Җәмгыять
27 декабрь 2024, 04:30

Тепляк авылының уңган гаиләсе

Район үзәгеннән читтә урнашкан Тепляк авылы да әлеге үзгәрешләрдән читтә калмаган, билгеле. Монда да бушап калган йортлар шактый. Шул ук вакытта туган авылның рәхәтен тоеп, аның өчен җан атып яшәүчеләр дә бар. Айгөл һәм Илшат Шәйнуровлар гаиләсе әнә шундыйларның берсе. Алар икесе дә авылның иркен болыннарында уйнап үскән, балачактан хезмәт тәрбиясе алган.

Тепляк авылының уңган гаиләсеТепляк авылының уңган гаиләсе
Тепляк авылының уңган гаиләсе

Безнең төбәктә яшәүчеләр борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган. Ләкин илебездә барган сәяси үзгәрешләр, колхоз-совхозларның таркалуы авыл халкының яшәешенә нык тәэсир итте. Авылда яшәүчеләрнең күбесе бәхет эзләп шәһәрләргә юл алды.
Район үзәгеннән читтә урнашкан Тепляк авылы да әлеге үзгәрешләрдән читтә калмаган, билгеле. Монда да бушап калган йортлар шактый. Шул ук вакытта туган авылның рәхәтен тоеп, аның өчен җан атып яшәүчеләр дә бар. Айгөл һәм Илшат Шәйнуровлар гаиләсе әнә шундыйларның берсе. Алар икесе дә авылның иркен болыннарында уйнап үскән, балачактан хезмәт тәрбиясе алган.
Айгөл Зәлиф кызы Казахстанның Ялты бистәсендә туган. 1980 елларда әти-әниләре белән Тепляк авылына кайтып төпләнәләр. Мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендә повар-кондитер һөнәренә укып чыгып, авыл мәктәбендә пешекче булып эшли. Аннары 14 ел китапханәче була. Соңгы елларда авыл клубында культорганизатор вазыйфасын да башкара.
Гаилә башлыгы Илшат Фәдис улы – Тепляк егете. Мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт аграр университетында ветеринария табибына укып чыга. “Заря” хуҗалыгында хезмәтчелеген башлый ул. Ветеринария табибы, зоотехник булып озак еллар эшли. Авыл старостасы, авыл Советы депутаты була. Әлеге вакытта клуб мөдире булып эшли.
Айгөл белән Илшат мәктәптә укыгында ук очрашып йөри башлыйлар. Шәйнуровларның быел гаилә коруларына 30 ел булды. Өч малай тәрбияләп үстереп, тормыш юлына бастыралар. Өчесе дә Нефтекама шәһәрендә яшиләр. Шәйнуровларның ике оныгы бар.
Бүген авылда яшәү авыр, акча юк диючеләргә чын мәгънәсендә үрнәк күрсәтә Шәйнуровлар.
– Авыл җирендә яшәгәч, шәхси хуҗалыкта маллар асрау, бакчада бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү бик мөһим. “Сыйлы көнем сыер белән”, дигәндәй, үзең җитештергән продукциядән өстәл тутырып ризык әзерләргә була. Балалар да яшьтән хезмәт чыныгуы алып үсә, – диде Айгөл ханым. – Үзебезнең басу бар, анда ашлык чәчәбез. Яздан көзгә кадәр басу белән мәшгульбез. Үзебезнең техника бар. Авылда үткән өмәләрдә Илшат трактор белән ярдәмгә чыга.
Теплякта мәдәни мирасны, йолаларны саклап яшиләр Шәйнуровлар.
– Эшемне бик яратып башкарам. Клубта авыл халкы катнашындагы “Сударушка” фольклор ансамбле эшли. Тормыш иптәшем Илшат матур итеп гармунда уйный, – ди Айгөл. – Төрле бәйрәмнәрдә авыл халкы өчен концерт куябыз, районда оештырылган чараларда актив катнашабыз. Халкыбызның мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен сакларга, аларны яшь буынга тапшырырга, балаларның ялын күңелле үткәрергә тырышабыз, клубта аларга осталык дәресләре күрсәтәбез. Җәй көннәрендә балалар белән табигать кочагына экскурсиягә йөрибез.
Гомумән, Тепляктагы кайсы гына йортка керсәң дә, матурлык, муллык күзгә ташлана. Хезмәт сөючән тырыш халык яши биредә. Үз авылларын яшәртергә, тагын да матурайтырга тырышалар. Шәйнуровларга килгәндә, үзләре яши торган авылның актив кешеләре алар. Авылда үтә торган бер генә бәйрәм дә алар катнашыннан башка узмый. Кыскасы, авыл җирендә мәш килеп, бик матур итеп яши торган үрнәкле гаилә бу. Шундый уңган гаиләләр авылны яшәтә дә инде.


Фото гаилә архивыннан.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас