Волонтёр турында без хәзер бик күп ишетеп тә, укып та беләбез. Кем соң ул? Аның мәгънәсе, эшләре нәрсәдә? Максатлары нинди аның?
«Волонтер» – инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Русиядә волонтерлык хәрәкәте барлыкка килү тарихы Ярослав Мудрый чорына ук барып тоташа. Беренче ятимнәр йорты ачылгач тамыр җәя башлый ул. Европада исә XVII гасырда үз ихтыяры белән сугышка киткән кешеләрне volontaire (французча «вулентер») дип атаганнар. Ул чакларда мәҗбүри хәрби хезмәт булмаган, ә ирекле рәвештә солдатка китәргә бөтен кеше дә теләмәгән. Шул рәвешле волонтерлык гомуми игътибарны җәлеп итә һәм күнегелмәгән, гайре табигый бер күренешкә әйләнә. ХХ гасыр чигендә үз теләге буенча армиягә баручыларны гына түгел, җәмгыять хакына риясыз һәм үз-үзләрен аямыйча хезмәт итәргә әзер булган кешеләрне дә волонтер дип атый башладылар.
Якташыбыз Римма Әхмәтҗанова да волонтер буларак башкарган эшләре хакында артык сөйләргә яратмый. Римма Зөфәр кызы үзе унсигез ел буе 1нче санлы «Гүзәл» балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Әлеге игелекле юлга чын мәгънәсендә ул коронавирус вакытында баса, ләкин шулай да моңа кадәр дә Римма актив ирекле ярдәм күрсәткән. Аның сүзләренчә, игелек кылганда, иң мөһиме, кешеләр елмайсын һәм бәхетле булсын өчен эшлисең.
– Аз булса да ярдәмебез тия икән, бу безгә дә рәхәт, – ди волонтер. – Башкаларга ярдәм итү, минемчә, кешенең күңелендә булырга тиеш. Әлбәттә, йомшак күңелле булуың мөһим, кылган гамәлләрең өчен нидер өмет итү, рәхмәт көтү кирәкми. Актив волонтер булу өчен иң мөһиме – вакытыңны дөрес итеп бүлә белү. Волонтер булу авыр һәм катлаулы түгел, ләкин шуны истә тотарга кирәк – бу зур җаваплылык!
Коронавирусның аеруча өлкәннәр өчен куркыныч булуын истә тотып, аларга өйләреннән чыгып йөрмәскә киңәш ителгән иде. Үзизоляция вакытында районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләрен кайгыртуны Римма үз өстенә алып, аларның өйләренә азык-төлек, дарулар һәм беренчел кирәк-яраклар китереп биреп йөргән. Халык санын алу вакытында да актив ярдәм иткән. Шулай ук «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» программасы кысаларында Римма Зөфәр кызы ветераннарыбызны озата йөри. Ел саен безнең район территорияләрен төзекләндерү өчен тавыш җыюда да ул актив катнаша.
Нинди генә чаралар үткә-релгәндә дә ул актив катнашырга омтыла. Әйе, берьяктан аны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерга хезмәт хакы түләмиләр.
Римма төрле волонтерлар курсларын үтә, шулай ук форумнарда, семинарларда бик теләп катнаша, белемнәрен арттырып, тәҗрибә туплый. Шулай ук конкурсларда да катнашырга өлгерә, мәсәлән, ул «Ел волонтеры – 2023» республика, «Быть, а не казаться!» дигән патриотик тәрбия остазлары арасында Бөтенрусия һ.б. конкурсларында катнашкан.
Үз фикердәшләрең, тәҗрибәле оештыручылар белән аралашу күңелеңне баетырга да булыша ди ул:
– Волонтерлык – ул күңелеңә якын кешеләр, фикердәшләр белән танышу, дуслар табу мәйданы да. Шулай ук яңа белем аласың, һәрвакыт уй-фикерләрең үзгәреп тора. Шәхси яктан да үсәсең.
Римма Әхмәтҗанова намуслы хезмәте һәм Башкортстан Республикасында волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлеше, шулай ук ярдәмчеллеге һәм риясыз ирекле ярдәме өчен рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнә.
– Меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм итә һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьлек ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти. Мин дә шундый кешеләр арасында булуыма бик шат. Ярдәмгә мохтаҗларны сөендерү – саваплы эш, рәхмәт сүзе мең бәладән коткарыр, – дип тәмамлады әңгәмәбезне Римма.