Елның иң кыска көнендә 22 декабрьдә илебез энергетика хезмәткәрләре көнен бәйрәм итә. Бу дата очраклы гына сайланмаган. 1920 елның 22 декабрендә Советларның чираттагы Бөтенрусия съезды башлана, төп мәсьәлә илнең электрификациясе турында була. Съездның йомгаклау документы ГОЭРЛО планы була, аны гамәлгә ашыру энергетиканы гына түгел, ә Русиянең бөтен халык хуҗалыгын үстерүдә көчле этәргеч була. Нәкъ менә шушы съезддан Энергетиклар көне тарихы башлана. Ә “Борай районы электр челтәрләре”нең тарихы 1956 елның июлендә башлана. Бу чорда Борай ГЭСы рәсми рәвештә файдалануга тапшырылган һәм дөньякүләм танылган «Фоит» фирмасының «Каплан» системасындагы ике турбина белән җиһазландырылган, республикада иң эре авыл ГЭСы булган. Бу ГЭС һәм БРЭС базасы Борай район үзәгеннән 18 км ераклыкта Разлив бистәсендә (Тазлар авыл биләмәсенә караган) урнашкан була. Төбәк электр челтәрләренең беренче начальнигы Виктор Перевалов була.
1967 елда Борай авылы янында гараж, ә 1969 елда Борай РЭС административ бинасы төзелә. 1972 елга кадәр Борай РЭСы өч административ районга хезмәт күрсәтә: Борай, Балтач һәм Караидел районнары. 1972 елда, районнар үзгәртеп корылганнан һәм аерылганнан соң, Борай РЭСы электр челтәрләренең аерым районына әверелә.
Энергетикларның хезмәте кеше күзенә күренә торганнардан түгел. Өйдә якты, җылы булса, су бирүдә өзеклек килеп чыкмаса, энергетика хезмәткәрләрен искә дә алмыйбыз.
Ә менә шул челтәрнең эшләвен тәэмин итү өчен биредә хезмәт куючылардан зур осталык һәм оешканлык сорала. Район электр челтәре хезмәткәрләренең фидакарь һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз халкы салкын айларны да кыенлыклар күрмичә, тыныч гомер кичереп килә. Хәзер ут техник сәбәпләр аркасында сүнсә дә, тормыш өчен мөһим объектларда кешеләр моны сизми калалар.
– Безнең хезмәт күзгә ташлана торган түгел, ләкин безнең системада әз генә өзеклек булса да, ул шунда ук күренә. Телевизорлар, суыткычлар, микродулкынлы мичләр, кер юу машиналары һәм башка көнкүреш техникасының эшләве дә безнең хезмәткә бәйле, – ди Ленар Ялкын улы. – Районны ут белән өзлексез тәэмин итү – район электр челтәрләре карамагында. Барлыгы 350 6-10 кВ трансформатор пунктына, 35-110 кВ класслы 8 трансформатор подстанциясенә, 665 км 6-10 кВ электр тапшыру линиясенә, 500 км 0,4 кВ электр тапшыру линиясенә хезмәт күрсәтәбез. Узган елдагы кебек, быел да ремонт эшләре байтак булды: М-12 автомобиль юлы киселешендә 10 кВ электр тапшыру линиясен реконструкцияләү – 10 данә, 65 чакрым электр тапшыру линиясе, 4 трансформатор пункты, 3 чакрым 0,4 кВ электр тапшыру линиясе кулланучыларны технологик тоташтыру буенча төзелде, 15 трансформатор пунктына капиталь ремонт, 27 чакрым 10 кВ электр тапшыру линиясенә капиталь ремонт, 4,8 чакрым 0,4 кВ электр тапшыру линиясенә капиталь ремонт ясалган.
Энергетик һөнәре җаваплы һәм катлаулы. Бу һөнәрне сайлаганнарга таләпләр югары дәрәҗәдә куелган, һәркемгә һөнәри осталыгыннан чыгып бәя бирелә, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү бурычы куела.
– Һәрбер предприятиедә иң мөһиме – хезмәткәрләр. Безнең югары профессионаллар булганда, көндәлек эшебез тоткарлыксыз үтәлеп бара. Берсен дә аерым әйтәсе килми, ләкин кайберсен телгә алам. Утыз елдан артык эшләгән Илдар Солтанбәков, Азат Кыямутдинов, Илдар Дүсмәтов үз эшләренең алдынгылары. Район электр челтәрләре начальнигы Ришат Вәсветдинов һәм участок мастеры Виталий Галәмшиннарның эш стажлары 25 елдан артык. Алар районның электр линиясенең өзлексез эшен тәэмин итәләр, – дип сөйләп үтте Ленар Ялкын улы.
Оешманың баш инженеры Ленар Гыймалтдинов белән сөйләшеп утырганда, кабинетка бер абый килеп керде. Ул да булса, 32 елын энергетик һөнәренә багышлаган Илдар Юрис улы Дүсмәтов булып чыкты.
Очрактан файдаланып, Илдар абый белән сөйләшеп алдым.
Илдар Юрис улы Борай авылында туып-үскән. Икенче санлы мәктәпне тәмамлагач, ике ел Новосибирск шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта. Себер якларында бер елга якын эшләгәч, туган авылында район электр челтәрләренә эшкә урнаша. Шул вакыттан алып 32 ел үтеп тә киткән. Бүгенге көндә Илдар Юрис улы оператив-чыгу бригадасы электромонтёры. Бер үк вакытта автомобиль водителе эшен дә башкара.
Энергетика сәнәгатендә, электр тапшыру линияләрен хезмәтләндерүдә иң таралган һәм билгеле һөнәр ул – электромонтёр. Аның хезмәтенә энергетика хуҗалыгын техник яктан төзек тоту, катлаулы электр җиһазларының ышанычлы эше өчен җаваплылык, вакытында техник тәэмин ителешне, электр тапшыру линияләренә, трансформатор пунктларына, подстанция җиһазларына агымдагы, капиталь һәм авария очракларында ремонтлар үткәрү керә.
Энергетиклар районыбызның һәм челтәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашып киләләр. Буш вакытларда спорт ярышларында, мәдәни чараларда катнашу һәм уңышларга ирешү – күптәнге традиция. Алар яулаган призлы урыннар һәм ирешкән уңышлар шуны раслый.
Район электр челтәре үз эшенә җаваплы караган хезмәткәрләр хисабына яши, үсә. Мөгаен, бу энергетика осталарын читкә таратмаудан, коллективны саклап калудан, бер йодрыкка туплап хезмәт итә, яши белүдән киләдер. Аларга даимилек һәм тотрыклылык хас. Тотрыклылык булган җирдә эш уңай бара.
Энергетиклар көне – ул елда иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Тормышыбызда энергетиканың әһәмиятен арттыру авыр, чөнки аңа икътисадның башка тармакларының тормышка сәләтлелеге һәм уңайлылыгы, күп кеше йортларындагы җылылык һәм ут бәйле.
Мәкаләне басмага әзерләгәндә ре-дакциягә рәхмәтен белдерергә Борай авылыннан Риф абый Галиәхмәтов килеп керде.
– 20 еллап безнең Пушкин урамында ут мәсьәләсе бик кыен хәлдә
булды. Әз генә җил-буран иссә дә, ут сүнә. Кайчакта гирлянда кебек елтырдап тора иде урамыбыз. Быел ноябрь башларында көчле җилдән соң урамыбыз белән утсыз калдык. Бу мәсьәлә чишелде. Ничәмә еллар караңгыга баткан урамыбызга ут керде, дөньябыз балкып киткәндәй булды. Районыбыз электрикларына, аеруча Павел Әрмәншинга рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Аларның эшләрендә уңышлар телибез, – дип, Пушкин урамы халкыннан рәхмәтен белдерде Риф абый.