Балачакның җылы истәлекләре
Вячеслав Анатольевич Бишбүләк районының Ермолкино авылында туып-үсә. Биредә кайчандыр өлкәннәр hәм балалар күп яшәгән, үз мәктәпләре булган.
– Вячеслав Анатольевич, Сез борайлылар өчен яңа кеше. Сезнең турында күбрәк беләсе килә: кайда тудыгыз, кайчан спортка килдегез? – дип сорыйм.
– Мин 1952 елның 17 ноябрендә Бишбүләк районының Ермолкино авылында туганмын. Гаиләдә биш бала үстек, мин өченчесе. Әти белән әни икесе дә укытучылар, әти физик культура буенча, әни башлангыч сыйныфлар укытты. Мин бәләкәйдән үк җиңел атлетика белән шөгыльләндем: кышын чаңгыда шудым, җәен йөгерә идем. Сигезьеллык мәктәптән соң Уфаның һөнәри техник училищесына укрыга кереп, автослесарь белгечлеге алып чыктым. Монда укыганда киләчәгемне спорт белән бәйләргә булдым, чаңгы ярышлары белән шөгыльләнә башладым. Ике елга спортны калдырып торырга туры килде, армиягә чакырылдым. 1971-1973 елларда Ватан алдындагы бурычны үтәп Чехословакиядә элемтәче булып хезмәт иттем. 1978 елда Стәрлетамак физик культура техникумын тәмамладым, Бөре педагогия институтында укытучы белгечлеге алдым, – ди Вячеслав Анатольевич.
Чаңгы ялкауларны яратмый
Вячеслав Анатольевич тренер-преподаватель буларак махсус курслар уза, укучыларны чаңгыда йөрергә өйрәтә. 1982 елда Уфаның “Ак Идел” спорт клубының чаңгы узышлары һәм биатлон буенча тренер-укытучысы булып эшкә керә. Биредә ул 200дән артык бала тәрбияли. Сынмаска, үз өстендә эшләргә, авыр чакта беркайчан да бирешмәскә өйрәтә ул укучыларын. Тренерның укучыларында физик көч тә, ихтыяр көчен дә тәрбияли алучы булуы вакыт һәм җиңүләр белән дәлилләнгән. Аның тәрбияләнүчеләре арасында Русиянең атказанган спорт мастерлары да бар. Мәсәлән, 1998 елның кышкы Олимпия уеннарының бронза призеры биатлончы – Павел Мөслимов. Шулай ук 2006 елгы кышкы Паралимпия уеннарының ике тапкыр чемпионы Рөстәм Гарифуллин. Чаңгы һәм биатлон җанатарларына бу спортчыларның исемнәре яхшы таныш.
– Башка спорт төре кебек үк, чаңгы ялкауларны үз итми. Җиңүләр, әлбәттә, буш урында гына барлыкка килми. Кышын да, җәен дә тренировкаларны калдырырга ярамый. Максатчан, үз өстендә эшләгән спортчы үз артыннан калганнарны да ияртә, – ди күренекле тренер.
Тренер үрнәк булырга тиеш
Вячеслав Анатольевич билгеләвенчә, тренерлык эшенә ул беренчедән, күңел ятканга, ә икенчедән, балаларны яратканга килгән. Тәҗрибәле тренер сүзләренчә, hәр балага шәхси алым кулланырга кирәк.
– Балаларны яратсаң, эшләве авыр түгел. Олыларча мөнәсәбәт күрсәтеп, аңларга тырышсаң – моның өчен алар сине хөрмәт итеп, якын күрә башлыйлар. Һәм тренерның иң беренчел педагогик бурычы – балаларның ышанычын саклап, аларга спортта нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итү. Моның өчен мин һәммәсен дә эшләргә тырышам. Ләкин күп нәрсә спортчының үзенә, аның теләгенә, куйган максатларына да бәйле. Баланы теләгенә каршы эшләтеп, нәтиҗәгә ирешеп булмый, шуны аңларга кирәк. Әлбәттә, башта югалып, каушап калган чаклар да булды. Ләкин, тәҗрибә туплаган саен, үз-үземдә ышаныч сизә башладым. Мин тәрбияләгән беренче балалар хәзер үзләре дә дәү әтиләр. Аларның бер ишләре минем кебек тренерлык юлыннан китте. Икенчеләре исә профессиональ спортны сайламасалар да, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар.
Тренер тәрбияләнүчеләре белән аралашып тора, элемтәне өзми. Шуларның берсе – спорт мастеры Валентин Васин.
– “Валентин, алга!”, дигән тренерымның сүзләрен әле дә онытмыйм. Үземне кулга алып, тагын да тырышыбрак алга омтыла идем. Әлеге сыйфатлар миңа спортта гына түгел, тормышта да гел кирәк булды. Һәрвакыт алга әйдәүче тренер авырлыкларны җиңеп чыгарга әйди иде. Мин Вячеслав Анатольевичка бик рәхмәтлемен. Ул минем өчен тренер гына түгел, ул миңа икенче әти дә, остаз да. Аның кебек тренерлар бик сирәк, – ди аның тәрбияләнүчесе.
Шундый күренекле спортчылар тәрбияләгән кеше бүгенге көнне безнең районның булачак җиңүчеләре белән эшли.
– Минем төркемдә 15кә якын бала шөгыльләнә. Араларында өмет баглаган балалар да бар. Алар белән тиешенчә эшләп, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, республика ярышларында катнашу планда тора. Дәресләр Сабантуй мәйданының чаңгы базасында атнасына өч көн (сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә) 16 сәгатьтән үтә, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.
Гаилә тормыш нигезе, ә балалар – көзгесе
Вячеслав Анатольвич иң якын кешесе, ныклы терәге тормыш иптәше Тәнзилә Габдрәшит кызы белән бер ул, бер кыз үстереп, олы юлга чыгарганнар. Балалары икесе дә үз тормышлары белән Уфада яшиләр, оныклар дәү әти белән дәү әнине ялга кайтуларын көтеп алалар.
– Гаиләм эшемдә терәгем, илһамым булып тора. Төрле ярышларга барган чакта, Тәнзилә минем өчен, минем тәрбияләнүчеләрем өчен борчылып, хәлләребезне белешә. Уңышларыбызга сөенә, авыр минутларымда җылы сүзен әйтеп, күңелне үстерә белә. Бу ир кеше өчен зур бәхеттер, дип саныйм, – ди ул.
Планда – нәтиҗәләрне яхшырту
– Тренер кеше һәрвакыт эзләнүдә, спортчысы белән бергә, гел үсеп торырга тиеш. Шушы шартны үтәгәндә генә ул көчле, зур уңышларга ирешә торган спортсменны тәрбияли алачак. Тренер яңа ысуллар, хезмәттәшләре тәҗрибәсен өйрәнеп, аны үз эшендә куллана белергә бурычлы. Чаңгы узышларына килгәндә, районда спортның бу төрен лаеклы дәрәҗәгә күтәрәсе килә. Моның өчен, билгеле инде, чыгымнар кирәк, чаңгычының һөнәри җиһазлары арзан түгел. Без бу юнәлештә дә эш итәбез – район хакимияте, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелеге ярдәмендә барлык шартлар да булдырылды, чаңгылар, кием алынды, чаңгы трассасы бар. Гомумән алганда, планда − нәтиҗәләрне яхшырту, – дип, алдагы көнгә уй-фикерләре белән уртаклашты Вячеслав Анатольевич.
Ә безгә инде тренерга уңышлар hәм аның барлык планнары тормышка ашуын теләргә кала.