1932 елда СССР Үзәк сайлау комиссиясе һәм Халык комиссарлары советының “ССР Союзы буенча бердәм паспорт системасын кертү һәм паспортларда мәҗбүри теркәлү турында"гы Карары чыгарыла. Әлеге карар нигезендә Борай районында паспорт системасы авыл Советларында төзелә һәм 1947-1948 елларда район милиция бүлегенә тапшырыла.
Паспорт хезмәтенең беренче аттестацияләнгән хезмәткәре итеп 1948 елда Зөфәр Гәрәй улы Галимов билгеләнә. Ул 30 ел хезмәт итә һәм дәүләт янгын күзәтчелеге органнары начальнигы вазыйфасыннан отставкага китә. Төрле елларда паспорт хезмәте белән Кәрим Фәрваев, Рәдис Казыев (1961-1963 еллар), Галиәсгар Капитов (1963-1965 еллар) җитәкчелек итә.
1965 елдан паспорт өстәле начальнигы итеп Ралит Муллахмәт улы Хаҗиев билгеләнә. Ралит Муллахмәт улы милиция подполковнигы дәрәҗәсендә, паспорт-виза хезмәте начальнигы вазыйфасыннан отставкага китә. Бу вазыйфада гына 35 ел эшли ул. Күп еллар паспорт хезмәтендә Ралит Муллахмәт улы белән бергә пенсиягә чыкканчы тәҗрибәле, үз эшенә бирелгән хезмәткәрләр Лүция Шакирова, Римма Шәйхаттарова эшлиләр.
2000 елдан 2005 елга кадәр паспорт-виза хезмәте җитәкчесе булып Альберт Мәснәви улы Арсланов, паспортчылар Рәилә Мусина, Земфира Вәлиева, Зифа Тимеркәева, Рәзилә Гәрәева эшләделәр.
Эчке эшләр министрлыгының паспорт-виза хезмәте Русия Федераль миграция хезмәтенә күчерелгәннән соң, 2006 елның 3 февраленнән 2016 елга кадәр Русия Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең Борай районындагы бүлеген зур һәм җитәрлек эш тәҗрибәсе булган эчке хезмәт подполковнигы Рафыйк Рәшит улы Хәмәдиев җитәкләде. Аның белән бергә бүлекчә хезмәткәрләре Динар Шакиров, Зилә Сафина, Гөлфирә Сәйфетдинова да уңай нәтиҗәләргә ирешәләр. Көн саен халык белән эшләгән, көннән-көн яңа паспортлар әзерләгән, гражданнарны яшәү урыны буенча теркәгән, статистик эш алып барган һәм гади гариза бирүчеләр өчен күренми торган башка бик күп эшләр башкарган паспортчы инспекторларны яхшы сүзләр белән генә билгеләп үтәсе килә. Мондый хезмәткәрләрнең тәҗрибәсе һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә теләсә кайсы яңа хезмәткәр паспорт-теркәү эшенә җиңел төшенә алгандыр.
2016 елда яңадан паспорт-виза хезмәтендә янә яңа реформа башлана, Русия Федерациясе Президенты Указы белән Федераль миграция хезмәте гадиләштерелә һәм яңадан Русия Эчке эшләр министрлыгы карамагына күчә. Шул ук елның июль аеннан бүгенге көнгә кадәр миграция хезмәте начальнигы вазыйфасын полиция майоры Артур Әмиров җитәкли.
Артур Фидәрис улының полиция биографиясе 2006 елның ноябрендә, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаганнан соң, Борай эчке эшләр бүлегенең милиция участок уполномоченные вазыйфасыннан башлана, аннары оператив бүлекчәләрдә – җинаятьчеләрне эзләү һәм икътисади җинаятьләр белән көрәш буенча дәвам итә.
Үз багажында милиция карьерасы һәм отставкада булган, мәктәп директоры булып эшләргә өлгергән, миграция хезмәте белгеч-эксперты Рәсүл Әнәс улы Нуриәхмәтов аерым хөрмәткә лаек. Ул 2012 елдан 2023 елга кадәр чит ил гражданнары белән эш алып бара, Русия гражданлыгы алганда документлар кабул итү һәм рәсмиләштерү, миграция законнарын бозып, соңыннан илдән куып чыгарылып, Русия территориясендә булган чит ил гражданнарына административ беркетмәләр төзү белән шөгыльләнә.
Паспортчы Ирина Маликованы җылы сүзләр белән билгеләп үтәсе килә. Ирина Риф кызы үзен тыйнак, ышанычлы, грамоталы хезмәткәр һәм мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышучы хатын-кыз буларак күрсәтә.
Бүгенге көндә миграция хезмәтендә паспортчылар булып Зилә Шәрәфгалиева һәм Айсылу Туктамышева эшлиләр. Бик игътибарлы, укымышлы, көн саен катлаулы эшләрен уңышлы башкара белүче белгечләр, хәтта киеренке эш ритмнарында да алар тыныч һәм игелекле булып калалар.
– Әйе, соңгы вакытта үзгәрешләр еш күзәтелде, – дип сөйли Борай районы буенча миграция пункты бүлеге начальнигы Артур Әмиров. – Әмма без паспорт бирү, яшәү урыны буенча теркәү һәм гражданинның төп документына кагылышлы кайбер башка бурычларны үтибез.Паспорт системасы хезмәткәрләре, беренче карашка күзгә ташланмаган, ләкин дәүләт һәм халык өчен мөһим эш башкаралар. Паспорт бүлегендә һәрвакыт үз һөнәренә тугры кешеләр хезмәт итте. Законнар үзгәрә, паспорт кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр катгыйлана. 20,45 яшькә җиткәч 90 көн дәвамында паспортыңны алмаштырырга кирәк. Сүз уңаенда, аңа яшәү урыны буенча яки мөрәҗәгать иткән урын буенча алмаштырырга мөмкин. Даими яшәү урыны буенча җиде көн эчендә теркәлергә кирәк, паспорт режимын бозган өчен гражданнар административ җавапка тартылалар. Эш һәр хезмәткәрдән игътибарлылык, тупланганлык таләп итә, берникадәр күләмдә киеренкелек белән дә бәйле. Барысы да үз вазыйфаларын төгәл башкаралар. Бернинди тоткарлык та булырга тиеш түгел. Быел гына да бер меңгә якын паспорт бирдек, кемдер аны беренче тапкыр алды, кемдер яше җитү сәбәпле алмаштырды. Документларны рәсмиләштерү, эшчәнлекне теркәү, мигрантлар белән эшләү – боларның барысы да безнең һөнәри бурычлар санала. Консультация бирү характерындагы сораулар да күп вакытны ала.
Соңгы вакыттагы зур билгеләнешкә ия яңалык – дәүләт хезмәтләренең электрон порталы. Гражданнарның кайбер өлеше, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә, моңа охшаш практика катлаулырак бирелә һәм шул рәвешле миграция пункты хезмәткәрләренең мәшәкатьләрен арттыра. Чит ил гражданнары белән эшләү аның тагын бер юнәлеше булып тора. Миграция пунктының бөтен эшчәнлеге дә төгәл җайга салынган, закон таләпләренә нигезләнеп башкарыла.