы чикләрендә ошаган проектка тавыш бирү узды.
Гомуммәктәп җыелышында 282 укучы катнашты. Анда исәп комиссиясе тавыш бирү тартмасын ачты һәм тавышларны санады. Тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә проектларның рейтингы төзелде.
Шулай итеп, “Ял итү зонасы” проекты - 83 тавыш, “Рекреация почмагы” проекты-72 тавыш, “Ял бүлмәсе” проекты-57 тавыш, “Биология кабинеты”проекты-36 тавыш, “Кызлар өчен остаханә” проекты 34 тавыш җыйды.
Мәктәп белән гомумтавыш биреп, “Ял итү --зонасы” проекты җиңүче дип табылды. Хыялны тормышка ашырырга телибез.
Автор: Айгөл Шәрипова, фәнни җитәкче