Җәмгыять
4 декабрь 2024, 06:55

“Безнең эшчәнлек телне саклауга юнәлтелгән”

12-14 декабрьдә Уфада VI Бөтендөнья башкортлары корылтае үтәчәк. Шул уңайдан без муниципаль Борай районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Илгиз Харисов белән әңгәмәләштек.

“Безнең эшчәнлек телне саклауга юнәлтелгән”“Безнең эшчәнлек телне саклауга юнәлтелгән”
“Безнең эшчәнлек телне саклауга юнәлтелгән”

– Илгиз Зөфәр улы, зур чара якыная, нәтиҗә ясар, киләчәккә планнар кору чарасы.

– Әйе, үткән V Бөтендөнья башкортлары корылтае безнең районда да уңай үзгәрешләргә этәргеч бирде. Милли сәясәт буенча байтак эшләр алып барылды, чираттагы практик мәсьәләләрне кую һәм чишү өчен яхшы әзерлек булдырылды. Шулай уҡ «Борай районы муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» муниципаль программасы чикләрендә күптөрле тематик чаралар уздырылды.
Корылтайның башкарма комитеты район хакимияте, мәгариф бүлеге, спорт, мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәлеге, «Алга», «Йәнтөйәк» гәзитләре белән тыгыз бәйләнештә эшли һәм алар белән берлектә районның милли-мәдәни торышын чишәргә ярдәм итә.
Башлангыч оешма буларак, район корылтае әгъзалары районда үткәрелгән бөтен төр чараларда актив катнаша. Исполкомның эш чорында бу эшләр төрле формада үткәрелә: конкурслар, очрашулар, тематик кичәләр.
Республикада кабул ителгән «Башкортстан республикасындагы телләр турындагы закон»ны гамәлгә ашыру максатыннан корылтай әгъзалары районда шушы законны үтәү йөзеннән үткәрелгән бөтен чараларда актив катнашалар. Шушы законның үтәлешен тикшерү максатыннан район оешмаларында башкорт телендә язылган алтакталарны тикшереп рейдлар үткәрәләр, киңәшләр бирәләр. Тарихи язмаларның, географик атамаларның, хуҗалык исемнәренең дөрес язылышы район буенча тикшерелә.

– Корылтайның башкарма комитеты милли мәдәниятне, йолаларны тергезү, саклау, туган башкорт телен өйрәнү буенча зур эш алып бара. Бу турыда да сөйләп үтсәгез иде.

– Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең «Халык бәйрәме «Шәҗәрә бәйрәме»н уздыру турында»гы карарын тормышка ашыру чикләрендә 2006 елдан башлап һәр авыл советы авыл биләмәсендә, мәдәният учакларында, белем бирү учреждениеләрендә «Шәҗәрә бәйрәме» үткәрелә.
Районыбызда Тазлар, Ялдәк ырулары җыеннары үтте. Борай делегациясе шулай ук Дүртөйле, Караидел, Миякә районнарында узган ырулар җыеннарында катнашты.
Шулай ук башкорт халкының мәдәниятен пропагандалау максатыннан районда ел саен милли фольклор коллективлары, башкорт халкының мәдәнияте көннәре, халык иҗаты фестивальләре үтә. Башкорт теле көне дә бездә бик матур итеп билгеләнә. Ел саен башкорт теле буенча халыкара диктант, этнографик диктант уза.
Китапханә туган якны өйрәнү фонды халык арасында тарихи-туган як буенча белем һәм мәгълүмат таратуда зур роль уйный. Башкорт әдәбиятының фонды ел саен яхшыра. Соңгы елларда укучылар Мостай Кәрим, Зәйнәп Биишева, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Айгиз Баймөхәмәтов җыентыкларын яратып укыйлар. Башкортстан Республикасының гражданнар җәмгыятенә булышлык итү фонды ярдәмендә «Җанлы китап: геройлар вакыты» проекты буенча эшләнгән «Вафа һәм Даян», «Салауат» «Абдул-Азиз һәм Кәрим: геройлар вакыты», «Без бергә» комиксларына презентацияләр оештырып үткәрелде һәм бик зур кызыксыну тудырды.
Китапханә башкорт телендә түбәндәге басмаларны алдыра: «Башҡортостан», «Йәшлек», «Йәншишмә», «Аҡбуҙат», «Аманат», «Ватандаш», «Башҡортостан уҡытыусыһы», «Башҡортостан ҡыҙы», «Тамаша», «Шоңҡар», «Ағиҙел».

– Яшь буын белән эшләү ничек, Илгиз Зөфәр улы?

– Патриотик тәрбия – күпкырлы мәсьәлә. Ул туган ягыңа сөю, аның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдән башлана. Шуңа күрә яшь буын белән эшләп, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре белем таратуга зур игътибар бүлә. Моңа тематик кичәләр, әңгәмәләр, китап күргәзмәсе һәм башка чаралар этәргеч булып тора. Мәсәлән, «Башкорт җире кайдан башланган...», «Туган ягым – Башкортстан», «Башкортстанның данлыклы уллары һәм кызлары – Бөек Ватан сугышы геройлары» һ.б. чаралар. Заманның актуаль проблемалары күтәреп чыккан чаралар бик җанлы үтә.
Бу җәһәттән Президент мәдәни башлангычлар фонды ярдәмендә районда берничә зур чара үтте. 2014 елдан Борай җирендә 4 «Танып-су» дип аталган Бөтенрусия Этно-арт симпозиумы үтте һәм безнең районның бренд чарасына әверелде. «Танып-Су» арт-галереясе фонды елдан-ел Бөтенрусия Этно-арт симпозиумында катнашучыларның уникаль эшләре һәм әсәрләре белән тулылана. Шушы биш елда «Танып-су» галереясендә райондагы үзешмәкәр рәс-самнарның өч бизәү-кулланма сәнгате күргәзмәсе оештырылды һәм халыкта зур кызыксыну уятты. Үсеп килүче буынны шушындый матур сәнгать үрнәгендә тәрбияләү аеруча әһәмиятле, минемчә. 2022 елда «Танып-Су» II Бөтенрусия Этно-арт симпозиумы, 2023 елда «Җитеннән күлмәккә тиклем» белем бирү-укыту проекты, Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә арналган халык җырларын башкаручыларның «Кулъяулыгым төшеп калды Борай болыннарында» төбәкара конкурсы, 2024 елда зур патриотик проект Украинада махсус хәрби операция барышында һәләк булган Батырлык ордены һәм генерал Миңнегали Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән Вадим Заһиров истәлегенә арналган «Бердәмлек ритмында» кашыкчылар ансамбльләре фестивале дип аталган проектлар бик күп катнашучыны җәлеп итте.
Соңгы чаралардан Президент мәдәни башлангычлар фонды ярдәме белән оештырылган «Йәйгор» балалар-яшүсмерләр иҗаты республика конкурсы бик чагу үтте. Бу конкурсны да безнең район бренды итеп кабул итәргә кирәк, чөнки барлыгы сигез тапкыр үткән бу конкурсның җидесе нәкъ безнең Борайда узган.
Быелгы ел «Яшьләр елы» буларак та үтә бит әле. Бу яклап без актив яшьләребез белән тыгыз элемтәдә торабыз. Борай районы башкортлары корылтае башкарма комитетының яшьләр бүлеге тарафыннан «PROДвижение. Хәрәкәт» дип аталган форум булдырдык. Аның составына кергән яшьләребез төрле чаралар оештыра. Иң-иң актив яшьләр турында «Бәйләнештә» социаль челтәрендә үзебезнең корылтайның башкарма комитеты төркемендә дә язып барабыз.

– «Аек авыл» республика конкурсы да корылтай тарафыннан булдырылып, үткәрелеп килә.

– Районыбызның авыл җирлекләре инде берничә ел «Аек авыл» республика конкурсында уңышлы катнаша. Конкурсның район этабында җиңүчеләре Түгәрәк, Алтыбай, Алтаю, Иске Карагыш авыллары республика конкурсының дипломнары һәм призлары белән бүләкләнделәр. Авыллар халкының бу конкурста теләп катнашуы сөендерә, димәк, бездә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тырышучылар арта. Конкурс призына авылда нинди дә булса эш эшләп булуы да авыл язмышына битараф булмаган кешеләр яшәвенә ишарәли.
Конкурслар, бәйгеләр ди-гәннән, җиңүләр дә бар. 2020 Башкорт теле елы чикләрендә республикабызның район хаки-миятләре һәм урындагы башкорт корылтайлары арасында үткән төп бәйгедә Борай районы 3нче урынга лаек булды. 2021 елда Башкортстан тарихы елында Борай районы 1нче урынны яулады.

– Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

– Безнең төп бурычыбыз – те-лебезне, мәдәниятебезне саклау, район үсешендә актив катнашу, милләтләр дуслыгын ныгыту. Районда башкортлар, урыслар, татарлар, удмуртлар, марилар тату яшиләр. Бөтен үткәрелгән чаралар халыкның мәдәни аралашуын һәм милләтара дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән.
Шуннан без шушы 2024 елда гына биш коммерциягә нигезләнмәгән оешма (НКО) төзүдә катнаштык. Бу эшне дәвам итәргә һәм НКОлар арасында район күләмендә конкурс оештырырга ниятлибез. Бу эшләр, әлбәттә, социаль проектлар төзүдә, аларны тормышка ашыруда берникадәр тәҗрибә тупларга ярдәм итәчәк. Ә аннары иң яхшы проектлар белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары конкурсында катнашырга телибез.
Әлбәттә, планнар моның белән чикләнми. Тик калганнары әлегә сер булып калсын.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Уфада узачак VI Бөтендөнья башкортлары корылтае эшендә сезгә уңышлар теләп калабыз.

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас