Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2024, 11:49

Ак яулыклы ак әбиләр

Ак әбиләр дигәч, күз алдына ак чәчле, башына яулык ябынган мөлаем әбиләр килеп баса. Чыннан да, бар булмышы, бар тормышы аклыктан, якшылыктан торган кешеләр генә ак әби була торгандыр. Абдулланы чын мәгънәсендә «Ак әбиләр авылы» дип атарга була. Биредә сигез-тугыз дистә яшен тутырган берничә әби бар. Аларның һәркайсы турында аерым язма әзерләрлек. Әлбәттә, барысы белән дә таныша алмадык.

Ак яулыклы ак әбиләр
Ак яулыклы ак әбиләр

 Аллаһ биргән гомер


Иң беренче булып авылның башында яшәгән Рәйфә әби Аллаярова янына бардык.
Кузбай авылында гади колхозчы гаиләсендә дүрт кызның иң өлкәне булып дөньяга килә Рәйфә. Әтисе сугышка киткәндә, нәни кызга нибары җиде генә яшь була. Каты яраланып, Смоленск өлкәсендә госпитальдә дәвалана әтисе. Сугышка ярамаганлыктан, поезд белән Яңавыл станциясенә кадәр кайта. Рәйфәнең зурәтисе ат белән каршы ала улын. “Чит җирдә үлгәнче, балаларым, якыннарым янында үләм, кайтарыгыз мине туган ягыма”, – дигән булган Рәйфә әбинең әтисе Фәтхелислам. Туган авылына кайтып, ярты ел гына яши ала шул. Ярасы нык булган икән. Әнисе колхозда киез итек баса, йон тетә, Казанцеводан капчык белән орлык ташый, төрле эшләрдә эшли.
– Әти сугышка киткәч, миңа өч апайны карау төште. Иң өлкәне булгач, өйдәге эшләр дә минем өстә иде. Урындыкка басып, казанда ике тапкыр аш пешерә идем. Бишебезгә биш бәрәңге кырам кыргычта, бер чүмеч он салам ашка. Ничә еллар шул булды безнең ашамлык, – ди әбекәй ул елларны искә алып.
Әбинең язмышы шактый катлаулы: укуы да ике генә сыйныф. Өченче сыйныфка күчкәч, әнисе укырга җибәрми Рәйфәне. Апайларын карарга кирәк дигән.
Үсеп буй җиткергәч, Абдулла авылы егете Рәсим белән гомерен ялгый кызыкай. 47 ел бергә гомер кичерәләр. Икесе дә гомер буе колхоз эшендә эшләп, йорт салып, үрнәкле, тәртипле гомер юлы узалар, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, бер кызлары вафат була. Уллары Рәлиф Әфган сугышында катнаша. Биш оныгы бар әбинең. Бүгенге көндә берсе махсус хәрби операция зонасында.
– Әни-әти кырыс та, акыллы да булдылар, – дип сөйли Рәлиф улы. – Безгә бик яхшы тәрбия бирделәр, беребез дә кеше теленә кермәдек, барыбызның да тормышлары матур, көйле.
Әбидән озак яшәүнең серен сорадым.
– Аллаһ биргән гомер, – диде ул гади генә.


Гармунчы кәләше


Абдулланың тагын бер үзенчәлекле, соклангыч кешесе – Шәмгыя әби Хәсәнова. Ул да Кузбай авылы кызы. Җиде сыйныф укыганнан соң, колхоз эшенә башлый. Төрле эшләрдә эшләп чыныга Шәмгыя. Абдулла авылы егете Гафурҗан белән танышып, егетнең туган авылына килен булып төшә.
– Ирем белән сабантуйга барганда таныштык. Без Борай сабантуена ат белән барып ятабыз. Атларга печән чабып алырга иде дип туктадык. Шунда Гафурҗан исемле бер егет килде дә утырды минем кырга. Безнең арбадагы бер апа аңа “Безнең арба болай да кысык, нигә утырасың инде монда?” – диде. Минем абыем ул егетне калдырды, безнең белән сабантуйга кадәр барды. Абый гармунда уйный иде. Гафурҗан рөхсәт сорап, гармунда уйнап күрсәтте. Язмыштан узмыш юк, дигәндәй, шул танышу гомеребезне үзгәртте дә инде. Гармунда уйнаганынамы икән, бик ошаттым үзен. Аннан аерылышмадык та. Озак очрашып йөрмәдек, ике атна тирәсе генә. Килен булып шушы нигезгә килдем. Гармунчы кәләше булып киттем. Бик тату яшәдек. Матур пар идек, бик матур. Иртә китеп барды шул, – дип сөйләп китте Шәмгыя әби.
Матур итеп дөнья корып, дүрт балага гомер бирәләр Хәсәновлар. Тик Гафурҗан 33 яшендә авариягә эләгеп, вафат була. Иң бәләкәй балаларына нибары ике ай да егерме көн генә була.
– Яшьли тол калсам да, барыбер кайгыларга бирешмәдем, Аллаһы Тәгалә ярдәм итә, күрәсең. Балаларымны аякка бастырыр өчен, күп эшләргә туры килде, – ди әбекәй.
Бик күпне күргән Шәмгыя әби. Сикәлтәле озын гомер юллары аша бүгенге бәхетле тормышка килеп җиткән. Балачагы ятимлектә үтсә, яшүсмер чоры сугыш елларына туры килгән, яшьли тол калган. Аннан эш, эш, эш... Балаларны аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк бит. Һәм менә, тырышлыгы, үҗәтлеге, үз-үзен аямый эшләвенең нәтиҗәсе – бәхетле картлык, балалары игелеге.
– Балаларым бик әйбәт булды. Алар минем ярдәмчеләрем, сердәшчеләрем, бәхетем, шатлыгым, – диде Шәмгыя әби.
Сигез онык, тугыз онык баласы – әнә никадәр куаныч. Барысы да нәнәй дип аңа килә бит.


Дөньяларга иминлек сорап утырган әби


Рәүмәнә әби Исламгалиева да Кузбай авылында туып үсә. Алты балалы гаиләдә беренчесе булганга, барлык эшләр дә аның җилкәсенә төшә. Яшьлеге каһәр суккан сугыш елларына туры килә. Тормыш авыр булганга, мәктәптә дә җиде сыйныфны гына тәмамлый.
– Әти сугыштан кайтканда энем белән икебез каршысына барганымны хәтерлим әле. Миңа ул вакытта ун яшь тирәсе булгандыр. Әти безне күтәреп алды, – ди Рәүмәнә әби. – Әти сугыштан кайткач, әзерәк җиңеләйгәндәй кебек булды тормышыбыз. Әни сыерны бетермәде, сөткә мохтаҗлык булмады. Яңавыл юлына чыгып, үтеп баручыларга май, каймак сатып, дөнья күрдек.
Ул заманга хас булганча, яшь чактан ук колхоз эшендә җигелеп эшли кызыкай. Балачагы бөтенләй дә булмаган диярлек яшь кызга сугыш елларының бөтен мәхшәрен күрергә туры килә: колхоздагы бөтен эш кул белән эшләнә – печән чабу, печән җыю, бакча казу, икмәк игү, чәчү орлыгын ташу... Кияүгә чыккач та колхоз эшендә була Рәүмәнә.
Абдулла авылы егете Габделхай белән тормышын кушып җибәрә Рәүмәнә. Өч бала тәрбияләп үстерәләр Исламгалиевлар. Барсына да белем биреп, олы тормыш юлына бастыралар.
Яшь вакытта авырлыкны күп күрсә дә, Рәүмәнә әби үз тирәсендә һәрвакыт ярдәм кулы сузардай якын кешеләре булган картлык көннәренә канәгать булып яши. Улы Зәниф аны кадер-хөрмәт итә. Ап-ак урын-җир өстендә, бәйләм бәйләп, Аллаһы Тәгаләгә таянып, дөньяларга иминлек сорап утырган әбигә хөрмәт белән генә карыйм.
...Абдулла әбиләре турындагы язмага шушы урында нокта куябыз. Тик бу авылда тагын да уңган әбиләр бар әле. Алар янына да барырга насыйп булсын иде. Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров: «Бу авылда гаҗәеп кешеләр яши. Тырыш, эчке дөньялары бай халык анда», – диде. Фәнил Бәйзәви улының сүзләренә җавап итеп: «Әйе, күрдек. Нәкъ шулай икән», – диясе генә килә.

Ак яулыклы ак әбиләр
Ак яулыклы ак әбиләр
Ак яулыклы ак әбиләр
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: