Җәмгыять
3 декабрь 2024, 04:15

Язмышларга язылса...

Балалар үстерү берәүгә дә җиңел бирелми.  Мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләгә исә күпкә авыррак туры килә. Дөрес, аларның тормышларын мөмкин кадәр җиңеләйтү юнәлешендә соңгы вакытта күп кенә эшләр башкарыла. Әмма хәл ителәсе мәсьәләләр күп әле. Билгеле, үзенчәлекле балалар аерым игътибар сорый. Гарип бала тәрбияләгән гаиләләр тормышын күз алдына китерүе дә авыр. Газизенең хәлен әз булса да җиңеләйтү өчен ата-ана ничекләр генә бәргәләнми дә, нинди генә бусагаларны таптамый. Аналар сәламәт баласын да ташлап киткән заманда, авыру сабыйны кеше итү, аны тәрбияләү, белем бирү өчен зур йөрәкле, көчле холыклы кеше булырга кирәктер. Борай авылында яшәүче Ландыш һәм Рөстәм Шәрәфетдиновлар гаиләсе – шундыйларның берсе.

Язмышларга язылса...Язмышларга язылса...
Язмышларга язылса...

Кызлары Диана артыннан көтеп алган уллары Артем дөньяга килә.

  • Балам вакытыннан алда туды, башта табиблар хәле әйбәт дип әйттеләр. Әзрәк вакыт узгач, баланың тыны кысыла башлады, үзе сулый да алмады. Уфага реанимациягә озаттылар. Анда сабыемның үпкәләре ачылып бетмәгәне билгеле булды. Баш миенә зыян килгән, диделәр. Нәтиҗәдә, баш миенең авыр ишемиясе булып, бала үсешендә тоткарлык китереп чыгарды. Безгә ул исән калмаячак, диделәр. Бу көннәр безнең тормыштагы иң авыр вакыт иде. Без көн-төн балабызның аңга килүен, үзе сулыш ала башлавын теләп, дога кылдык, – дип сөйли әни кеше, бу авыр вакытларны исенә төшереп.

Кечкенә Артемның да, Аллаһ Тәгаләнең дә табиблар карарына башка планнары була. Сабыйның яшәргә теләге зур булып, ул үлемнән көчлерәк булып чыга. Шөкер, сынмаска, сыгылмаска, Ландыш янында да ныклы терәге – Рөстәме, әти-әнисе көч бирә. Аңа эчке тавышы, бу синең сынавың, аны соңгы сулышыңа кадәр намус белән үт, син балаңны ташлама, ди. Әлбәттә, Артемны каядыр илтеп бирү уе башына да кереп карамый аның.

- Алга таба нишләргә дигән сорау белән яшәдем. Интернеттан укып, безнең кебекләр күп икәнен белдем. Тынычландым, димим, әмма башкалар яши бит әле, без дә тырышырбыз дигән уй килде. Ничек тә алга таба яшәргә кирәк дигән максат куйдым, – ди ул.

Гаиләдә инвалид-бала туу – әти-әни өчен бик зур авырлык. Шуңа да инвалид-бала тәрбияләүчеләрне үз кайгысы белән күзгә-күз генә калдырырга ярамый. Аларга ярдәм итәргә, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр белән аралашулар оештырырга, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк. Борайда өч ел элек “Солнечный лучик” үзәге ачыла, анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен түгәрәкләр, бәйрәмнәр, очрашулар уздырыла.

– Үзәк җитәкчесе Елена Викторовнага зур рәхмәт. Арабызда ярдәмгә мохтаҗ балалар шулкадәр күп икәнен без белмәс тә идек. Биредә без ата-аналар белән очрашып, аралашып торабыз, үзара ярдәм табабыз, ә балалар уйный, төрле кул эшләре белән шөгыльләнә, – ди Артемның әнисе.

Үзәк эшендә Ландыш үзе дә актив катнаша, чаралар үткәрергә ярдәм итә, спонсорлар эзли, бүләкләр ала.

Башта гимназиядә фельдшер, аннары үзәк дәваханәдә шәфкать туташы булып эшли Ландыш. Тик улына тәүлек әйләнәсенә тәрбия, карау кирәк булгач, эшен ташларга мәҗбүр була.

- Үз-үземне “ашамас” өчен, үзем дә авырып китмәскә дип, психологлар миңа нәрсә белән булса да шөгыльләнергә һәм үзем өчен вакыт бүлергә киңәш иттеләр. Мин үз һөнәремне ташламаска булдым, студент елларыннан ук яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Буш вакытымда мин сәламәтлегендә нинди дә булса чикләүләр булган балаларга массаж ясыйм. Рәхмәтле бәяләмәләргә бик шатланам һәм шуның белән яшим, бу миңа кулларымны төшермәскә, алга таба барырга ярдәм итә.

Эшен дә алып барырга, кызын да үстерергә, Артемга да тәүлек дәвамында күз-колак булырга вакыт таба ханым. Каян көч алгандыр?! Балаларына булган йөрәк җылысы, нык рухлы, оптимист булуы ярдәм итәдер, күрәсең.

- Дәвалану өчен акча бик күп китә. Шифаханәләрдә, дәваханәләрдә бушка дәвалану өчен өчәр ел чират көтәргә кирәк. Безгә даими дәваланып тору мөһим. Юк, зарланмыйм мин, бу – минем тормышымдагы сынавым. Язмышыңны җәза итеп түгел, сынау итеп кабул итәргә кирәк, шуннан тормышка да карашың икенче булачак. Сәламәт балага караганда, үзенчәлекле балага йөз тапкыр күбрәк тәрбия кирәк. Шуңа күрә мин бөтенесен дә эшләргә тырышам, – ди.

Әнисе кебек көчле рухлы Артем физик яктан ныклы, йөгерергә, сикерергә, уйнарга, мультиклар карарга һәм музыка тыңларга ярата. 

Шәрәфетдиновларның үз тормышына тел-теш тидермәве мине берникадәр гаҗәпләндерде дә. Берәү булса, җай чыкты дип, зарланырга керешер иде. Ә алар килгән авырлыкларга сабыр итеп түзә белә. Тәмле тел җан азыгы, ди халык. Болай да тормыш мең кат сынаган, кыерсыткан әти-әниләргә мәрхәмәтлерәк булсак иде...

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас