Җәмгыять
20 Декабря 2024, 15:40

Районда үзәк чыршы утларын кабызды

Яңа ел бәйрәменең аерылгысыз атрибуты булып Яңа ел чыршысы тора һәм бүген, 20 декабрь көнне, Үзәк мәйданда районның төп чыршысы зур тантана төсе белән ачылды.

Чулпан ГубаеваЧулпан Губаева
Фото:Чулпан Губаева

Бүген чыршы янындагы мәйдан, һәр  елдагы кебек үк, балалар көлүенә, бәйрәм җырлары һәм күңел ачу хисе белән баетылды.

Бәйрәм кунакларын район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев үзәк чыршы ачылу һәм якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән котлады. Рушан Кадим улы борайлыларга тырыш хезмәтләре, бердәмлекләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

– Халыкның бердәмлеге булмаса, төрле каршылыкларга каршы тору һәм теләгән җиңүләргә ирешү мөмкин түгел. Яңа ел безгә илгә күптән көтелгән тынычлык алып килсен, ул ярдәм һәм нәтиҗәле эш елы, яңа казанышлар чоры булсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм уңышлар, иң кадерле теләкләрегезнең тормышка ашуын телим! – диде Рушан Кадим улы.

Матур традиция буенча, быел да оешма һәм предприятие хезмәткәрләре үзәк чыршы янындагы мәйданны кар, боз скульптуралары, әкият персонажлары белән бизәделәр, балалар өчен шуарга урын бар, бу – кече һәм зур тау. 
Шулай ук әкият персонажлары сыннарыннан тыш махсус хәрби операциядәге егетләребезгә багышланганнары да бар. Бу скульптуралар солдатларыбызның көчле рухларын чагылдыра.

Аларга бизәүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

Традиция буенча төп вакыйга алдыннан бөтен районнан җыелган  Кыш Бабайлар һәм Кар Кызлары парады үтте. 

Борай халкына һәм кунакларга мәдәният йорты артистлары һәм районның иҗади яшьләре музыкаль бүләкләрен җиткерделәр. 

Боздан ясалган сыннар янында олылар да, балалар да сөенешеп, бәйрәм кәефе белән истәлеккә фотоларга төште.  

Чыршыдагы утларны кабызу бәйрәмнең кульминациясе булды.  Ул утларын кабызгач, чарага җыелган халык алкышлап, дәррәү кул чапты.

Кыскасы, чыршы яны гөрләп торды, олысы-кечесе бу көнне күңел ачты.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас