Җәмгыять
12 декабрь 2024, 06:50

Яшь борайлыларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды

Бүген, 12 декабрь – Русия Федерациясе Конституциясе көнне, район хакимиятенең актлар залында паспорт тапшыру тантанасы үтте. Чара Русия Федерациясе, Башкорстан Республикасы гимннары белән башланды.

Паспорт тарихы белән кыскача танышканнан соң, балаларны истәлекле мизгелләре белән район хакимиятенең беренче урынбасары Гемир Нуртдинов һәм район Советы рәисе Алик Усаев котлады.

«Русия Федерациясе гражданы паспорты белән сез яңа аңлы тормышка керәсез, – дип билгеләп үттеләр алар, мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп, – сезгә хәзер граждан буларак аерым таләпләр куела, сезнең бурычларыгыз барлыкка килә, әмма шул ук вакытта хокукларыгыз да барлыгын онытмагыз!»

Яшьләр адресына тагын бик күп җылы сүзләр әйтелде һәм шулай ук аларны илебезнең лаеклы гражданнары, Русия патриотлары булырга өндәделәр, гамәлдәге законнарны үтәргә кирәклеген анлатып үттеләр.

Аннары 14 яше тулган 16 борайлы тантаналы рәвештә кулына паспорт алды. Яшь гражданнарга, паспортлардан тыш, истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас