Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар , 13:32

Күңел җылысын өләшеп

Бүген, 18 гыйнвар көнне, Тарихи мәчеттә сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен күркәм чара үтте. Аны Борай мөхтәсибәте каршындагы “Ярдәм” хәйрия проекты оештырды.

Күңел җылысын өләшеп
Күңел җылысын өләшеп

Чарага җыелучыларны Ришат хәзрәт Әсләмов сәламләп, Коръән укып, дога кылып, барысын да һәрчак шундый актив, тормыш сөючән булып калырга чакырды. Кыз һәм малайлар бик теләп төрле спорт уеннарында катнашып, күңел күтәрде.

Чараның икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Ахырда “Ярдәм” проекты активистлары барысына да бүләк өләште.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: