Җәмгыять
25 ноябрь 2024, 09:56

Яшәсен гармунчылар, моңлы җаннар

25 ноябрь – гармунчылар көне Үзлегеннән гармун тартырга өйрәнгән Илшат Төхбәтуллин – таңатарлыларның йөзек кашы. Район мәдәният йортында узган бәйрәмнәрдә, конкурс-фестивальләрдә дә чыгыш ясый ул, авылда узган һәрбер чарада да үз моңын калдыра.

Яшәсен гармунчылар, моңлы җаннарЯшәсен гармунчылар, моңлы җаннар
Яшәсен гармунчылар, моңлы җаннар

Элек бер генә бәйрәм дә гармун моңыннан башка узмаган.  Ә хәзер гармун тавышлары кимеде, бөтенләй үк юкка чыкты дисәк тә дөрес. Гармуннарга җырлаучылар да сирәгәя. Заманча җиһазларда теләсә нинди җыр да, көй дә уйнап була хәзер. Бәлки шуңа күрә дә көмеш телле гармун тавышын мәдәни чараларда гына ишетергә мөмкин. Ә шулай да яши әле гармун!

Илшат Гыйндулла улы Таңатар авылында туып үскән. Балачактан ук аның нәни бармаклары гармун телләрен баса башлаган. Баян артыннан күренми дә иде, дип искә ала олы яшьтәге апа-абыйлар. Мәктәптә укыганда төрле бәйрәмнәр, чаралар еш үткәрелгән. Аларга әзерләнгәндә, әлбәттә, Илшат Төхвәтуллин иң беренче ярдәмче булып, өздереп гармунын тарткан. Туган авылында төп белемне алгач, Стәрлетамак мәдәният һәм сәнгать училещысында укыган елларында ул бик җылылык белән искә ала: “Тулай торакта торган вакыт. Коридорга чыгып, мине гармун белән утыртып куялар, ә дус егетләр татар, башкорт көйләренә җилдереп бии иде. Артларыннан бармаклар җитешми дә”, – дип сөйли ул.
Илшат абый күп еллар авыл клубында баянчы, культорганизатор булып эшли, шуңа күрә баяныннан аерылмый да. Тормыш иптәше Алсу Әниф кызы белән кыз үстерделәр, хәзер инде оныкчаларын сөеп, матур, җитеш тормыш кичерәләр. Йорт-бакчалары күзнең явын алырлык – нинди генә чәчәкләр үстермиләр, җитмәсә Илшат Гыйндулла улы кул остасы да, агачтан төрле кирәк-яраклар ясый.

Илшат Төхбәтуллин өчен һәр яңа көн халкыбызның матур моңнарыннан башлана. Иртән гармунын уйнатып алса, кичен шулай ук көйләп күңелен юатып ала. Моңсыз, җырсыз яши алмый ул.  Сабантуйга бүләк җыюлар да капка төпләрендә тальяннар сузып матур бәйрәм кебек үтә. Әлбәттә, Илшат абый бу эшнең дә уртасында.

Хәзер авылда кеше бетеп бара. Шундый заманада тирә-якны ямьләндерүче, кешеләрне моңга тартучылар булуга күңел сөенә. Илшат абыйның чыгышын без түземсезлек белән көтеп алабыз. Юкка гына бит әйтмиләр, гармунлы авыл – моңлы авыл, дип. Илшат абый кебек кешеләр булганда авылларыбыз моңга, җырга күмелеп яшәр.
Җәмәгать! Бармы арагызда, гомумән, авылларда гармунчылар? Языгыз әле!

Яшәсен гармунчылар, моңлы җаннар
Яшәсен гармунчылар, моңлы җаннар
Яшәсен гармунчылар, моңлы җаннар
Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас