СПИД – ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе. ВИЧ-инфекция ул иммун системасын зарарлый, аңа тиешенчә эшләргә ирек бирми, аны юкка чыгара, дәваланмасаң, тора-бара бу СПИДка китерә. Иммунитет организмны яклый, саклый алмагач, кеше моңарчы авырмаган чирләр белән авырырга мөмкин.
Иң мөһиме: һәрбер кеше сәламәтлекне саклауда авыруны кисәтүнең бик мөһим булуын аңларга тиеш.
ВИЧ-инфекция йоктыру юллары:
1. Җенси юл белән. Теләсә нинди, еш һәм күпсанлы партнерлар белән сексуаль мөнәсәбәтләр ВИЧ йоктыру куркынычын арттыра. Шулай ук җенси юл белән йога торган авырулар бу яман чир белән зарарлану куркынычын шактый арттыра.
2. Парентераль. ВИЧ-инфекцияле кеше кулланган стериль булмаган шприцлар һәм энәләр файдалану – ВИЧ йоктыруның еш очрый торган юлы. Вирус шулай ук организмга кырыну кирәк-яраклары, татуировка, пирсинг ясаганда энәләр кулланганда инфекцияле кан белән эләгергә мөмкин.
3. Вертикаль. ВИЧ авыру хатын-кыздан баласына йөклелек вакытында, бала тапканда яки туганнан соң имезгәндә күчә. Хәзерге вакытта антивирус терапиясе һәм планлы операция белән бәби тудыру аркасында ВИЧның вертикаль күчүе сирәк очрый.
ВИЧ инфекциясен йоктырудан саклану өчен төп кагыйдәләр: иртә һәм никахсыз җенси мөнәсәбәтләрне булдырмау, бер даими партнер булдыру, очраклы җенси якынлык вакытында презерватив куллану, өйләнешү, балага узу алдыннан ВИЧ-инфекциясенә тест ясату, колак тиштерү, татуировка ясату кебек эшләрне махсус медицина оешмаларында ясату, шәхси гигиена әйберләрен (кырыну, маникюр ясау, гигиена процедуралары үткәрү өчен) генә куллану, наркотик матдәләрне кулланмау.
ВИЧ-инфекциясе җәмәгать транспортында ишек тупсалары, тотыну җайланмалары, хайваннар һәм бөҗәкләр тешләве, кул биреп, кочаклашып күрешүләр, үбешү, йөткерү, төчкерү, тир һәм күз яше, ризык, акча, өйдәге уртак кулланыштагы әйберләр, мәсәлән, уенчык, душ, ванна, бассейн, савыт-саба һ.б. аша йокмый.
Инфекция йоктырган кешенең үзен озак вакыт сау-сәламәт итеп хис итүе – ВИЧ-инфекциянең төп куркынычы. ВИЧ йоктырудан алып, ИФА ысулы белән канда ВИЧка антитәнчекләрне ачыклаганчы, ике атнадан бер елга кадәр вакыт узарга мөмкин. Бу вакыт – «тәрәзә чоры» дип атала. ВИЧка антитәнчекләр анализы бу чорда тискәре була, шул ук вакытта вируслы кеше тирә-яктагылар өчен куркыныч тудыра. Шуңа күрә сакланмыйча җенси контактка кергәннән соң бер ай узгач кан тапшырырга киңәш итәләр. Кабаттан өч, алты һәм 12 ай узганнан соң да кан биреп карарга кирәк.