Менә шулай җылы, ягымлы сүзләр белән эштән соң вакытын уздыра күпбалалы ана. Һәр кешенең бәхете аның гаиләсе, тормыш иптәше, балаларына бәйле.
Миләүшә һәм Радик Хәбибуллиннар гаиләсе дә күпбалалы гаилә статусындалар. Миләүшә балаларны нык яратканга күрә һөнәрен дә балалар белән эшләүгә бәйли. Мәктәпне тәмамлагач, Бөре социаль педагогия академиясенә укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлап, Борайга кайтып эшкә урнаша. Булачак тормыш иптәше Радикны очратып, гаилә коралар. Яңа йорт салып чыгалар. Гаилә башлыгы – оста куллы кеше. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, заманча ремонт эшләрен башкара.
Балалы йорт – нурлы йорт, дип бер дә юкка гына әйтмиләр бит инде. Хәбибуллинарның да йорты балаларның шат авазы белән шау-гөр килеп тора. Алар әти-әниләре тормышына бәрәкәт, йортларына сөенеч һәм бәхет алып килгәннәр.
– Балалар белән йорт эшләрен бергә эшлибез. Әтиләре һәрвакыт эштә. Бар да ремонт эшли, шуңа заказлары да булып кына тора. Шуңа да аңа соң кайтырга туры килә. Мин үземне бәхетле итеп саныйм, чөнки кызым да, улларым да, яраткан тормыш иптәшем дә бар, – дип шатлык хисләре белән уртаклашты Миләүшә Флорит кызы.