Юк, ул кием-салымы белән дә артык күзгә чалынырга тырышмас, кая инде, әрсезләнеп, ныкышып та йөрмәс, эшләгән эше белән дә масаймас, ә кешеләрне яратуы, кылган гамәлләре, бүтәннәргә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булуы, матур әхлагы, тәрбиялелеге, тыйнаклыгы белән күңелләрне яулап, тын аккан елганы хәтерләтер.
Мөгаллимә буларак, мәктәптә укытканда да, авыл хакимиятен җитәкләгәндә дә, менә хәзер, берничә ел эчендә хәтсездән ябылган китапханәне яңадан ачып, фәлән дистә еллар бу өлкәдә эшләгәндәй, искиткеч бай материал туплап, китап укучыларны берләштерүе, китапка, язма басмаларга мәхәббәт тәрбияләве, матур чараларга юл салуы белән авылдашларын, райондашларын үзенә тарта ул. Бер карыйсың, ул ниндидер фәһемле чара үткәрә яисә шуңа әзерләнә, икенчеләй авылдашларын мактап гәзит битләрендә эчтәлекле язмалар белән чыгыш ясый, якташларының иҗат өлгеләрен бөртекләп туплый, башкорт һәм татар язучы, шагыйрьләренең иҗатын пропагандалау буенча дисеңме, татарча, башкортча яисә башка төрле, әйтик, тематик диктантлар язу бәйгеләрендәме үзен сынарга да өлгерә яисә тагын шундый бүтәннәрендә катнашып, Дипломнар, Рәхмәт хатлары яулый, сертификатларга ия була, иҗтимагый оешма эшендә дә теләп, ихлас катнаша. Төрледән-төрле тематик китап күргәзмәләре төзү, китапханәне балку чәчәкле бүлмә гөлләре белән бизәүме, ишегалдында чәчәкләр тәрбияләүме һ.б. – һәммәсен яратып башкаруы белән үрнәк ул. Аңа һәрчак таянып, ышанычны һичшиксез үтәвенә өметләнеп була. Бүгенге вәзгыятьтә үз-үзеңне генә кайгырту өстенлек иткәндә болар берсе дә аз нәрсә түгел, әлбәттә.
Роза Мәганәви кызының, безнең, Борай сәхибҗамаллыларының, сарыкчылык буенча халык кәсепләрен яңарту буенча башлаган проектын тормышка ашыруына кушылып, авыл уңганнары белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга сарык йонын язып, эрләп, җылы оекбашлар бәйләп җибәрүләре исә аерым мактауга (бу турыда язган идек инде) һәм хуплауга лаек.
Авыл хакимиятен җитәкләгәндә, Роза Мәганәви кызының авылыбыз депутаты, шулай ук актив сәхибҗамаллы Зилә Закирова белән кулга-кул дигәндәй, үзләре алдан җиң сызганып һәм халыкны ягымлы әйдәләп, зиратларны, авыл урамнарын, җәмәгать урыннарын тәрпиптә тоту, клуб, фельдшерлык пунктына, зиратларга заманча төс кертү, обелиск төзетү һ.б. буенча күпсанлы өмәләр оештыруы, шуларның барысы нәтиҗәсендә хөрмәт казануын да рәхмәт хисләре белән искә аласы килә. Укытучы буларак та укучыларыннан әле булса тәбрикләүләр, рәхмәт сүзләре ишетеп торуы, киңәшкә килүләре дә күп нәрсә турында сөйли. Күптән түгел аның Аналар көненә багышлап үткәргән мавыктыргыч чарасында катнашып, мин тагын да язмам герое хакындагы матур фикерләремне баетуга ирештем. Чарада күпбалалы, патронат һәм авылларындагы барлык үрнәк гаиләләр, уңган аналар мактап телгә алынды, китапханә тарихына байкау ясалды, анда хезмәт салып китүчеләрнең матур эшләре искә төшерелде, кичә авыл үзешчәннәренең аналарга багышланган гармун моңнары, шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Анда сәхибҗамаллылардан җырчы сандугачыбыз, күп бәйгеләр җиңүчесе Фәнисә Зарипова һәм мин дә җырларыбыз һәм шигырьләребез белән катнашу бәхетенә ирештек. Кул эшләреннән һәм үткәргән темага ярашлы төзелгән башка чагу күргәзмәләр дә чараның эчтәлеген тирән ачуга этәргеч булды.
Кызганычка каршы, язмыш бер көлдерсә биш елата, дигәндәй, беркемнең дә башыннан сыйпап, иркәләп кенә тормый, киресенчә, үзенең сынауларын бер-бер артлы биреп кенә тора. Роза ханым да сынауларны аз кичермәгән, әмма сынмаган, сынатмаган. Ялгызы ике кыз баланы тәрбияләп, олы юлга чыгарган, әнисе иртәрәк бакыйлыкка күчү сәбәпле, менә инде өч дистә ел буена өлкән яшьтәге әтисенә дә, шулай ук гаиләле кызларына, кечкенә оныкларына да олы терәк ул.
Кызларының әтиләре махсус хәрби операциядә һәлак булуы да аз сынау булмады. Бер генә дә зарланмый, уфтанмый, иртәгәге көнгә зур өмет баглап, исеме роза гөленнән алынса да, холкында һич кенә дә энәлек сакламый, шуңа, кыерсытырга теләгәннәргә дә артык әһәмият бирми, киресенчә, кешеләрнең гел уңай, гел матур якларын гына күрә, таш атканга да, аш сузып, үзе сайлаган юлдан тайпылмый, ә инде үзенә язмыш тарафыннан кадалган энәләрне сиздерми йолка-йолка, башын горур тотып, үзе сайлаган юлдан тайпылмый атлый ул. Бәдәне ныклар егылганда да, рухы көчлеләр сынатмас диләр бит. Хәер, сәхибҗамаллылар арасында әнә шундыйларның гына булуы мөмкин дә инде. Соклангыч зат ул Роза. Уңышлар сиңа, гөлкәй.