Наҗия әби Бәләкәй Бадрак авылында ун балалы гаиләнең бишенчесе булып дөньяга килә. Ике яше дә тулмаган булып кала ул әтисе сугышка киткәндә.
– Бик авыр еллар иде ул вакытта. Суфия апам белән тәрәзә төбендә утырабыз. Рәзиф белән Рәис абыйларыбыз черек бәрәңге алып керәләр, шуны тимер мичтә пешереп безгә берәрне бирәләр. Шуңа шатланабыз. 1945 елда әти яраланып кайтты. Ул чакта миңа алты яшь иде. Бүгенгедәй истә: “Бу кеше кичә дә бездә кунды, бүген дә бездә, нишләп йөри икән ул?” – дип сөйләнеп ятам. Әни белән әти көләләр. “Бу бит синең әтиең”, – дигәч кенә әзрәк аңладым. Әти сугышка киткәндә бәләкәй булганмын, шуңа ул кайткач танымаганмын инде. Бу хәлне үсә төшкәч тә сөйләп көлдерделәр әле әни белән әти. Әти сугышка киткәнче өй салып кергән идек, күтәрмәсен генә өлгертә алмады. Зур тартма куйдык та, шуннан менеп йөрдек. Ул кайткач, күтәрмәне эшләде. Яшәргә дә җиңеләебрәк китте, – дип искә ала ул елларны Наҗия әби.
Бәләкәй Бадракта – дүртьеллык, Зур Бадракта җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшкә башлый кыз. Амбарда, басуда төрле эшләрдә була ул.
– Төнге чәчүдә трактор алдыннан фонарь тотып йөрдем. Көзен ындыр табагында орлык иләргә бара идем. Кышын бәләкәй чаналар белән тирес түгә идек. 1957 елның апрелендә Свердловск якларына торф чыгарырга киттем. Октябрьдә кайттым. Кайткач, колхоз эшендә инде. Бер хәл искә төште әле: төнге чәчүдә йөргәндә тракторчыбыз бик шук кеше иде. Ахирәтемне шулай бер тапкыр кыен хәлдә калдырды. “Тракторның “искра”сы бетеп килә, менә сиңа бидрә, юлдан үтеп барган шоферлардан “искра” алып кил әле”, – дигән. Теге кыз киткән ди юлга. Нәрсә эзләп килгәнен белгәч, туктаган шоферлар көләләр ди. Шул “искра” гел искә килә дә төшә хәзер, – дип сөйли Наҗия Салихҗан кызы.
Бәләкәй Бадрак егете Рәфиткә тормышка чыга Наҗия. Унсигезе тулмагач, ЗАГСка да керә алмыйлар. Беренче уллары тугач кына законлы никахлы булалар.
Килен булып төшкәч, яңа йорт төзеп керәләр Әхмәтҗановлар. Балалары кү-бәйгәч, кул пычкысы белән кисеп, зурайтып салып керәләр. Наҗиянең әтисе оста булганга, зур ярдәм күрсәтә.
– Малны күп асрадык. Печәнен дә, саламын да үзебез җитештердек. Балалар күп булгач, бакча тутырып җиләк-җимеш үстердек, – ди Наҗия әби.
Алны-ялны белми эшләгән Наҗия әби белән Рәфит бабай биш баласына тиешле тәрбия биреп, олы тормыш юлына аяк басарга бөтен көчләрен куйганнар. Үзләренең укырга мөмкинлеге булмагач, балаларына алар: “Укыгыз, кеше булыгыз“, – дия торган булалар. Наҗия әби балалары, 7 оныгы һәм 11 оныкчыгы өчен әле хәзер дә үрнәк өлгесе, төп киңәшче.
– Кечкенәдән безне кешеләргә ярдәм итеп яшәргә өйрәттеләр әти-әни. “Кайда гына булсагыз да, ни генә эшләсәгез дә – һәрвакыт матур йөрегез” – дип үстерделәр безне, – ди кызлары Илфера.
Бианасы Бибиәсма белән 32 ел бергә яши Наҗия әби. Килен эшкә киткәндә, балаларны картыйлары карый.
– Таң атканда чыгып китә идек, кичен караңгы төшкәч кенә кайтабыз. Өч айлык баланы алып кала иде бианам. Имезүләре дә шул иртән һәм кичен генә булды. Берсендә кайтканда бала елап беткән. “Тынычландыра алмыйбыз”, – ди әнкәй. Шуннан соң Рәфит: “Ачка үлмәбез, бала кара”, – диде. Эшкә балалар әзрәк үскәч чыктым. Анда да бригадир килеп, тәрәзәгә чыбыркы белән шакып, эшкә чакыра иде. Эшкә чыкмасаң, идарәгә чакыртам, ди торган иде. Рәфит йортка якын килмәсеннәр дип, өй буена бәләкәй бакча эшләп куйды. Эшкә гел җәяү йөрдек, ничәмә чакрымнар үткәнбездер ул елларда. Бик сирәк аты туры килә иде. Чалкакка, Калмыкка кадәр барып эшли торган идек. Әйе, бик авыр вакытлар булды шул, – ди Наҗия әби.
Рәфит тә, Наҗия дә гомер буе колхозда эшлиләр. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларының саны юк. Ике ел авыл советы депутаты да була Наҗия Салихҗан кызы. Хезмәт ветераны ул. Биш бала карап үстергәнгә “Ана даны” медале белән дә бүләкләнә.
Шундый олпат яшькә җитүнең сере турында да бик гади итеп җавап бирә: “Кечкенәдән эшкә җигелеп, гел хәрәкәттә булдым. Кешеләргә гел яхшылык кына теләп, көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышып яшәдем“. Күпләргә үрнәк, тормыш девизы итеп алырлык сүзләр, югыйсә.
Фото гаилә архивыннан.