Җәмгыять
13 декабрь 2024, 10:54

Күзләр генә тимәсен үзенә

Гөлҗиан әби кечкенә генә буйлы, әле дә кызлар кебек нәфис гәүдәле, матурлыгын югалтмаган, кетердәп торган ак яулыгын дүртпочмаклап бәйләп куйган ак әби. Ишек шакуга май кояшыдай балкып Гөлҗиан әби үзе килеп чыкты.

Күзләр генә тимәсен үзенәКүзләр генә тимәсен үзенә
Күзләр генә тимәсен үзенә

– Кая инде, еллар үзенекен итә ул. Күз күрсә дә, колаклар начаррак ишетә. Аяклар хәзер йөгереп йөрергә ирек бирми, – ди ул, елмаеп.

Татар әбекәйләренә генә хас булган мөлаем йөзле, эчкерсез Гөлҗиан апа. Бик күпне күреп, сикәлтәле озын гомер юллары аша бүгенге бәхетле тормышка килеп җиткән ул. Балачагы сугыш елларына туры килгән. Аннан эш, эш, эш...  Балаларны аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк бит. Нинди генә кыенлыклар күрсә дә, сынмаган-сыгылмаган, хәтта ялгышып кына да зарлану сүзен ишетмисең аңардан.

– Авыр тормыштан зарланмыйм. Нишлисең, ил белән килгән авырлык булды бит ул. Аллага шөкер, тырыш булдык, эшләдек. Барына риза булдык, – ди ул.

1930 елда Борай авылында ишле гаиләдә туа Гөлҗиан. Сугыш башлангач әтиләрен фронтка алалар. Тормыш авырлыклары әниләре һәм арада иң олысы булган Гөлҗианның иңнәренә төшә. Кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле кыз бала унике яшеннән эшкә җигелә. Күрше малае белән урманнан чыбык-чабык җыя ул, башта аны бергә җыялар, аннары, кочагы таралмасын өчен, күршесе кысып бирә. Басудан черек бәрәңге дә җыеп, әнисе эштән кайтуга чистартып куя Гөлҗиан.

–Ул елларда  халык кичергән бөтен авырлыкны кичердек. Кеше күргәнне барын да күрдек инде. Балалар арасында иң олысы булгач, әнигә булыша идем, үземнән кече эне-сеңелләремне караштым. Әнкәй бик тырыш булды, – дип исенә төшерә Гөлҗиан әби бу мизгелләрне.

Шөкер, әтиләре сугыштан исән кайта. Гаиләсен алып Ашхабадка чыгып китә. Монда Гөлҗиан әтисе белән төзелешкә эшкә керә. Тырыш кызны булачак тормыш иптәше Фирдәвис күреп ала. Яшьләр гаилә корганчы, егет кеше дүрт ел солдат хезмәтендә булып, намус белән хәрби бурычын үтәп кайта. Алар 1951 елны тормыш корып җибәргәннәр. 1958 елны Зәйнәгытдиновлар Борайга кайтып төпләнә. Фирдәвис абый дәваханәдә атлар карый. Гөлҗиан апа да район үзәк дәваханәсенә эшкә урнаша. Идән юуу, утын әзерләп мич ягу кебек эшләр башкара, соңыннан пешекче була. 35 ел намус белән бу эшне башкара. Кешелекле, кечелекле, тәмле ризыклар белән сыйлаган, авыр вакытта ярдәм кулы сузарга әзер булган, якты йөзле Гөлҗиан апаны әле дә онытмыйлар, хөрмәтләп торалар, балаларыннан яисә шәхсән өенә килеп хәлен белеп торалар.

Гөлҗиан апа тормышына шөкерана кылып, үзе үстергән “агачның” татлы җимешләрен татый.  Кызлары Роза, Зилия, улы Фәдис, килен-кияүләре тәрбиясендә матур картлык кичерә. Оныклары, оныкчыклары янында бөтерелеп йөри. Кызлары көн дә әнисенең хәлен белергә кереп чыга.

– Ике кыз, бер ул үстерде. 14 оныгы,  аларның да балалары бар инде. Бик бай безнең әни, – диде Зилия апа. – Әти генә юк. Безнең өчен ул да сөенер иде. Әни безнең тик тора торган кеше түгел. Әле дә тәмле чәйләр, ризыклар белән сыйлый. “Алга”ны бик яратып укый.

Заманында җир җимертеп йөргән, тормыш йөген тартып барган, балаларны аякка бастырган Гөлҗиан Зәйнәгытдинова әле дә сер бирми. Урамга чыгып йөрмәсә дә, өй тирәсендә тырыша әле. Аның шулай көр күңелле, әле дә җиңел хәрәкәтле, йомшак телле, ягымлы чырайлы булуы үзе күңелгә рәхәтлек бирә. Озакламый балалары аның туган көнен билгеләп үтәчәк. Ана өчен бәһасез бүләк – балалары, оныклары, оныкчыкларының якын итеп котларга килүе.

Зәһинә Ибәтуллина.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас