– Барлык кешеләргә дә ярдәм, игътибар һәм таяныч кирәк. Ә инде мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, бигрәк тә балалар, аңа аеруча мохтаҗ. Һәр бала өчен туган көн – дулкынланып, күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр турында хыяллар белән көтеп ала торган бәйрәм. Узган кышта мин кондитер курслары тәмамладым, остазым миңа «Татлы яхшы эшләр» акциясе турында сөйләде һәм мин дә бу инициативага кушылырга булдым. Шулай итеп, февральдән алып, айга бер тапкыр үзенчәлекле балага торт пешереп бүләк итәм һәм шушы акция турында үземнең социаль челтәрләремдә дә язам. Аннары минем белән элемтәгә Тәтешле районыннан шулай ук кондитер булып эшләгән бер кыз чыкты. Ул минем бу акция турыдагы пост белән илһамланган, һәм битараф булмаган җәмәгатьчелеккә кушылырга карар кылып, бу идеяне үзләштерүне сорады. Акция чылбыр буенча колач алды. Бераз вакыт үткәч инде аның бер мәкаләсе күземә эләкте: хәзер алар тулы бер команда оештырып, сәламәтлекләре ягыннан чикле булган балалар өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм әзерләп, барып, котлап йөриләр икән. Бу күренеш белән мин дә кызыксындым. Мондый хәрәкәтне бездә дә оештыру шәп булыр иде бит. Бу эшне ничек оештырырга дип социаль челтәрләремдә бу хакта фикерләрем белән бүлештем, Альбина Диникәева һәм Илнара Гыйльметдинова миңа ярдәмгә килделәр. Шулай итеп июльдә әлеге акция кысаларында без беренче тапкыр Камила исемле кызыкайны сигез яше белән барып котладык, – дип үзенең хәйрия эшчәнлеге башлану тарихы турында сөйләп үтте Илнара.
Менә шулай, күптән түгел «Хәерле туган көн» акциясе якташыбызның җиңел кулы белән башланып киткән. Кечкенә Камиладан соң, август аенда Заринаны, сентябрьдә – дүрт яше белән нәни Аделияне, октябрьдә – унөч яшь белән Даниилны, ноябрьдә инде исә ике баланы – алты яшьлек Артемны һәм беренче юбилее белән биш яшьлек Тимурны куандыра Илнара командасы. Кунаклар именинникларга торт, тәм-томнар, шарлардан ясалган композиция, чәчәк бәйләмнәре, төрле сертификатлар һ.б. бүләк итәләр.
Күңелле тамаша, аниматорлар ярдәмендә өлкәннәр дә, балалар да бәйрәм һәм күңел ачу дөньясына чумалар, бик күп уңай эмоцияләр алалар. Балаларның туганнары игътибар күрсәткәннәре һәм сабыйлар өчен бәйрәм кәефе булдырганнары өчен оештыручыларга бик рәхмәтле булып калалар.
– Шушындый бәйрәм оеш-тырганнары өчен чиксез рәх-мәтлебез. Кызым бик канәгать калды, көтмәгән иде, башта гаҗәпләнеп куйды, ләкин соңыннан ул, куанып, бүләкләрне карады һәм тәмләп, бүләк иткән торт белән сыйланды. Бу көнне Аделиянең бәхетенең һәм хис-кичерешләренең чиге булмады, – дип тәэсирләре белән уртаклашты рәхмәтле ана Гөлназ Гыйззәтова.
– Яхшылыкның чиге, җенесе, вакыты һәм урыны юк, ә барысы да аны үзенә ныграк ошаган ысул белән эшли ала. Әлеге изгелекнең иң актив даими спонсорлары: Альбина Диникәева, Гөлшат Зәйниева, Галия Мостафина (шар композияцияләре), Гүзәл Хәсәнова (чәчәк бәйләмнәре), Элеонора Исламова, Гөлнара Ибраһимова (кейтеринг), Әлфия Әсләмова, Лилия Арсланова (төр-ле сертификатлар), Алсу Яхина (аниматор), Гөлназ Садыйкова балалар өчен чын тылсымчылар. Илнара Гыйльметдинова, Ләйсән Фазлыева белән берлектә, безне әлеге чараның оештыручылары дип санарга була. Без үзебезнең социаль челтәрләрдә алда баланың туган көне һәм теләгән һәркем аның өчен тылсымчы була ала дигән мәгълүмат белән постлар урнаштырабыз. Декабрь – иң тылсымлы ай, дияргә яратабыз, һавада могҗизалар атмосферасы йөри сымак. Димәк, һәркем тылсым көтеп, Яңа ел алдыннан иң кадерле теләкләрен тормышка ашыру турында хыялланалар. Шуңа күрә декабрьдә без әлеге акция белән генә чикләнмичә, Яңа ел бәйрәменә дә бәйле хәйрия акциясе үткәрергә планнарыбыз бар. Барлык теләүчеләрне безнең командага кушылырга һәм безнең белән бергә балалар өчен чын бәйрәм атмосферасы булдырырга чакырабыз! Күбрәк һәм тулырак мәгълүматны +7(999)623-60-43 телефон номеры аша белергә мөмкин, – дип тәмамлады сүзен Илнара.