– Алты бала тапканыма беркайчан зарланмадым, үкенмәдем. Ул вакытта озын декрет ялы да юк иде бит әле. Бераз үстердек тә, эшкә чыгып йөгердек. Балалар бер-берсен карашып үстеләр. Шуңа хәзер дә аралары бик якын. Бер-берсе өчен җан атып торалар. Проблемаларын да уртага салып хәл итәләр. Без, хәтта, белми дә калабыз, – дип горурланып сөйли Альбина апа.
Бу гаилә гомер буе хезмәт белән яши. Күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Балалар да кечкенәдән үк йорт эшләренә кушыла, ярдәм итә. Альбина апа элек К.Маркс исемендәге колхозда төрле эштә йөрсә, аннары унике елдан артык авыл кибетендә сатучы була.
«Һөнәрем буенча штукатур булсам да, килен булып төшкәч колхозда төрле эштә эшләдем. Кайда гына, нинди генә җирдә эшләсәм дә хезмәтне бик яраттым мин. Эшемне дә зур җаваплылык белән башкардым. Эшкә йөреп, балалар үскәнен дә сизми калдым инде. Хөкүмәттән ярдәм көтеп яшәмәдек. Үзебез табарга тырыштык. Эшләдек тә эшләдек. Басуда чөгендер, суган утавында да йөрдек. Терлек, кош-корт асрадык. Балаларым да бер-бер артлы аякка бастылар. Колхозда да эшләделәр. Аннары безнең хәер-фатыйха белән читкә китеп, тормыш кордылар. Кулларыннан бөтен эш килә. Йортны нигезеннән башлап кора алалар. Безгә дә бик булышалар», – дип шатланып сөйли ана кеше.
Гаилә башлыгы Фәүзи абый да мактаулы хезмәт юлы уза. Гомере буе трактор йөртә ул.
Бүгенге көндә Альбина апа белән Фәүзи абый Гариповлар төп йортта икәү генә гомер кичерәләр. Гаиләдә балалар барысы да урнашып беткән. Балалары төрлесе төрле җирләрдә, төрле һөнәрләрдә хезмәт итә. Араларында шәфкать туташы, автозавод эшчесе, инспектор, заправщица, хәвефсезлек техникасы буенча инженер, әйберләр комплектлаучы бар. Олы кызы Фәнзилә, икенчесе Гөлназ, дүртенчесе Айгөл һәм төпчекләре Миләүшә Нефтекамада, ә Гүзәл Ноябрьск шәһәрендә, Резеда Уфада яшиләр.
– Без барыбыз да дус булып үстек. Гаиләдә әни лидер булса да, әти сүзе баш иде. Без гозеребезне беренче булып әнигә әйттек, соңыннан әтидән рөхсәт алдык. Әни безне тәртипкә, чисталыкка өйрәтте. Хәзер мин дә балаларымны шул үрнәктә тәрбияләргә тырышам, – ди гаиләдә бишенче бала булып туган Резеда.
Балалар туган йортка эзне суытмый. Әти-әниләре янына еш кайтып йөри. Туган көннәргә, бәйрәмнәргә җыелганда утызга якын була алар. Оныклары да дәү әти, дәү әни дип өзелеп тора.
Гариповларның кызлары Гөлназның улы Илфир махсус хәрби операциядә. Гүзәлнең улы Антон Көньяк Осетиядә хәрби бурычын үти. Шушы көннәрдә кайтуын көтәләр.
Альбина апа тормышында бик күп авырлыклар күрсә дә, төшенкелеккә бирелми, күңел күтәренкелеге белән яшәргә тырыша. Батыр хатын, олы йөрәкле ана сабырлыгын бүген дә югалтмый.
Альбина Гарипова – ана исемен горур аклаган хатын-кыз, түземлек, сабырлык, тырышлык үрнәге булган, тирә-юньгә матурлык, яхшылык өләшкән гүзәл зат.