Җәмгыять
26 декабрь 2024, 10:06

"Яңа елдан яңа проект буенча эш башлыйбыз"

Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов "РБК-ТВ" каналында тармактагы ел йомгаклары турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

"2019 елдан республикада "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында 80 мең гектар мәйданда урман тергезелгән, - диде министр. - Утыртылган һәм һәлак булган агачлар арасында баланс 111 процент тәшкил итте. Быелга килгәндә, күрсәткечләр тагын да югарырак: 13,5 гектар һәлак булган һәм киселгән агач булса, 15,5 мең гектарда урман тергезү эшләре башкардык. Баланс - 114,8 процент.

Быел һава торышы эшчәнлеккә үз төзәтмәләрен кертте. Яңгыр күп яву сәбәпле, елгалар ташып, үсентеләрне батырган очраклар да булды. Шулай да утыртылган урман культураларының 80 проценты үсеп китте. Зыян булмады дип әйтә алабыз.

Утырту материалларына килгәндә, 2022 елдан аларның 20 проценты ябык тамыр системасы үсентеләре булырга тиеш, дигән таләп бар. Без бу таләпне үтәп киләбез. Быел бу күрсәткеч планы арттырып үтәлде - 23 процент. 1260 гектарда үсентеләр ябык тамыр системасы белән утыртылды. Киләсе елдан таләпләр катгыйлана - 30 процент булачак.

Бездә ачык грунтлы питомниклар челтәре зур - 65 данә. Көзге инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча, 50 миллион утырту материалы чәчелгән. Әле орлык җыю бара. План 3 тонна иде, бүгенгә 3,5 тонна җыелган. Алар чәчәргә әзер. Теплицалар челтәрен киңәйтәчәкбез. Һәр арендатор читтән орлык эзләп йөрмәсен, үзе эшләгән урманчылыктан ала алсын дип тырышабыз. Бу юнәлештә эшләр бара.

Республикада 2,5 мең җир фонды арендаторы эшли. Төп эшчәнлекләре рекреация белән бәйле. Бу - урманнарны ял, туризм өчен куллану. Моңа туристлык тармагына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча булдырылган ярдәм чаралары, грантлар алу да булышлык итте. Аннары килешүләр саны буенча авыл хуҗалыгы килә. Нигездә, бу умартачылык, башкорт балы бренды белән бәйле. 230дан артык килешү агач хәзерләү юнәлешендә имзаланды. Шушы максатта 1,5 миллион гектар урман тапшырылган.

Кече һәм урта эшкуарлык өчен аукционнар үткәрәбез. Быел бер миллион кубометр агач сатуга куелды. 30 проценты сатылды. Аз түгел. Бу, нигездә, логистикага бәйле. Әлеге аукционнар аша без бюджетка, гомумән алганда, 80 миллион сумнан артык акча керттек. Республика бюджетына 55 миллион сум керде. Бөтен тармак буенча әйткәндә, Русия бюджет системасына - 900 миллион сум, республиканыкына 400 миллион сум керәчәк. Без бу планны арттырып үтәп киләбез.

2017 елдан урман фонды контроле космик мониторинг ярдәмендә алып барыла. 2018 елдагы белән чагыштырганда, законсыз хәзерләнгән агач күләме ике тапкыр кимеде. Быел, узган елдагы белән чагыштырганда, 25 процентка кимү күзәтелә. Инспекторларның матди-техник базасын яңарттык. 100дән артык патруль автомобиле, квадроцикллар, каргизгечләр сатып алдык.

Урман янгыннарына килгәндә, 16 пилотсыз аппарат алуга контракт төзелгән. Федераль проект буенча без 900дән артык техника, җиһазлар, инвентарь сатып алдык. Бу урман янгыннарыннан саклаучыларны 100 процентка җиһазландырырга мөмкинлек бирде. Видеомониторинг системасы эшли, тагын 10 камера куелачак.

Ефәк кортына каршы биш ел көрәштек. Быел да 16 районда 190 мең гектар урманны эшкәрттек. Киләсе елда мондый эшкәртү кирәк булмаячак.

Бу ел "Экология" гомумдәүләт проекты өчен соңгы ел булды. Киләсе елдан "Экологик иминлек" дигән яңа гомумдәүләт проекты старт ала. Яңа елдан яңа проект буенча эш башлыйбыз, шул исәптән "Урманнарны саклау" федераль проекты буенча эш дәвам итәчәк".

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/2024-12-25/ya-a-eldan-ya-a-proekt-buencha-esh-bashlyybyz-4067150

Безнең районда да урманнар шаулап үссен өчен күп эшләр башкарыла. “Борай урманы” автоном учреждениесе эшенә директоры Илдар Хәсәнов аңлатма бирде:

- Борай районында урман эшен дүрт участок урманчылыгы, бер инспектор һәм «Борай урманы» автоном учреждениесе башкара. Биредә эшләүче 30дан артык кеше җаваплылыгында: бик күп мәйданда агачлар утырту, аларны карап-тәрбияләп тору, күз карасыдай саклау, урман янгыннарына юл куймау – болары эшчәнлекләренең бер өлеше генә.

Ел әйләнәсендә башкарыла торган эшләр санап бетерерлек түгел. Урман кисү, чистарту, яшь үсентеләр әзерләү эшче куллардан физик ныклык, сабырлык таләп итә. Районыбызда урманнар көчле һәм кодрәтле, сәламәт булсын дип тырышабыз. Моңа ирешү өчен иң алдынгы технологияләрне һәм кадрларны кулланабыз.Борай районының урман фонды 40 мең гектар тәшкил итә һәм ул даими яңартылып тора.

Урман – бәяләп бетергесез байлыгыбыз. Ул үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә. Урман агач һәм муллык чыганагы гына түгел, ул – тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе дә. Бар урман хуҗалыгында да урман үстерү, аны тергезү – иң әһәмиятле бурычларның берсе. Бу урман эшчеләренең иң изге максаты да. Киләчәк буынга яңа урманнар, еракларга сузылган яшел массивлар утыртып калдыру мактаулы эш ул. Бер дә юкка гына борынгылар: «Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән», – димәгән.

Ә хәзер урманчылык турында саннарны карап үтик. Урман сирәкләү эшләре – 50 гектар, яшь үсентеләрне яктырту – 50 гектар, минеральләштерелгән полосаны яңарту – 135,6 гектар, санитар-сәламәтләндерү чаралары – 15,6 гектар, урман патологиясен тикшерүе – 100 гектар, яшь үсентеләрне карау – 20,3 гектар мәйданда башкарыла. Яңа урманнар яз көне 12 гектарга утыртылса, ел азагына кадәр 30 гектар утырту планлаштырылган. Киләсе елга агачлар утыртырга 12 гектарда җир әзерләнеп куелачак.

«Борай урманы» автоном учреждениесе үз эшләрен комплекслы алып бара. Урман тәрбияләү эшләре белән бер рәттә индустриаль җитештерү дә уңышлы башкарыла. Оешманың керемнәрен арттыру өчен җитештерү цехлары эшли. Пилорамада такта, утын әзерлиләр, бура бурыйлар.

Безнең һәркайсыбыз урманнарны саклау һәм үрчетү буенча уртак эшкә үзеннән өлеш кертә, урман тармагын үстерергә, киләчәк буыннар өчен табигать байлыгын сакларга булыша. «Борай урманы» хезмәткәрләре яшь агачлар утыртылган мәйданны тәрбияләп, туфрагына агротехник чаралар үткәреп тора. Ягъни яшь агачларны туры мәгънәсендә карап үстерәләр, чөнки агачны утырту гына түгел, аны тәрбияләү күп вакыт һәм тырышлык таләп итә. Шулай ук зыян килгән агачларны сәламәтләндерү эше дә алып барыла. Әйтик, язга чыгуга урманчылар алдагы елларда утыртылган яшь агачларны тәрбияләүгә керешә. Ылыслы агачларга караганда яфраклылар тизрәк үсә, шуңа күрә яшь үсентеләр үсешенә комачаулык итмәсен һәм ныгысын өчен урман хезмәткәрләренә алар белән көрәшергә туры килә. Агачларны утыртканнан соң алдагы елда утыртылганнарын карап чыгалар, һәлак булганнары урынына яңаларын утырталар. Җәй буена урман буйларына минеральләштерелгән полосалар ясау һәм аларны тәрбияләү буенча эшләр башкарыла. Агачларны тәрбияләү эшен урманчылар көзгә кадәр дәвам итә. Өстәп әйтәсе килә: безнең хуҗалыкта питомник мөһим роль уйный, анда үсентеләр үстерелеп сатыла. Питомниктагы үсентеләрне тәрбияләү бригадасы хезмәткәрләре тырышлыгында, питомнигыбыз республика күләмендә алдынгылыкны бирми, алгы позициядә барабыз. Ел саен питомникта биш-алты миллион данә үсентеләр үстерелә, шуның өч миллионы реализацияләнеп бара. Чыршы, нарат, каен, юкә һ.б. төр үсентеләр өстенлек итә. Үзебезнең республика һәм тирә-як субъектлар белән күп еллар хезмәттәшлек итәбе. Шулай ук үсентеләр үстерүдә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы боерыгы буенча, ябык тамыр системасы буенча кассеталарда үстерү ысулын биш ел элек куллана башлыйлар биредә. Ихтыяҗ үскәч, былтыр үз көчләре белән 900 квадрат метрлы теплица төзегән иделәр. Анда 570 мең үсентеләрне кассетада үстерәләр. Барлыгы хуҗалыкта ике теплица. Алдагы чорда бу эшләрне киңәйтеп, озак вакытлы партнерлар белән килешү төзеп эшләргә ниятлиләр. Бу перспектив эшне оештыруда, орлыкларны чәчеп, тәрбияләп, утап, су сибеп үстерүдә коллективның бар әгъзалары да булыша. Күмәк эш, җаваплылык тоеп эшләгәч, ырамлы бара һәм нәтиҗәләре дә әйбәт.

Әйе, урман – өстенлекле тармакларның берсе, чөнки ул, алда билгеләнүенчә, кешелекнең экологик хәвефсезлеген тәэмин итә. Шуңа күрә урманнардан рациональ файдалану һәм аңа сакчыл караш – урман хезмәткәрләренең генә түгел, бөтен җәмгыятебезнең мөһим бурычы.

Алга таба да эшебез уңай барыр, дигән теләктә кала Илдар Хәсәнов.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас