Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар , 08:58

Укучылар проектлар төзи.

Мәктәп инициативалы бюджетлаштыруы  — гомум белем бирү оешмалары укучыларының аеруча әһәмиятле инициативаларын гамәлгә ашыруга бюджет акчаларын тоту юнәлешләрен билгеләү юлы белән локаль әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу рәвеше. Безнең мәктәп укучылары да инициативалы бюджетлаштыру проектларын булдыру эшенә актив кушылдылар.

Укучылар проектлар төзи.
Укучылар проектлар төзи.

14 гыйнвар көнне Борай беренче санлы урта мәктәбендә инициативалы бюджетлаштыру проектларын яклау узды. Мәктәп этабы чикләрендә укучылар биш инициатив төркем булдырдылар һәм  конкурска үзләренең түбәндәге идеяләрен тәкъдим иттеләр: “Ял итү зонасы” (8 А сыйныф), “Рекреация почмагы” (8 Б сыйныф), “Биология кабинеты” (8 В сыйныф),  “Кызлар өчен остаханә”(10 А сыйныф), “Ял бүлмәсе” (10 Б сыйныф). Укучылар агитацияләү уздырдылар һәм үзләренең идеяләренә күбрәк укучылар җәлеп итәргә тырыштылар. Мәсәлән, “Ял зонасы” проекты укучыларга дәресләр, түгәрәкләр, секцияләр алдыннан ял итә алырлык урын кирәклеген раслый. Мәктәптә ял итү зонасы булса, укучылар азрак арыячак, ә аларның эшкә сәләте артачак. Бу зонада балаларның уртак уен эшчәнлеге, балалар арасында уен өстәл уеннары аша аралашуны җайга салу мөмкин.

Ә менә конкурс өчен “Кызлар өчен остаханә” проектын әзерләгән 10нчы А сыйныф укучылары: “Безнең өчен бу проблема бик актуаль, чөнки без тегәргә һәм әзерләргә өйрәнергә, укытучы белән бергә яңа рецептлар һәм фасоннар уйлап табарга, төрле проектларга иҗади якын килергә телибез, әмма технология кабинетының җитәрлек комплектациясе булмау сәбәпле моны эшли алмыйбыз. Безнең мәктәптә технология кабинеты бар, ләкин анда бөтен кирәкле җиһазлар юк, -диләр алар.

Барлык инициатив төркемнәргә уңышлар һәм аларның теләкләрен чынга ашыруны телибез!

 

Укучылар проектлар төзи.
Укучылар проектлар төзи.
Укучылар проектлар төзи.
Укучылар проектлар төзи.
Укучылар проектлар төзи.
Автор:Айгөл Шәрипова, фәнни җитәкче.
Читайте нас: