Җәмгыять
4 декабрь 2024, 07:19

Каз өмәсе – авыл тормышының бер бизәге

Татар халкының әллә никадәр рухи байлыгын үзенә туплаган иң матур бәйрәмнәрнең берсе ул каз өмәсе. Каз исә кешенең беренчеләрдән булып кулга ияләштергән кошларның берсе. Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар, итеннән каз бәлеше, каз тәбикмәге һ.б. әзерләгәннәр. Ә какланган каз затлы ризыкларның берсе булып саналган. Күчтәнәчкә каз алып килгән кунак һәрвакыт зур хөрмәткә лаек булган. Улы яки кызы үзаллы тормыш корыр вакыт җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклый. Каз маен кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, салкын тигәндә дәвалау өчен кулланганнар.

Каз өмәсе – авыл тормышының бер бизәгеКаз өмәсе – авыл тормышының бер бизәге
Каз өмәсе – авыл тормышының бер бизәге

Каз өмәсе – халкыбызның бик үзенчәлекле йоласы. Авыл кешесенең булдыклылыгын, эшсөярлеген, чисталыгын, җыр-моңга бай күңелен, аш-суга осталыгын күрсәтә торган матур йола.

Таңатар авылында яшәүче Кашаповлар гаиләсе шушы сыйфатларның барысына да ия булган гаиләләрнең берсе. Фәвәзит белән Флүрә – яшьли гаилә корып, өч кызга гомер, белем, яхшы тәрбия биргән ата-ана, үсеп килгән оныкларын тәрбияләшергә ярдәм иткән дәү әти белән дәү әни дә, якыннары өчен җан атучы туган да. Җәй озынына аларның йортлары гөл-чәчәкләргә күмелә, бакчаларында мул уңыш үсә, абзар-куралары мал-туар, кош-корт белән тулы. Йорт хуҗасы авыл биләмәсе хакимиятендә водитель булып эшли, хезмәте тынгысыз, җитмәсә янгын машинасы өчен дә ул җаваплы. Хуҗабикә озак еллар мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләп, әлеге вакытта лаеклы ялда. Флүрә ханым вакытын бушка уздырмый – аларның өстәле тулы сый-хөрмәт, өйдәгеләрне тәмле ашлар белән сыйлый.

Быел да Кашаповлар күпләп каз үстерделәр. “Әйдәгез борынгы йоланы искә төшереп каз өмәсе эшлик”, дигәч, бу тәкъдимне ихлас күтәреп алдылар. Ноябрь аеның салкын иртәсендә алар үзләренең якыннарын, авылдашларын бергә җыеп, әби-бабайларыбыздан калган йоланы искә төшереп, каз өмәсе үткәрделәр. Таңатарлылар бер гаилә булып, рәхәтләнеп каз йолыктык, сөйләштек, күңел ачтык, халкыбызның яраткан җырларын җырлап, күңелле итеп вакыт уздырдык.

Биредә чын-чынлап ашка да, эшкә дә оста авылдашлар – ике Әлфинә, Раушания, Галия, Фәһәмия, Гөлшат, Алсу һәм башкалар, бисмиллаларын әйтеп, куллары кулга да йокмый эшкә башладылар. Барысы да тәртип белән бара – суелган казның башын, тәпиләрен, канатларын кисеп, хәрәм йоннарын, койрык өлешендәге һәм канат астындагы каурыйларын йолыктылар. Тулаем чистартканчы, 90 градуслы суда пешекләп алдылар. Пешекләүче Раушания Вәсбиева үзе дә каз үстерә. Иң оста йолкучыларның берсе каз мае белән майланган тәбикмәкләр дә пешереп керде. Өмә җылы аралашу, уен-көлке белән үрелеп барды. Өмәче кызларга дәрт биреп, гармунчыларыбыз Илшат Төхбәтуллин, Рәфим Сәлимов, йорт хуҗасы Фәвәзит Кашапов үзләренең җыр-моңнарын өстәде. Уңган ханымнар аларга кушылып, халык җырларын суздылар.

Барлык эшләрне төгәлләгәч, бала итәкле күлмәкләр, камзуллар, алъяпкычлар киеп, хатын-кызлар иңнәренә көянтәләр асып, чиста итеп йолкынган казларны чайкарга чыктылар. Каз түшкәләре сап-салкын суда чайкап алгач, тагын да матурланып, алсуланып китте.

Бөтен шартларын үтәгәннән соң кунаклар хуҗаларның сый-хөрмәтле, бәлешле, тәбикмәкле мул өстәлендә бәйрәм иттеләр. Хуҗабикә, бу матур йоланы үтәп, тәмле чәй, үзе ясаган бәлеш-коймаклар майлый торган канатлар бүләк итте. Кунаклар да буш кул белән килмәгән иде – кайсы чәк-чәк, тәбикмәк һ.б. алып килсә, китапханә мөдире рәхмәт сүзен шигырь аша җиткерде. Авыл биләмәсе башлыгы Алсу Төхбәтуллина, Таңатарда мондый матур йоланы тергезеп, авылдашларны җыеп, күңелләрен күргән Кашаповлар гаиләсенә рәхмәтен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Өмәдә алган хис-кичерешләрне сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Мондый чаралар тормышның матурлыгын, гамен татырга көч бирә, буыннан-буынга күчеп килгән йола-гадәтләрне онытмаска үрнәк булып тора.

Авыл осталары, илләребез тыныч, күкләребез аяз булып, суйган казлар исән-сау ризыкка язуын теләп, көн кичкә авышканда гына таралышты.

Автор:Рәзилә Хәмәтнурова, Таңатар авылы
Читайте нас